Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әби кеше оныгының авызына аш серкәсе салып үтергән

Кызы өйдә бала тапкач, олы хатын җинаять кыла.

news_top_970_100
Әби кеше оныгының авызына аш серкәсе салып үтергән
https://pixabay.com

Пермь өлкәсенең Чернушинский районында бер хатын оныгын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига былтыр декабрьдә булган. Әби кешенең фатирындагы ваннада кызы бала тудыра. Аналы-кызлы бу хатыннар яңа туган сабыйны тәрбияләргә теләми. Шуннан соң әби кеше нарасыйның авызына аш серкәсе сала. Бала һәлак була.

Суд бу хатынны бала үлемендә гаепле дип таба һәм 12 елга ирегеннән мәхрүм итә. Ул каты режимлы колониягә озатыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100