Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әби белән бабайга кунакка бара иде». Трассада авариядә биш кеше һәлак булган

Subaru Impreza белән идарә итүче 27 яшьлек хатын-кыз каршы як полосага чыга һәм Toyota Vitz автомобиле белән кара-каршы бәрелешә.

news_top_970_100
«Әби белән бабайга кунакка бара иде». Трассада авариядә биш кеше һәлак булган
Хабаровск прокуратурасы

20 июньдә Хабаровск краенда Переяславка һәм Зоевка торак пунктлары арасында юлда коточкыч авария була. Дүрт кеше урында ук үлә, тагын бер хатын-кыз хастаханәдә вафат була. Бу турыда «Комсмольская правда» хәбәр итте.

Subaru Impreza һәм Toyota Vitz машиналары трассада бәрелешә. Мәрхүмнәр арасында бала да бар.

Тикшерү версиясе буенча, Subaru Impreza белән идарә итүче 27 яшьлек хатын-кыз каршы як полосага чыга һәм Toyota Vitz автомобиле белән кара-каршы бәрелешә. Бу хатынның 25 яшьлек ире дә имгәнә, ул ашыгыч ярдәм килгәнче үлә. Машина йөртүче хатын һәм аның 7 яшьлек улы имгәнә, аларны хастаханәгә илткәннәр.

Toyota Vitz машинасының пассажирлары барысы да, йөртүче үзе дә һәлак була. 15 яшьлек үсмер генә исән кала. Аны край хастаханәсенә китергәннәр. Вяземский районында яшәүче 51 яшьлек йөртүче, 72 яшьлек пассажир ир-ат, 6 яшьлек кыз бала урында ук үлә. Әлегә расланмаган белешмә буенча, өлкәннәр баланы үзләренә каникулга алып кайтып бара торган булган.

Шулай итеп бу авариянең китереп чыгаруда шикләнелүче хатын-кыз, 7 һәм 15 яшьлек ике бала исән кала. Subaru Impreza йөртүчесе авария вакытында аек була. Бу хатынның машина йөртү стажы бер ел гына. Хәзер ул авыр хәлдә, табиблар күзәтүендә ята. 

Хокук саклаучылар җинаять эше ачкан. Урынга район прокуроры да барган. Тикшерү эшләре дәвам итә. Әгәр гаебе расланса, 27 яшьлек хатын-кызны җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100