Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әби, бабай һәм онык авария вакытында машинада янып үлгән

Руль артында утырган бабай юл һәлакәте китереп чыгарган дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Әби, бабай һәм онык авария вакытында машинада янып үлгән
Саратов өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

27 декабрьдә кичке якта Саратов өлкәсендә трассада зур авария була. Бу турыда «КП-Саратов» сайты өлкә буенча ЮХИДИ идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Аткар районында 17.50 сәгатьтә Daewoo Nexia һәм «Газель» йөк машинасы бәрелешә. Фаҗига Тамбов-Саратов юлының 223нче километрында була.

Җиңел автомобиль белән 53 яшьлек ир-ат идарә итә. Салонда аның хатыны һәм биш яшьлек оныгы утыра. «Газель» йөртүчесенә 43 яшь була.

Бәрелешкәннән соң, ике машинага да ут каба. Алар тулысынча диярлек янып бетә. Иномарка салонындагы ир-ат, аның пассажирлары да һәлак була. ЮХИДИ идарәсе бу кешеләрнең әби, бабай һәм онык булуын сөйли.

«Газель» йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.

Башлангыч версия буенча, нәкъ менә Daewoo Nexia йөртүчесе авария китереп чыгарган. Авариянең сәбәпләре ачыклана. Урында коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, табиблар эшли.

Саратов өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фаҗига урыныннан фото күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100