«Әби ач, каралмаган, пычранып беткән. Берәрсе керүенә өмет итеп, кычкырып утыра…»
Башкортстанның Бакалы районы Камай авылында яшәүче фельдшер Лилия Маликова гыйбрәтле язмышлы күршесе турында яза.
«Сызылып таңнар ата.Тик нигәдер кояш баюы ныграк хисләндерә. Бәлкем кояш баеганда кеше тормышының азагын күрәдер. Юктыр, чөнки тормыш азагын уйласаң, яшәүнең мәгънәсе дә калмас иде. Сәбәп гади генә, таң атканда кояш балкып килеп чыга да, тиз арада күтәрелә дә башлый. Бу вакыт эчендә яңа көн туганына сөенеп, шатланып җитешеп кенә була. Ә баеганда озак итеп байый, кешеләргә уйланырга, хисләнергә, үткәннәргә кайтырга вакыт биреп.
Кояш баешы мине үткәннәргә кайтарып кына калмый, ә күп нәрсәләрне аңларга да ярдәм итә. Хисләремне урынына утырта. Еш кайтам үткәннәргә, кайвакыт сагынып, кайвакыт авыр хисләр, күз яшьләре белән. Җанымның яртысы - үткәннәрем, җанымның яртысы - киләчәгем.
Күршеләремне еш искә төшерәм олыгая барган саен. Сабый чакларыма кайтам. Төрле-төрле язмышлар. Күз алдында төгәлләнгән язмышлар.
Безгә якын гына ике әби яши иде, берсенең ике аягы да юк, шулай да бик җитез. Өйләренең чип-чиста булганы истә калган һәм түр башындагы сандыклары. Аларга бәләкәй чакта уйнарга бара идем, чөнки минем кебек оныклары да бар. Гади генә уенчыклар. Тик шул уенчыклар белән утырып уйный идек, аннан соң уенчыклар теге сандык эченә кереп китәләр. Ул уенчыклар өчен әнкәйдән эләкте дә әле. Уйнарга дип өйгә күтәреп кайткан идем, кеше әйберенә тигәнсең, кешенекен урлагансың дип әнкәй кире илттерде. Ә мин сорап алган идем. Шуннан соң мин бервакытта да кеше уенчыгын, әйберен алып кайтмадым өйгә.
Еллар үтә торды, без зурайдык. Әбиләр дә картайды. Мин авылга эшкә кайткач, әбиләрнең берсе мәрхүм булды. Ә аяксызы оныгы белән генә торып калды. Тик өф итеп үстергән оныкларыннан юньле кеше чыкмады, әбиләрнең өметләре акланмады. Соңыннан аяксыз әбинең акчасын тартып алырга да читенсенмәде. Әбекәйне күрше-күлән, яхшы кешеләр ашатып, караштырып тордылар.
Шулай бервакыт капка төпләреннән узганда борылып кердем янына, чөнки берәрсе керүенә өмет итеп кычкырып утыра. Әби ач, каралмаган, пычранып беткән. Минем көчтән килгән эш - бары тик хастаханәгә салу.
Ул вакытларда телефон мәктәптә һәм конторада гына. Менеп шалтыраттым конторадан. Машина төштән соң гына була, диделәр.
Ярый әле төштән соң гына булды машина. Әбине ничек тә җыйнап, юындырып озатырга кирәк бит. Миңа ярдәмгә әнкәй дә йөгереп килде. Өстен ачып җибәрсәк, әбинең тәне тулы корт, тере килеш ашап баралар үзен. Мин каушап калдым, ә әнкәй чип-чиста итеп юындырып та куйды. Шулай чистартып озаттык хастаханәгә үзен.
Берничә тапкыр ашарга да илттем әле кызганып күршене. Тик аптыратканы шул булды, бер тапкыр да рәхмәт әйтмәде. Гел табибларны каргап утырды. Шулай каргый-каргый хастаханәдә мәрхүм булды ул күпмедер вакыттан соң.
Бүгенге көнгә тиклем күрше әбине рәхмәтсез дип уйлап йөри идем. Ә бүген аның җан ачысын, авыртуын аңладым. Ул кешеләрне түгел, ә бәхетсез язмышын каһәрләгән икән. Бүген хәер-догалар белән искә алдым үзен. Бу дөньяда күрә алмаган рәхәтне бакыйлыкта күреп, урыны җәннәттә булсын.
Иртәме-соңмы, һәрберебезнең кояшы байый. Кояшыбыз алсуланып, шәфәкь нурларына гына күмелеп баесын», — дип яза ул.
Лилия ханымның гыйбрәтле язмасы виртуаль дусларының күңелен кузгаткан.
«Бәхетле картлыклар, бәхетле үлемнәр насыйп итсен Ходаем. Үләргә дә бәхет кирәк икән. Бик аянычлы язмыш булган бу әбинең»;
«Еламыйча укып та булмый, бик йөрәккә үтешле язылган юллар. Без кечкенәрәк вакытта әни күрше авылдан ерак туганы - сукырайган әбине алып кайтты. Хәл белергә кергән булганнар, өстендә бетләр йөри, ди. Жәлләп алып кайтканнар иде. Ул бетләрне бетерә алмыйча озак азапланды әни»;
«Елап укыдым, әллә ниләр искә тоште. Рәхмәт, Лилия дустым!» — дип язганнар.