Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Безнең якларда үсә торган нинди җиләк яман шеш күзәнәкләре үсешен акрынайта?

news_top_970_100
Безнең якларда үсә торган нинди җиләк яман шеш күзәнәкләре үсешен акрынайта?
Пиксабей

Галимнәр яман шеш күзәнәкләре үсеше белән көрәшергә ярдәм итә торган җиләкне атады. Бу турыда Daily Express басмасына сылтама белән РИА Новости яза.

Белгечләр тикшеренү вакытында ачыклаганча, кара миләш (арония) колоректаль яман шеш куркынычын киметә. Кара миләш экстрактының 50 миллиграммын эчкәннән соң бер тәүлектән эчәклек яман шеше үсеше куркынычы 60 процентка кими. Бу эффект кара миләштәге антиоксидантлар күләме белән бәйле, алар кайсыбер онкология авырулары куркынычын киметә.

Кара миләш экстракты шулай ук күкрәк яман шеше китереп чыгара торган оксидлашу стрессын киметүгә дә ярдәм итә.

Моннан тыш, галимнәр исбатлаганча, кара миләш экстрактын сөртү тән тиресе яман шеше үсешен акрынайтырга ярдәм итә. Бу мәсьәләне алар җентекләбрәк өйрәнә.

Ләкин кара миләш экстракты эчсәң, онкология бөтенләй килеп чыкмый, дигән сүз түгел. Картаю һәм генетик факторлар кала. Организмда үзгәрешләр сизгән очракта, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100