news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Безнең турында кино төшерергә була»: Илсөя Бәдретдинова белән Гүзәл Карамиева аэропортта

news_top
«Безнең турында кино төшерергә була»: Илсөя Бәдретдинова белән Гүзәл Карамиева аэропортта
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Карамиева социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә аэропортта төшерелгән видео белән уртаклашты. Анда алар Илсөя Бәдретдинова белән, автобуска утырып, самолетка ашыгалар. Сөйләшүләреннән күренгәнчә, алар чак кына самолетка соңга калмаган.

«Безнең белән кино төшерергә кирәк. Без чүттән генә Уфага самолетка соңга калмадык», – ди концерт директоры Гүзәл Карамиева.

«Секунды белән өлгердек», – дип өсти Илсөя Бәдретдинова.

«Кала идек без бүген җырлап», – ди аңа концерт директоры.

«Кала идек. Мин: «Борылыйк, кайтыйк, барыбер соңга калдык», – дидем. Ярый кызлар шулай елмаеп каршы алдылар», – дип сөйли җырчы.

Сөенечкә, алар самолетка өлгергәннәр. Әмма мондый хәл беренчесе генә түгел икән. «Көчкә өлгердек самолетка. Илфар исемле таксистка рәхмәт, ул да чапты. 1 минут калган иде. Гел шулай безнең: йә шунда залда утырып калабыз, йә килеп җитә алмыйбыз. Нинди чирдер ул безнең?» – дип язган Гүзәл Карамиева бу турыда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар