
Башкортстан якларында банкетта эшләп, Казанга кайтып барышлый, Иркә һәм аның төркеме күңелсез хәлгә очраган. 7 чакрым юл үтүгә, аларның машинасының тәгәрмәче тишелгән. Алыштырып, тиз генә кайтып киткән булырлар иде дә бит, ләкин… запас тәгәрмәчләре булмаган.
Запас тәгәрмәч булмау сәбәпле, башланды хәлләр, – дип сөйли бу турыда Иркә сторисларында. – Фидаил, попутка тотып, кире эшләгән җиргә китте. Сәгать 5 тулып узды, Фидаил тәгәрмәч ясарга шиномонтаж эзли. Машина табып, киттеләр күрше авылга тәгәрмәч яматырга, – ди ул беренче сторисларында.
Банкеттан китүләренә 4 сәгать вакыт узды дигәндә, Иркәне үзләре эшләгән банкеттагы кунаклар танып туктаганнар. Үз машиналарының запас тәгәрмәчен куймакчы булганнар, тик ул туры килмәгән. Шуңа да Иркәнең төркеменә, дүрт күз белән диярлек, Фидаилнең тәгәрмәчне ясатып алып килгәнен көтәргә генә калган.
Алай да, бу дөньяда игелекле кешеләр бар бит ул. Иркәгә дә шундыйлар очрап куйган. Җирле егетләр гаражларыннан үз тәгәрмәчләрен алып килгәннәр. Бер тиен акча да алмаганнар. Ничәмә сәгать юлда утырган төркем өчен бу мизгелләр – иң рәхәт мизгелләр булган.
«Юлга чыкканда безнең кебек булмагыз, әзерләнеп чыгыгыз», – ди тә кисәтә җырчы дусларын.