Юмор остасы Рамил Шәрәпов куанычы белән уртаклашты. Аның бертуган сеңлесе әни булган, һәм Рамил, гаиләсе, якыннары белән бергәләп, бәби белән яшь әнине каршыларга барган.
«Безнең гаиләдә шатлык! Миндә түгел. Сеңлемдә. Мин абый булдым», – дип хәбәр итте ул бу турыда үзенең сәхифәсен карап баручыларга да.
Әлбәттә инде, язылучылары, әле постны укыганчы ук, бәби кочаклап, бәби тудыру йорты янында торган Рамилгә игътибар иткәннәр.
«Безгә әйтмичә генә өченче бәбиегезне алып кайткансыз дип торабыз», – дип язганнар алар аңа. Шулай ук Рамилнең сеңлесенә һәм кечкенә туганына матур сүзләр язып калдыручылар да күп.