Безнең чәч нигә агара?
Инде менә киләсе уку елына 1нче сыйныфка гариза бирү ташкыны башланды. Кайбер ата-ана, гариза биреп өлгерергә дип, мәктәп ишеген төннән барып саклаган икән. Ә безнең Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә андый ташкынны ничек аралыйлар?
Әйдәгез, сүзне узган ел тәҗрибәсеннән башлыйк әле. Ул чакта 21 татар баласын, урын юк дип, гимназиянең 1нче сыйныфына кабул итмәделәр. Югыйсә, борып җибәргән балаларны бер сыйныфка туплап, тагын бер сыйныф ачып җибәрергә шартлар бар иде.
Норма буенча гимназия ел саен башта 25 баладан өч беренче сыйныф туплый. Күпмедер вакыт узганнан соң, “норматив” арттырылып, балалар саны һәр сыйныфта 30га җитә, ә кайберләрендә хәтта артып та китә. Мондый хәл бирдем-алдым күренешенә, кода-кодагыйлык белән баланы укуга кертүгә юл ача, минемчә.
Мәгълүм булганча, быел гимназиягә татар телендә белем алырга дип 100дән артык гариза тапшырылган. Димәк, күбрәк сыйныф ачу мөмкинлеге булгач, тотарга да утызар укучыдан торган дүрт параллель сыйныф ачарга бит! Татар телендә белем алам дип килгән баланы кире борып җибәрергә нинди акыл кирәк ул, ә?!
Тәҗрибә бар: 2015/2016 уку елында гимназиядә хәтта биш 1нче сыйныф ачылды. Укытучысы да, укытырга бүлмәсе дә табылды.
Гомумән, ел саен диярлек кабатланып килгән әлеге проблеманы инде әллә кайчан хәл итәргә кирәк иде.
Тукып торсаң - үзгәрә башлыйлар
Узган ел, укытучыларның август конференциясе алдыннан, татар телендә белем бирергә бурычлы М.Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә урысча дәреслекләр, эш дәфтәрләре кулланулары, укытуның күпчелек сыйныфларда урысча яки урысча-татарчалы булуы турында мәкалә язган идем.
Шуннан соң, күтәргән мәсьәләләрне хуплап, гимназия ата-аналарыннан рәхмәтле кайтавазлар килде.
Сүзем дә җилгә очмады, агымдагы уку елында гимназиядә кайбер уңай үзгәрешләр күренде. Мәсәлән, “Әйләнә-тирә дөнья” фәне дәреслеге татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын чагылдырмый, дип мәкаләмдә язган идем, - 4нче сыйныфлар 2019 елда чыккан яңа дәреслек белән белем ала башлады. Анда аз булса да Татарстанга, татарның күренекле шәхесләренә багышланган урыннар бар.
Алдагы елларда башлангыч сыйныф укучыларына һәр фәннән урысча һәм татарча ике дәреслек бирделәр. Нәтиҗәсе шул булды: уку елы барышында дәреслекнең татар телендәгесен күп кенә сыйныфларда кулланмадылар. Бу уку елында исә, мәсәлән, башлангыч сыйныфларда, бары тик татар телендәгесен генә тараттылар.
Берара укучыларның электрон көндәлекләренә өй эшләрен күпчелек очракта урысча гына язып бирә башлаганнар иде, хәтта татар теле һәм әдәбият дәресләреннән дә. Бу уку елы башыннан аерым сыйныфларда башлыча ике телдә: татарча һәм урысча бирәләр.
Гариза гына җитми
Татарстан мәктәпләрендә татарча укытырга тиешле шартлар булмау (татар телендә методик ярдәмлекләр, мәсьәлә җыентыклары, электрон әсбаплар, эш дәфтәрләре һ.б.), ана телендә белем бирүгә шактый зыян сала. Шуңа карамастан, агымдагы уку елында гимназиянең 4нче сыйныфларында җан-фәрман килеп татар телендә белем бирергә тырышалар. Моның өчен Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимовка да рәхмәт әйтергә кирәк. Татарча белем бирсеннәр өчен, ата-аналарның “татар телендә укытыгыз”, дип язган гариза гына җитми, әлбәттә, җитәкчедән дә катгый боерык булырга тиеш дип саныйм.
Гимназиядә белем алып 4нче сыйныфка җитсәләр дә, сүз дә юк, әлегә байтак укучыларның тел байлыкларын шактый үстерәсе бар. Моның өчен төрле өстәмә ысуллар кулланмыйча булмый. Мисал буларак, гимназиядә 4нче “Б” сыйныфын җитәкләгән Гүзәлия Абдуллинаның алымнары игътибарга лаек. Узган уку елында ул татар әдәбияте дәресләренә “Көмеш кыңгырау” гәҗитеннән берәр мәкалә, яки, уку программыннан тыш, берәр әдәби китаптан хикәя укып килергә куша иде. Моның өчен укучыларга махсус “уку дәфтәре” ачтырды. Анда укылган язманың исеме язылырга һәм моны раслап ата-ананың кулы да куелырга тиеш иде.
Константин Ушинский: “Тәрбия милли булса гына уңышка илтер”
Татарча белем-тәрбия белем учагы дип йөртелгән гимназиядә сыйныф җитәкчеләре өчен укучыларда милли үзаң тәрбияләү вөҗдан кушуы югарылыгына күтәрелергә тиеш дип саныйм. Кайбер укытучылар, моны аңлап, фидакярләрчә төрле чара күрә. Мәсәлән, 4 “В” сыйныфында 1нче сентябрь көнне узган сыйныф сәгате “Туган тел” җыры белән башланып киткән. Сыйныф җитәкчесе Илфира Гыйниятуллина үзе гармун уйнап, укучыларны бастырып җырлаткан. Аннары ул татар телен дәрәҗәләп, аның дөньяда иң камил 14 тел арасына керүе турында сөйләгән.
Гимназиядә 4нче сыйныфтан башлап фәннәрне төрле укытучылар укыта. Ел барышында әлеге 4нче “В” сыйныфында математикадан белем бирүче укытучы Сания Закирова: “Контроль эшләрне урысча биримме, татарчамы?” - дип укучылардан сорагач, күбесе “татарча!”, дип кычкырган булган. Димәк, 4 ел белем бирү барышында сыйныф җитәкчесе Илфира Гыйниятуллина укучылар күңеленә үтеп кереп, милли оеткы сала алган. Тик мондый күренеш гимназиянең башка сыйныфларында да шулай дип әйтә алмыйбыз. Укучыларның күпчелеге урысча белем алуга, китапханәдән урысча гына китап алып укуга өстенлек бирә. Гимназиядә авыз тутырып үзара татарча аралашкан укучылар күренми. Болар һәммәсе укучыларда милли аңның түбән булуын күрсәтә.
Гомумән алып әйтсәк, республика мәктәпләрендә даими һәм максатчан рәвештә милли аң үстерүгә игътибар бирүче укытучылар юк дәрәҗәсендә. Алар сыйныфта “татар”, “татарлык” сүзләрен кулланып сөйләргә дә куркадыр. Татар мәктәпләрен тәмамлап чыгучылар арасында милли карашлы яшьләр күптәннән күренми.
Урысча дәреслекләр җыелып алынсын
Узган уку елында гимназиянең 6 “В” сыйныфында татар телендә белем бирү ярыйсы гына куелган иде. Яңа уку елында да шулай дәвам итәр дигән өмет булды, ләкин нәрсә күрәбез, ярым-йорты, ягъни күпчелек фәннәрдән урысча, урысча-татарчалы белем бирүгә күчтеләр. Укучыларга ел башыннан кайбер фәннәрдән берьюлы урысча һәм татарча ике дәреслек китереп тоттырдылар. Мәсәлән, физикадан. Аның татарчасы күз буяу өчен генә бирелгән булып чыкты. Хәзер бу фәнне урысча дәреслек белән урыс телендә укыталар.
Информатика фәненнән дә ике телдәге дәреслекләр бирелде. Биология фәненнән бары тик татарча дәреслек, әмма, әйтүләренчә, монда да укыту урысча. Җәмгыять белеменнән урысча-татарчалы һ.б.
Гимназиянең кайбер укытучылары урысча белем бирүне аклап, “туган телдә укытырга терминнар җитми”, дип тә әйтә. Бу уңайдан милли хәрәкәт ветераны Габдулла Сәрвәретдиновның бер мәкаләсендә язганнары хәтергә килә: “У многомиллионного татарского народа нет даже права на образование и воспитание детей на родном языке. У нас как-будто бы нет даже желания и сил бороться за свои права. Генофонд нации истощен. Нас убедили, а мы поверили, что на татарском языке нельзя получить полноценного образования. А как же эстонцы, латыши, другие малочисленные народы? Они имеют свои университеты, учатся на родном языке, сохраняют свою культуру...”
Дөрес, 7 “В” сыйныфында аерым фәннәрне татар телендә укыту яхшы куелган. Мәсәлән, алгебра белән геометриядән (укытучы С.Ө.Шәйхаттарова), музыкадан (Л.З.Шәйгәрдәнова). География фәнен дә татарча укытырга тырышалар (З.М.Заһитова). Тарихтан нигездә туган телдә белем бирелә (Р.Г.Каюмов).
Узган ел ахырында М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенә яңа директор булып Лиза Нәбиуллина билгеләнде. Ул гимназиянең укыту-тәрбия эшендә булган уңышлы башлангычларын дәвам иттереп, бихисап кимчелекләрне хәл итергә алынуын көтәбез.
Гимназиядәге татар теле укытучылары: