Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Безнең авыл мәзәкләре (Камил Фәсиев)

«Казан утлары» журналының 1994 елгы гыйнвар саныннан алынды.

news_top_970_100

Безнең авылда кушаматсыз кеше сирәк булгандыр. Кешегә кушамат тора салып кына бирелмәгән. Ул кешенең холкын, йөзен, гамәлен, сөйләшү манерын һ.б. чагылдыра. Кеше нинди дә булса гадәткә сыймаган эш кылдымы — шуңа тәңгәл кушаматны авыл халкы аңа ябыштырып та куя. һәм гомерлеккә.

Күп кенә кушаматларның нилектән бирелгәнен төгәл белү кыен. Мәсәлән, белмим, нигә түбән Заһитка «Козгын», Җаббар Әхмәтҗанына «Мороз», Гатага «Куян», аръяк Галимгә «Сандугач», Зәйнуллага «Бүре» кушканнардыр. Ә менә кайбер кушаматлар кызыклы хәлләр белән бәйле.

Ак тәпи

Бу кушаматка укытучы Габделхак ия булды. Ул Сәйфелмөлек кызы Наиләгә бер-ике ел гыйшык тотып йөрде. Кышын, язын ничек булгандыр, ә җәен-көзен һәр кичтә ул түбән очтан югары очка сәяхәт кыла. Әлбәттә, караңгы төшкөч, кеше-кара күрмәсен дип. Әмма аякларында теш порошогы белән агарткан брезент ботинкалар. Моңа ул әһәмият бирмәгән.

Имакай чокырындагы кечкенә өйдә яшәүче Сарыйм карчыгы (башкача исемен әйтмиләр нде) караңгыда ялтырап торган ак тәпиләр хәрәкәтен даими күзәтеп тора икән. Кызыксына торгач, иренмичә, ул тәпиләрнең кайсы капка янында тукталганын, күпме вакыт торганын да ачыклый.

Тәпиләр кемнеке? Карчык бик озак шуны белә алмыйча иза чигә. Ниһаять, көн саен, авыл буйлап каранып йөри торгач, мәктәп янында кешеләр белән сөйләшеп торган Габделхак аягында ак ботинкалар күрә.

— Бәрәкәт, — ди ул шаркылдап көлеп. Габделхак энем, караңгы төшкәч югары очка менеп-төшеп йөрүче син икәнсең ләбаса! Нигә шулай озак интегәсең? Бер барганда Наиләне алып ук кайт инде.

Тиздән Габделхак шулай эшләде дә. Бик шәп туй уздырып гаилә кордылар. Тик шуннан соң мөгаллимне халык арасында «Ак тәпи Габделхак» дип, ә мәктәп балалары «Ак тәпи абый» дип йөртә башладылар.

Тавык Габделхак

Чибәр, акыллы, әдәпле һәм эшчән егет иде Тәхәү Габделхагы. Матур җырлый иде. Ватан сугышына кадәр берничә ел бригадир булып эшләде. Әмма, бер дә кимчелексез кеше булмаган кебек, аның да кушамат тагарлык ягы табылган. Сөйләгәндә дә, кешене тыңлаганда да «так, так», дип тору гадәте бар иде. Бервакыт ул Әюпләр капкасын ачып керә.

— Сәкинә абыстай. Әюп абзый өйдәме?

Юк шул, энем, — ди Әюп хатыны. Габделхак уйга калып бер урында таптанып тора.

— Так, так. Алай икән. Так, так. Кая китте соң?

 Урманга, каен себеркесенә дип киткән иде.

 Так, так. Ярый алайса. Кайткач идарәгә сугылсын әле. Так. Так.

— Карале, энем Габделхак, нигә гел тавык кебек такылдыйсың? - дип сорый исе киткән хатын.

 Шулай ычкына инде, җиңги. Минем кушаматым да тавык бит, — ди Габделхак, кыткылдап көлеп. – Так, так.

Шатун Фатыйма

Кушаматны исемнән аера белмәү кешене шактый уңайсыз хәлгә төшерә икән.

Авылны арлы-бирле урап, кагылмаган капка калдырмыйча биләмдә йөргәне, йомыш табып, якын тирәдәге авылларга да тиз генә барып кайткалаганы өчендер күрәсең, иреннән яшьли тол калган чая Фатыймага «Шатун» дигән кушамат биргәннәр. Минем аның башка исемен ишеткәнем булмады, һәрвакыт «Шатун кергән иде», «Шатунны очраттым», «Шатун сорады», «Шатун Керкәлегә киткән», «Шатун Наҗия белән талашкан» һ.б. дип сөйләшәләр иде. Кайчакта мин аңламаган «ирсәк» дигән сүз дә ишетелгәли иде.

Бервакыт ике йомырка тотып, конфет алырга дип кибеткә керсәм, анда шул апа басып тора. Ә кибетче күренми.

— Хәмит абзый юкмыни, Шатун апа? — дип сораган идем, ул минем колактан эләктереп алды.

— Әбәү, Песи малае, син дә мине рисвай итмәк булдыңмыни әле, җүнсез! Шатун түгел мин, мулла кушкан исемем бар. Фатыйма апаң булам. Шуны колагыңа киртеп куй, сантый!

Шул арада складтан килеп чыккан Хәмит абзый шаркылдап көлеп җибәрде. Мин яшь тулы күзләремне әле берсенә, әле икенчесенә текәп, ни әйтергә белмичә катып калдым. Бераздан ишеккә борылган идем, Фатыйма апа беләгемнән тотып туктатты.

— Кара син аны, тиз генә таймакчы була. Йә, сытылма, әнә Хәмит абзаңа йомышыңны әйт. Ә бусы сиңа миннән,— диде дә кесәсеннән ике прәннек чыгарып бирде. Кибеттән конфет алгач, мин оятымнан нишләргә белмичә, башымны иеп, өйгә кайтып әнигә үпкә белдерәм:

— Сез нигә «Шатун» да «Шатун» дип әйтәсез, ул матур апаның исеме Фатыйма икән ләбаса?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100