Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безнең артык акчабыз юк»: штрафлардан курыккан татарстанлылар Горгазга чиратка тезелгән

Татарстанлылар «Газпром трансгаз Казань» офисларында яртышар көн чират тора. Сәбәбе – техник хезмәт күрсәтүгә килешүләрне яңадан төзү ихтыяҗы, югыйсә 2000 сумлык штраф яный.

news_top_970_100
«Безнең артык акчабыз юк»: штрафлардан курыккан татарстанлылар Горгазга чиратка тезелгән
Фото: rt-online.ru

«Яңа закон сентябрьдә гамәлгә кергән икән инде, кешеләргә алдан хәбәр итеп булмый идеме?» – дип зарлана чиратта торучылар. Бу хакта «Республика Татарстан» сайтында Дарья Субботина һәм Фәридә Якушева яза һәм алар «килешүләрне яңадан төзү ни өчен кирәк» һәм «Яңа елга кадәр өлгермәсәң нәрсә булачак» дигән сорауларга җавап эзли.

«Алданрак әйтә алмадылармы?»

Казанның Оренбург трактында урнашкан «Газпром трансгаз Казань» абонентлык бүлекләренең берсендә, газ плитәләренә һәм колонкаларына техник хезмәт күрсәтү килешүләрен яңадан рәсмиләштерү өчен, дистәләгән кеше җыелган.

– Бу – кешеләрне мыскыл итү, тугызынчы яртыдан бирле утырып, хәзер генә, беренче яртыда, чыктым. Монда әлегә керергә маташма да! – дип киңәш бирде кемгәдер телефон аша урта яшьтәге хатын-кыз, газчылар офисыннан чыгып барганда.

Эчтә кеше тулган. Һәм, миңа чираттагы кешеләр әйткәнчә, аларның яртысы инде түзә алмыйча китеп барган.

– Монда 40 минут компьютерлар эшләмәде, күпләр, бүген алар эшләмәс, дип уйлады, ә без калдык. Мин сәгать уннар тирәсендә килдем, тагын күпме утырачагым билгесез, – дип күрсәтте миңа 311 номерлы талонын пенсионер Гөлфия ханым.

– Компьютерлар туктап калгач, мондагы җитәкче чыкты һәм «Яңа елдан соң тагын 3 ай дәвамында тыныч кына рәсмиләштереп булачак» диде. Ләкин закон буенча 1 гыйнварга кадәр, штраф салынмаячак, дигән гарантия бармы? Бездә артык акча юк.

Чиратта утыручылар әйтүенчә, газчылар белән яңа килешү төзү кирәклеге турында алар «сарафан радиосы»ннан ишетеп белгән.

– Дүшәмбе көнне курткамдагы замокны алыштырырга бардым, ә тегүче миннән: «Сез газ килешүен яңадан төзедегезме әле?» – дип сорады. Мин үзебезнең идарәче компаниягә шалтыратып белештем, анда 1 гыйнварга кадәр техник хезмәт күрсәтү килешүен яңадан төзергә кирәклеген расладылар. Бу хакта иртәрәк әйтсәләр ярамый идеме? – дип канәгатьсезлеген белдерә 50 яшьлек Наталья.

– Мин Ломжинская урамында яшим, газ өчен квитанциядә Гадел Кутуй урамындагы офис адресы күрсәтелгән, мин сишәмбе көнне шунда бардым. Аннан мине кире борып җибәрделәр: «Без бары тик юридик затлар белән генә эшлибез, ә сезгә Оренбург трактына барырга кирәк», – диделәр. Кешеләрне ярты шәһәр буйлап чаптыралар! – дип сөйләнде яулыклы әби.

Абонентлар бүлеге хезмәткәрләре дә бу хәлләрдән бик канәгать түгел.

– Менә сез – олы кешеләр, ә үзегезне балалар кебек тотасыз! Нигә унар талон алырга? Сез поликлиникага да барасыз, анда да унар талон аласызмы? – дип ачулана операторлар чиратта торучыларны.

Сезнең номер 329

– Сентябрьдә – 4 ай алдан билгеле булган, нигә сузганнар? Кешеләр яңадан рәсмиләштереп өлгерә алмасын һәм алардан штрафлар җыю өченме? – ди абонент бүлегенә килүчеләрнең берсе.

– Мин бу хакта телевизордан ишеттем. Бер түрә чыгыш ясады, ләкин штраф салачаклармы, юкмы – сөйләгәненнән бернәрсә дә аңлашылмады. Менә экранда 159нчы номерны чакыралар, ә минем – 329нчы номер. Бүген миңа чират җитәр микән?

– Урамда сөйләшегез! Монда, зинһар, тавышланмагыз! – дип кычкыра кабат операторлар.

Хәзерге вакытта республиканың башка шәһәрләрендә дә шундый ук хәл күзәтелә. Мәсәлән, Әлмәттән «РТ»ны укучылар җибәргән фотода күренгәнчә, газчыларга чират урамга кадәр сузылган.

Килешүләрне ни өчен яңадан төзергә кирәк?

Быелның 1 сентябрендә «Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турында»гы законга һәм РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында Федераль закон үз көченә керде. Бу закон нигезендә, 2024 елның 1 гыйнварыннан күп фатирлы йортлардагы барлык газ челтәрләре һәм газ җиһазларына бу йортларга газ бирүче газ бүлү оешмасы гына хезмәт күрсәтә алачак. Татарстанда бу – «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ. Нәкъ менә аның белән техник хезмәт күрсәтү турында килешү төзергә кирәк.

Кем өлгермәгән, шул...

«Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ матбугат хезмәтендә закон буенча күп фатирлы йортларда яшәүчеләр, шулай ук идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре (бу очракта сүз фасад газүткәргечләренә хезмәт күрсәтү турында бара) 2024 елның 1 гыйнварына кадәр килешүләрне яңадан төзергә тиешлеген расладылар. Килешүне төзеп өлгермәүчеләр өчен санкцияләр чыннан да каралган, әмма газчылар аңлау күрсәтергә һәм Яңа елдан соң ук штрафка тарта башламаска вәгъдә итә.

«Килешүнең булмавы торак бинага газ бирүне туктату өчен нигез булып тора. Шулай ук ТО ВДГО/ВКГО турында килешүләр булмаса, кирәкле материалларны, штраф салуга административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү өчен, ТР Дәүләт торак инспекциясенә җибәрергә мәҗбүр булачаклар. Физик затлар өчен штраф 1000-2000 сум тәшкил итә. Әлеге нормалар абонентларның иминлеген тәэмин итү максатыннан билгеләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, санкцияләр газ җиһазларын куллану иминлеген куркыныч астына куеп, килешү төзүдән явыз һәм аңлы рәвештә баш тарткан кешеләргә карата кулланыла. 2024 елда килешүләрне яңадан төзү эшләре дәвам итәчәк, һәм объектив сәбәпләр аркасында килешүне вакытында рәсмиләштерә алмаган кешеләр, эш тәртибендә штраф алмыйча, килешүләрне 2024 ел башында яңадан төзиячәкләр», – дип вәгъдә иттеләр компаниядә.

Килешүләрне яңадан төзү кирәклеге турында ни өчен алдан хәбәр бирелмәде, һәм соңга калучыларны штрафтан нинди объектив сәбәпләр коткарачак? «Газпром Трансгаз Казань»ның матбугат хезмәтендә «РТ»ның әлеге сорауларына җавап бирә алмадылар. Шул ук вакытта күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә декабрьдә газчыларның офисларында чиратлар булдырмаска, ә яңадан рәсмиләштерү өчен документларны электрон рәвештә dogovor@tattg.gazprom.ru адресы буенча тапшырырга киңәш иттеләр. Ә килешүләрне соңрак имзаларга һәм алырга мөмкин булачак, диделәр.

«Газпром трансгаз Казань» матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, электрон рәвештә бирелә торган документлар комплектына килешү төзүгә гариза, паспортның барлык битләре сканы һәм фатирга милек хокукын раслаучы документ керергә тиеш:

«Шул ук вакытта документларның гомуми күләме 10 Мбдан артмаска тиеш. Документларны тикшергәннән соң абонент адресына килешүнең әзерләнә башлавы яки документларның җитмәве һәм документлар комплектын яңадан җибәрү кирәклеге турында хәбәр юлланачак. Килешү әзерләнгәннән соң, абонент күрсәткән телефон номерына килешүгә кул кую һәм аны алу өчен абонент пунктына чакыру белән тиешле хәбәр киләчәк. Килешү төзү өчен үзең белән документларның оригиналын һәм күчермәләрен алырга кирәк (чагыштыру өчен)».

Компаниядә әйтүләренчә, яңалыклар күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә генә кагыла. 2023 елның сентябренә кадәр төзелгән шәхси сектордагы торак йортларда техник хезмәт күрсәтү килешүләрен яңадан рәсмиләштерергә кирәкми. Аларның килешүләре үз сроклары тәмамланганчы гамәлдә кала.

Буш урында туган шау-шу

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Министрлар Кабинетында узган брифингта «РТ» хәбәрчесенең газчылар белән килешүләрне яңадан рәсмиләштерү кирәклеге турындагы соравына җавап биреп, монда шау-шу һәм паника өчен бернинди сәбәп күрмәвен әйтте.

– Илдә һәм республикада газ белән агулану, газ шартлау очраклары бик күп, шул исәптән торак милекчеләре гаебе белән. Йорт эчендәге газ җиһазларын эксплуатацияләү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, федераль дәрәҗәдә йорт эчендәге газ челтәрләрен эксплуатацияләү буенча барлык килешүләрне бер оешмага күчерергә карар кабул ителде. Димәк, газ челтәрләре һәм җиһазларына газ белән тәэмин итүче компания генә хезмәт күрсәтә ала. Татарстанда бу «Газпром трансгаз Казань». Яңа елга кадәр «Газпром трансгаз Казань» белән килешүләрне идарәче компанияләр (УК) яңадан төзергә тиеш, алар моны безнең контроль астында эшлиләр. Әмма, кызганыч, аерым муниципалитетларда мәсьәләне «системалы рәвештә» хәл итүгә керештеләр һәм Яңа елга кадәр физик затлар – торак милекчеләре белән дә килешүләр төзергә карар иттеләр, гәрчә «Газпром трансгаз Казань» алдында мондый бурыч тормаса да.

Күпфатирлы йорттагы фатир хуҗаларының һәрберсенең диярлек «Газпром трансгаз Казань» белән газ бирү турында турыдан-туры килешүе бар. Бу килешүне 31 декабрьдән соң да эш тәртибендә яңартырга мөмкин.

Шулай итеп, буш урында шау-шу барлыкка китерелә. Минемчә, бу – дөрес булмаган алым. Газчылар халыкны штраф белән куркытса, моны хәл итәрбез. Шуңа күрә халыкта бернинди паника булырга тиеш түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100