«Безнең Алиночка янды…»: Очкын бала караватына төшкәч, 7 айлык сабыйның аяклары янып бетә
Братск шәһәрендә янгын вакытында имгәнеп, аяксыз калган кыз балага ярдәм җыялар. Кыска ялганыш аркасында очкын бала караватында җәймәгә төшә. Караватта 7 айлык Алина була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
«Кызым протезда бераз йөри, ияләште инде. Табиблар аның колакларын да ясады, култык астының тиресен төзәтте. Ләкин безгә кабат ярдәм кирәк», – ди баланың анасы.
Хәзер Алинага 2 яшь. Янгын 2021 елда була. Яшь әти белән әни Артем һәм Ксения Бурятиядә яши, 6 яшьлек уллары һәм 7 айлык кызлары Алина була. Арендага алынган фатирда яшиләр, янгын шунда чыга.
«Мин эшкә хезмәттәшемне алмаштырырга чыктым, ирем өйдә калды. Кызыбызны көндез йоклаткан, үзе койма артына чыккан, машина төзәткән. Бераздан баланы карарга кергән, ишекне ачса – анда төтен. Артем караватта янып беткән диярлек Алиночканы күреп алган. Ул «ашыгыч ярдәм»не көтми, бала белән хастаханәгә чаба. Юлда миңа шалтыратты: «Безнең Алиночка янды», – диде», – дип сөйли Ксения.
Арендага алынган йортта үткәргечләр белән проблема булган. Карават янында тора торган төнге ут розеткага тыгылган, кыска ялганыш аркасында очкын чыга, җәймәгә тия, алар мизгел эчендә яна башлый.
Алина 1 ай комада була, аяклары янып беткәнгә, организмы тернәкләнә алмый, шуңа күрә табиблар аякларны тездән өстәнрәк кисәргә карар кыла. Бала аңына килгәч, тән тиресен күчереп утырту өчен берничә операция ясыйлар. Бала акрынлап үрмәләргә, кулларында йөрергә өйрәнә.
Быел язын балага протезлар куялар, сабый беренче адымнарын ясый башлый.
«Баламны протезда күргәч, башта елый идем. Без ирем белән баланы караучысыз калдырган өчен, гел үзебезне гаеплибез. Мин аның йөрүен күз алдына да китерә алмаган идем», – ди Ксения.
Алинага ярдәм итү өчен реквизитларны «Комсомольская правда» сайтыннан карап була.