Түбән Новгородның 177нче мәктәбендә 8нче сыйныф укучысы классташларына пычак белән ташланган. Соңыннан үзе качкан. Мәктәпкә Росгвардия һәм ОМОН килгән. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.
Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, һөҗүм дәрес вакытында булган. Дәрес уртасында 14 яшьлек укучы сумкасыннан пычак чыгарган һәм 14 яшьлек ике классташына кадаган. Берсенең – муенына, икенчесенең корсагына туры килгән.
Шуннан соң һөҗүм итүче класстан чыгып чаба һәм кача. Озак та үтми аны тоткарлыйлар. Зыян күргән балаларны хастаханәгә алып киткәннәр. Якынча мәгълүматлар буенча, аларның гомеренә куркыныч янамый.
Классташларына һөҗүм иткән укучыны башка укучылар җәберләгән булырга мөмкин.
Башка укучылар сүзләренчә, һөҗүм иткән малай бик тыныч булган, сыйныфта аның белән беркем дә аралашмаган. 8 сыйныф укучысы сүзләренчә, рус теле дәресендә классташлары аңа ямьсез сүзләр әйтә башлаган. Малай сумкасыннан пычак чыгарган һәм үзен кимсеткән бер укучыга кадаган. Соңыннан икенчесен дә яралаган һәм качкан.
Укучылар класстан йөгереп чыга, сакчы яныннан узганда: «Уян, анда безнекеләрне суялар!» – дип кычкыра. Әмма һөҗүм иткән укучы барыбер качып өлгергән була.