Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Безнекеләр җиңде дигәндә шатлыктан елап җибәрдем". WorldSkills илкүләм чемпионаты җиңүчеләре үзләре хакында

Казанда узучы VII «Яшь профессионаллар» Милли чемпионаты нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Ярыштагы мизгелләр - кыенлыклар һәм уңышлары турында “Ворлдскилз” җиңүчеләре ”Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
"Безнекеләр җиңде дигәндә шатлыктан елап җибәрдем". WorldSkills илкүләм чемпионаты җиңүчеләре үзләре хакында

“Ворлдскилз” хәрәкәте 1947 елда Испаниядә сугыштан соңгы елларда барлыкка килә. Бу вакытта квалификацияле эшчеләр җитмәгән була. Беренче чемпионатлар һөнәрне популярлаштыру максатыннан уздырыла. 

Бүген “Ворлдскилз” яңа технологияләрне белгән, квалификацияле эшчеләрне әзерләү максатыннан уза. “Ворлдскилз” хәрәкәте региональ, милли һәм дөньякүләм, континенталь рәвештә үтә. Катнашучылар үзләренең белемнәрен тикшерәләр, үзләрен үстерәләр. Алты ел эчендә барлыгы 500 региональ, корпоратив, вуз, милли чемпионатлар узган. Чемпионатта барлыгы 100 мең катнашучы булган. Караучылар саны 1,6 миллион тәшкил итә. 

Татарстан Республикасы җыелма командасы "Яшь профессионаллар" VII илкүләм чемпионатның финалында күмәк зачетта беренче урынны яулады. Республика чемпионат вакытында 447,5 балл җыйды. Җыелма команда ярышларда 55 алтын, 47 көмеш һәм 39 бронза медален яулады. Шулай ук, Татарстан хисабында профессионаллык өчен бирелгән 25 медаль бар.

"Татар-информ" кайбер җиңүчеләр белән таныштыра.

10 яшьтән флорист булган кыз

Камилла Баһаветдинова - “Халыкара сервис колледжы”нда белем ала. VII «Яшь профессионаллар» Милли чемпионатында флористика компетенциясе буенча беренче урын яулаган. 

Камилла флористика белән 10 яшеннән бирле шөгыльләнә. “Әлеге өлкәгә мине әнием алып керде. 8 мартта әбием һәм бабаем белән әни янына салонга килдек. Әбинең әнисенә чәчәк алырга кирәк иде. Әнигә ярдәм итәсе килде. Миңа аерым бер бүлмә, кәрзиннәр һәм чәчәкләр бирделәр. Беренче ясаган композицияне бик тиз сатып алдылар. Клиентларга букетым бик ошады. Әнием дә, үзем дә ошаттым. 10 яшьтә флористика белән шөгыльләнә башладым. 

Хәзер әни белән туйларга заказлар әзерлибез”, – дип сөйләде Камилла Баһаветдинова.

“Ворлдскилз” хәрәкәтендә Камилла ноябрьдән бирле. Колледж аша килеп эләккән. “Безгә башта мастер-класс үтәргә тәкъдим ясаганнар иде. Мин язылдым, 120 кеше арасыннан сайландым. Төбәк чемпионатында беренче урын алдым. Күп кенә тренировкалардан соң Россия чемпионатында да беренче урын яуларга насыйп булды,” – ди яшь флорист.

– “Ворлдскилз”да мораль яктан авыр булды. Һәр адымны, ничек эшләгәнеңне экспертлар күзәтеп тора. Иң авыры – “сюрприз” биремнәр. Аларны алдан беркем дә белмәде. Берничек тә әзерләнеп булмады. Техник яктан әзерлек, тренерымның киңәшләре миңа бик нык булышты.

– “Сюрприз” бирем хакында сөйләп үтче.

Элеп куя торган тәкыя ясарга туры килде. Без композицияне журналлар кулланып төзергә тиеш идек. Барлыгы 15 минут вакыт бирелде. Шул арада тулы матур композиция уйлап табасы иде. Шулай ук кулга браслетлар ясадык, эшләпә бизәдек.

– Камилла, ә син киләчәктә бу профессия буенча эшләргә җыенасыңмы?

Тормышымны флористика белән бәйлисем килә. Башка һөнәр турында уйлап та карамыйм. Әлегә без ял итәбез. Команда җыелганнан соң тренировкалар башланачак.

“Экспертлар эшең начар диде, ә мин 2 урын яуладым”

Данил Җәләев “Ворлдскилз”та ювелир эшләнмәләр компетенциясе буенча икенче урын яулаган. Талантын күреп, “Ворлдскилз”та катнашырга тәкъдим ясыйлар.

– “Ворлдскиз” ничек узуы хакында сөйләп үтче.

­Конкурс өч көн дәвамында барды. 3 модульдән торды. Барлыгы 16-22 сәгать бирелде. Россия буенча “Ворлдскилз” узганда безгә көнгә 7 сәгать бирелә иде. Биремнәрне без көнендә генә алдык. Быел креатив төшенчәсе дә кертелде. Критерийлар бирелде, билгеле бер тематика сайланды.

– Нинди проблемаларга юлыктың?

Эше үзе авыр. Беркем дә мондый авыр булыр дип көтмәгән иде. Ярты катнашучы биремне ахырына кадәр үтәргә дә җитешмәде. Икенчедән, борчылу күп булды. Синең җилкәләрдә зур җаваплылык. Синең Татарстанның дәрәҗәсен күтәрәсең бар.

– “Ворлдскилз” нәрсә белән истә калды?

Бер команда булып эшли алуыбызда. Ярдәмләшеп тордык, бер гаилә сыман булдык. Һәм, әлбәттә инде, җиңү хисе! Син соңгы булмадың, булдырдың, артта калмадың! Ике ел буе шөгыльләнгәнем бушка узмады. Мин - җиңүче! Экспертлар эшемне начар дисәләр дә, икенче урын алырмын дип көтмәгән дә идем. Бәлки мине тагын да тырышсын дигәннәрдер. 

Алга таба да “Ворлдскилз” белән шөгыльләнәсем килә. 2021 елда Дөнья чемпионатына Шанхайга барырга исәп. Барып чыкмаса, үземнең эшемне ачасым килә.

“Сәхнәгә чыкканчы флагны югалттым”

Айгөл Солтанова, информацион технологияләр компетенциясе буенча “Ворлдскилз” та беренче урын яулаган. Казан технология һәм элемтэ техникумында укый.

“Ворлдскилз” буенча көзен шөгыльләнә башладым. Безнең техникумда күпләр бу хәрәкәттә катнаша иде, мин дә кызыксынып киттем. Башта техникумда сайлап алдылар. Аннары региональ чемпионатта җиңеп чыктым. Беркем дә көтмәгән иде. Бик озак әзерләндек. Чемпионат барышында көнгә 4 сәгать йоклый идек. 

Минем компетенция – нинди дә булса бизнесны автоматизацияләү. Чемпионатта госавтоинспекцияләр өчен билгеле бер система булдырырга куштылар. Машина йөртүчеләргә праваны бирү, транспортны регистрацияләү буенча система төзисе иде. Чемпионатта иң авыры - барысын да төгәл үтәү. Борчылмадым анысы. Региональ тур алдыннан бик каты борчылган идем. Бу юлы ахыргача тыныч булдым. Соңгы көнне презентация күрсәткәндә генә курыктым. Эшемне рәхәтләнеп башкардым. Экспертым “шикарный” иде. Бер-беребезне аңлап эш иттек. Гел ярдәм итеп торды.

– Нәрсә истә калды?

Ябылыш. Җиңүчеләрне атаган вакыт. Безнекеләрне әйткәндә шатлыктан елап җибәрдем, башта аларны, аннары мине әйткәч, елаудан туктый алмадым. 

Бүләкләгәндә флаг белән чыгасы идек. Чыгар алдыннан минем флаг югалды. Әллә кайлардан эзләдек. Таптык. Сәхнәгә чыктым. Сертификат бирделәр, ул кулымнан төшеп китте. Аска карасам, аяк киеме бауы чишелгән!

Хәзер берничә компаниядән тәкъдим ясадылар. Алга таба үз өлкәмдә эшләргә җыенам.

3 сәгатьлек эшне 15 минутта күрсәтү

Диләрә Садыйкова, кече сыйныфларны укыту компетенциясендә беренче урын яулаган. Казан педагогия көллиятендә укый.

- Эшебез 4 модульдән торды. Шуның икесе дәрес үткәрү, өченчесе интернетта веб-квест оештыру иде.

3 сәгать сайт төзедем. “Веб-квест” уйлап таптым, балаларга күрсәттем. Алар аны 15 минут эчендә үтәргә тиешләр иде. Икенче модуль тәрбия чарасы булды. 3 сәгать конспект ясадым, аннары 15 минут дәрес үткәрдем.

Иң авыры балалар алдында чыгыш ясау, алар белән эш итүдә булды. Экспертлар белән эшләү уңайлы һәм рәхәт иде.

“Бәйгедә тәмле ашаттылар”

Татьяна Бирюкова, мәктәпкә кадәрге уку йортында укыту компетенциясе буенча беренче урын иясе. Казан педагогия көллиятендә укый.

– Иң авыры - безне барыбызны да бер бүлмәгә кертеп утырттылар. Анда сөйләшмәскә кирәк иде. Мин үзем күп сөйләшергә яратам. Ничек эшләгәнеңне, ничек кызык булганны барысын да сөйлисе килде. Ә анда бәйге турында сөйләшергә ярамады.

“Ворлдскилз” нәрсә белән истә калды?

– Күп әйбер белән. Дуслар табарга өлгердем. Барысын да уйлап оештырганнар иде. Тәмле ашаттылар. Минем өчен ашау бик мөһим һәм, әлбәттә - балалар. Без иртәнге тугызда килеп дүрткә кадәр шөгыльләндек. Көнгә өч сәгать йокы белән йөрдем. 

Чит илләрдән килүләре ошады. Без ашханәдә кытай кешеләре белән сөйләштек. Инглизчә сөйләшергә тырыштык инде. Ләкин ахыргача бер-беребезне аңлап бетермәдек .

Җиңәргә тренерлар, озак әзерлек ярдәм итте. Чыгыш ясарга да куркыныч булмады. Сәхнәне яратуым ярдәм итте. Күптәннән сәхнә дип янып яшим. Гел чыгыш ясыйм. Республика педагогия отряды “Импульс” командиры да мин. Һәр җәйне Анапага барабыз. Анда педагог-оештыручы булып эшлим.

Киләчәктә театраль уку йортына барасым килә. Башта әти-әни өчен укыдым, алга таба театраль уку йортына керергә планлаштырам.

“Балалар белән контакт урнаштыру авыр булды”

Диана Святова, мәктәпкәчә укыту компетенциясендә юниорлар арасында беренче урын яулаган. Казан педагогия көллиятендә укый. (Юниор – 2017 елдан бирле "Ворлдскилз"та кабул ителгән 16 һәм кечерәк яшьтәге балалар төркеме).

– Юниорларга артыграк эшләргә ярамаганга күрә, без ярты көнне генә эшли идек. Уку буенча интегрирланган дәрес үткәрергә куштылар. Балаларга әкият укып, уйнарга кирәк иде. Уен барышында алар геройларга характеристика бирергә тиеш. Икенче эш легодан төзергә, ул билгеле бер программа ярдәмендә хәрәкәтләнә ала иде. Шулай ук балалар өчен кино ясадык.

Чыгыш ясау авыр булды. Балаларга ошарга кирәк иде. Алар кайвакыт уйнарга теләмәде. Нәрсә кушканны аңламады. Боларның барысы өчен дә безгә балл төшерәләр. Шулай да балалар белән контакт урнаштырып булды. Дәрес уен формасында үтте, ахырдан аларга пазллар һәм башка призлар тапшырылды.

“Җиңәсемә ышанган идем”

Мария Сангинова. Кече сыйныфларны укыту компетенциясендә беренче урын алган. Казан педагогия көллиятендә белем ала. 

“Җиңел әзерләндем. Көн саен көллияткә 9 килә идем. Өйгә биремнәр алгаладым. Бәйгедә борчылмадым. Үз-үземә, җиңәсемә ышанган идем. Әлбәттә, 3 көн буе нервыландым, стресс та булды. Ләкин үз эшемне яхшы башкарасыма мин ышанган идем. Рәхәтләнеп чыгыш ясадым”.

Эксперт фикере 

(Эксперт – билгеле бер компетенция буенча, балаларны ярышка әзерләүче).

Эльмира Ульянова, мәктәпкәчә укыту компетенциясе буенча менеджер, эксперт.

“Быелны без мәктәп балалары белән эшләргә булдык. Кастинг оештырдык. Кечкенә генә тест үткәннән соң, балалар сайлап алынды һәм әзерлек башланды. Балаларны җыю да зур көч таләп итте.  Без мәктәп балалары арасыннан кастинг оештырдык. Без тик кенә без килдек, әйдә, катнаш” дип кенә эш бармый бит. Директорлар да ярдәмгә килде. Әзерлек вакытында балаларны автобуста йөрттеләр. Укытучылар да аңлады. Нишләп дәрескә килми диючеләр булса да, профориентация дә бик мөһим. Башка елларга караганда быел әзерлек бик көчле булды”.

Марина Зотова, "Ворлдскилз" хәрәкәтендә юниор компетенциясе җитәкчесе, эксперт.

“Проектта без беренче генә ел түгел. Безгә мәктәп балалары белән эшләү аеруча да кызык булды. Күп авырлыклар да, борчулар аша уздык. 1 урын алдык. Директорлар белән дә, әти-әниләр белән дә гел элемтәдә тордык. Катнашучылар бик күп булды. Миңа калса, “Ворлдскилз” балаларны яхшы якка үзгәртә, үстерә. Сөйләшмәүчән, ябык балалардан алар ачылып китәләр. Яңа дуслар табалар, беренче мәхәббәтләрен очраталар. Үзләренә яңа мөмкинлекләр ачалар”.

Наталья Королева, кече сыйныфларда укыту компетенциясе буенча сертивикатлы эксперт.

“Без, гадәттә, 2 курстан башлап эшли башлыйбыз. Ел саен яңа биремнәр килгәндә, безнең катнашучылар чыгыш ясарга әзер була. Аларны башка регионнарга чемпионатка, үзләрен үстерсен өчен дә җибәрәләр. Мин үзем 2015 елдан бирле эксперт булып эшлим”.

Светлана Паничева, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, эксперт.

“Диләрә Садыйкованың остазы идем. Үзебезгә генә бар эшне башкару авыр булыр иде. Педагогика колледжы зур ярдәм күрсәтте. Техник яктан да ярдәм иттеләр. Интерактив такталар, акыллы идән һәм башкалар... Остаз булу авыр. Бик зур җаваплылык таләп итте. Диләрәнең “Ворлдскилз”тан кала да эшләре күп иде, имтиханнарга әзерлек һәм башкалар. Ул тырышты, барсына да өлгерде. “Ворлдскилз” биремәренә килгәндә, балалар белән уртак тел табу авыр булды. Өстәмәгә вакыт бик кысан бирелде. Тиз арада балаларны күп әйбергә өйрәтәсе иде”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100