Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безнеке кешечә булмады инде» - Ләйлә Дәүләтова Яңа ел кичендә күңелсез хәлгә юлыккан

Алып баручы, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова Яңа ел кичендә күңелсез хәлгә юлыккан — кыйбатлы телефоныннан колак каккан.

news_top_970_100
«Безнеке кешечә булмады инде» - Ләйлә Дәүләтова Яңа ел кичендә күңелсез хәлгә юлыккан
Салават Камалетдинов

«Безнеке кешечә булмады инде. 31 декабрь көнне кичке 5тә мин телефонны югалттым, дөресрәге, урлаттым. Колхоз базарына җиләк-җимеш алырга дип биш минутка гына килгән идем. Бер секунд эчендә кесәгә кереп чыкканнар.

Иң соңгы модель, әле бер атна гына кулланган идем. Телефондагы бөтен номерлар, кирәкле смслар. Эх, йөрәгем өзелде.

Ләкин өйдә балам көтә, моңсуланырга ярамый, җитмәсә, юлга чыгарга чемоданнар җыелган.

Телефонны алып кайткач, нишләптер ошатмаган идем. Шундый матур, йөрәкләре янып тора торган, супер шәмәхә төстәге телефон. Эх, монысы кирәкми иде, акны аласы калган, бөтен киемнәрем ап-ак бит дип уйлаган идем. Аллаһы Тәгалә ишеткән дә, амин дигән.

Булганына сөенеп, шөкер итә белеп яшәргә язсын барыбызга да. Телефонны күрсәгез, сәлам әйтегез, яме. Мин инде аны ярата да башлаган идем», — дип язган ул инстаграмда.

«Бер михербанлы кешедә булыр әле, Ләйлә. Беркөнне без дә кызым белән телефон таптык. Алып кайтып, зарядкага куйдык. Шалтыраттылар. Айфонын югалткан сабый төне буе йокламаган. Кире кайтыр сезнеке дә», — дип юатканнар шагыйрәне.

«Зур югалту түгел, аны сатып та алып була. Иң мөһиме — якын кешеләрегез югалмасын»;

«Авыр булса да, борчылмагыз. Ходай уйламаган җирдән мал-мөлкәт бирсен. Хәерле юллар!» — дип тә комментарийлар язып калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100