Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безнеке кешечә булмас инде»: Зөлфирә – Алмаз Мирзаяновлар белән күңелсез хәл

news_top_970_100
«Безнеке кешечә булмас инде»: Зөлфирә – Алмаз Мирзаяновлар белән күңелсез хәл

Мәскәүдә узган «Татар җыры» концертында Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар белән күңелсез хәл килеп чыккан. Алып баручылар исемнәрен әйтеп сәхнәгә чакырып чыгарганнан соң, артистларның музыкалары кабынмаган. Ләкин алар югалып калмый, Зөлфирә баянга кушылып җырлый.

«Безнең кешечә булмас инде. Музыка кабынмады. Ярый әле Зөлфирәм җырлый белә. Ярар, шулай кирәк булган, димәк. Кайбер җырчылар махсус та шулай эшлиләр әле. Беренче тапкырдан ук шулай кул чапкан тамашачыларга зур рәхмәт. Төркемебезгә дә бик зур рәхмәт», – дип язган социаль челтәрләрдә Алмаз Мирзаянов.

Тамашачылары аларны «чын артистлар» дип бәяләгән. «Икегез бергә дуэт җырлыйсыгыз калган», – дип тә язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100