Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безнең заман герое»: Башкортстанда почта ташучы хатын егерме кешене янгыннан коткара

Эльвира Шәяхмәтова пенсия өләшергә дип килгәч, бер фатирда янгын чыгуын күреп ала.

news_top_970_100
«Безнең заман герое»: Башкортстанда почта ташучы хатын егерме кешене янгыннан коткара
https://02.mchs.gov.ru/

6 гыйнварда Башкортстанның Межгорье шәһәрендә Дудоров урамындагы бер йортта фатирда янгын чыккан. Почта ташучы Эльвира Шәяхмәтова зур фаҗига булдырмас өчен бар көчен куя. Ул тиз арада хәбәр итеп, егермеләп кеше, шул исәптән җиде бала янгыннан котылып кала. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, почта ташучы хатынның гамәлләре кешеләрне коткарып калу өчен бик зур ярдәм иткән.

Янгын чыккан көнне Эльвира Шәяхмәтова пенсия өләшеп йөри. Ул беренче подъездга керә һәм ялкын чагылышын күреп ала. Икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән куе төтен чыга, кешеләр кычкырышкан тавыш ишетелә.

Йорт агач такталардан төзелгән булуын һәм ялкын бик тиз таралу мөмкинлеген исәпкә алып, Эльвира эшне тиз тота. Шаһитлар янгын сүндерүчеләрне чакырган арада, почта ташучы хатын фатирларга шакып йөри, кешеләрне урамга чыгарырга ярдәм итә. Икенче подъездда җитди авыру пенсионер хатын яшәвен белгән Эльвира тиз генә аңа да шалтырата, өйдән чыгарга кирәк булуын әйтә.

«Эльвира өйдәге барлык кешеләргә хәбәр итә, шаһитлар белән бергәләп йорттагы электр челтәрен сүндерә. Аннары үзе йөри алмый торган пенсионер хатынга фатирдан чыгарга ярдәм итә. Эльвира Ишмөхәммәт кызына зур рәхмәт белдерәбез», — дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Эльвира Шәяхмәтованы бүләкләргә йөкләмә бирде.

«Эльвира Шәяхмәтова — безнең заман герое. Ул егерме кеше, шул исәптән җиде бала гомерен саклап кала. Зур фаҗига булдырмый. Мин Эльвира Шәяхмәтованы дәүләт бүләгенә тәкъдим итәргә йөкләмә бирдем. Бүләк тапшырганда без очрашып, мин аңа үзем рәхмәт әйтеп, кулын кысачакмын. Үзегезне саклагыз», — ди язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Эльвира Шаяхметова - настоящий герой нашего времени! Она спасла жизни 20 человек, в том числе 7 детей, предотвратив страшную трагедию. Эльвира работает почтальоном в Межгорье. Как обычно, 6 января она разносила пенсию. Подойдя к двухэтажному дому на улице Дудорова, она увидела сильный дым и полыхающую квартиру на втором этаже. Дом щитовой, деревянный, в таких строениях огонь по перекрытиям распространяется очень быстро, поэтому действовать нужно решительно. Женщина не только не растерялась, но и проявила большое мужество. Она вошла в подъезд, где горела квартира, и начала стучать во все двери, чтобы люди выходили на улицу. На втором этаже дома проживала тяжелобольная женщина. Эльвира знала её, потому что носила ей пенсию, и понимала, что сама пенсионерка не выберется. Оповестив всех жильцов, Эльвира поднялась в квартиру и вывела её на улицу. Я уже дал поручение представить Эльвиру Шаяхметову к государственной награде. На вручении мы с ней встретимся, и я лично поблагодарю её за этот смелый поступок, пожму руку. Берегите себя! #СвоихНеБросаем #бергә

Публикация от Радий Хабиров (@khabirovradii)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100