Безне җылы җәй көтә: яз һәм җәйгә фаразлар
Татарстанга быел климатик яз гадәттәгедән иртәрәк килде. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, быел җылы сентябрь хисабына төбәктә вегетация чоры дәвамлылыгы артачак. Климатның глобаль җылынуы Татарстанда үсемлекчелек тармагына ничек тәэсир итәчәк?
«Климатик яз гадәттәгедән 10 көнгә иртәрәк килде»
КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, алдагы вегетация чорында Россиянең Европа өлешендә уртача айлык температура һәм явым-төшем күләме нормага якын булачак. Татарстанда язның икенче яртысында һәм сентябрьдән кала җәй буе шундый һава торышы хакимлек итәр, дип көтелә. Көзнең беренче аенда уртача айлык температура, алдан фаразланганча, нормадан югарырак булачак.
Климатик яз гадәттәгедән иртәрәк килү сәбәпле, Казан халкы март аенда ук аномаль җылыны тойды.
«Быел безгә ноль билгеле температура март белән апрель тоташкан вакытта түгел, ә 10 көн иртәрәк килде. Безнең республикада вегетация чоры уртача тәүлеклек температура 5 градустан узганда башлана, ә уртача тәүлеклек температура 10 градустан узганда аның актив фазасы башлана», – дип сөйләде КФУ профессоры «Татар-информ» журналисты Наталья Рыбаковага.
Март җылы, кояшлы һәм яңгырларга юмарт булып чыкты. Бу – Атлантиканың актив йогынтысы белән аңлатыла. Хәзер Татарстанга даими рәвештә җылы циклоннар килә, нәтиҗәдә, уртача тәүлеклек температура аномалиясе күзәтелә, ул климат нормасыннан 6-8 градуска югарырак.
Бөтендөнья метеорология көне алдыннан Россия Гидрометеорология үзәге вегетация чорына һава торышы фаразын бастырып чыгарды. Аннан күренгәнчә, алдагы җәйдә Татарстанда һәм Казанда һаваның айлык уртача температурасы климат нормасына якын булачак. Явым-төшем күпьеллык уртача дәрәҗәдә фаразлана.
Июнь аенда Татарстанда айлык уртача һава температурасы 17,8 градус, ә явым-төшем күләме 60 мм тәшкил итәчәк. Июльдә безнең төбәктә айлык уртача температура 19,9 градус дәрәҗәсендә көтелә, ә уртача явым-төшем 56 мм тәшкил итәчәк. Август аенда айлык уртача температура норма буенча 17,7 градус, ә явым-төшем күләме 54 мм булырга тиеш. Җәйгә һава торышы фаразларын җиткергәндә, Юрий Переведенцев быел «барысы да климат буенча бара» дип билгеләп үтте.
«Гомумән алганда, фараз начар түгел, безнең территорияләрдә күпьеллык температура режимы сакланачак», – дип өстәде КФУ спикеры.
«Вегетация чоры 10 ел эчендә 3-4 тәүлеккә артты»
КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев хәбәр иткәнчә, беренчел фаразларга караганда, быел сентябрьдә Татарстанга әбиләр чуагы киләчәк, ә 1 ел элек ул булмаган.
Вегетация чорына фаразлар 1991 елдан 2020 елга кадәрге чорда алынган яңа климат нормаларыннан чыгып ясалган. Шулай итеп, уртача нормаларны билгеләү 10 елга күчә, нәкъ менә шушы вакыт эчендә температура сизелерлек үзгәргән. Аерым алганда, безнең төбәктә күчеш чоры – март һәм сентябрь айлары җылынган.
«Җылыну – алга таба да дәвам итәчәк тенденция, яз иртәрәк киләчәк, вегетация чоры озынаячак. 30 ел эчендә Казанда вегетация чоры 10 көнгә диярлек артты. Вегетация чорының озынлыгы гына түгел, ә җылылык белән тәэмин ителеш – актив температуралар суммасы да арта. Бу – мөһим фактор, дым да җитәрлек булса, быел яхшы уңыш көтәргә мөмкин», – дип саный Әүһәдиев.
Ул мартның безнең якларда иң динамик җылы айларның берсе булуын билгеләп үтте. Соңгы 30 елда Казанда март ае 1дән артык градуска җылынган.
Юрий Переведенцев мәгълүматлары буенча, безнең төбәкләрдә вегетация чоры 10 ел эчендә 3-4 тәүлеккә арткан. Ул хәзер иртәрәк башлана һәм соңрак тәмамлана. Әмма җәй көне явым-төшем азрак, ә кыш көне күбрәк була башлаган. Җәйге чорда корылык арта.
«Гомумән алганда, быел, Россия Гидрометеорология фаразлары буенча, яз башында агрометеорологик шартлар көзге культуралар өчен канәгатьләнерлек булачак. Авыл хуҗалыгы өчен иң мөһиме – җылылык, дым һәм яктылык. Безнең төбәктә климат шартлары оптимальгә якын», – диде КФУ галиме.
Галим, җәй коры булса, бу – уңышка тискәре йогынты ясаячак, дип кисәтте. Мисал итеп, ул 2010 елны китерә, ул вакытта, көчле корылык аркасында, уңышның 20-30 проценты гына җыеп алынды. Шул ук вакытта язгы чорда корылык булу да куркыныч.
«Язгы кыр эшләре март уртасында башланды»
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков әйтүенчә, хәзер Татарстанда чәчүгә әзерлек бара. Быел чәчү мәйданнары узган елдагы кебек 2,7 млн гектарны тәшкил итәчәк.
«Авыл хуҗалыгы культураларын чәчү материалын кертү һәм тикшерү эшләре башкарыла, эшләр штат режимында бара. Бүгенге көндә 15 район уҗымнарны тукландыруга чыкты, 7,2 мең гектар уҗым культуралары һәм 4,2 мең гектар күпьеллык уҗым үләннәре тукландырылды», – дип хәбәр итте спикер.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре язгы кыр эшләренең башлану вакытын һәм узган елгы нәтиҗәләр буенча уңышны анализлаган, әмма нинди дә булса характерлы тенденцияләрне ачыкламаган. Уңыш язның иртә килү-килмәвенә бәйле түгел.
«Быел язгы кыр эшләре 15 мартта башланды, бу – узган елгы кебек үк. Чәчү эшләренә керешү вакыты алдагы һава торышы һәм явым-төшемгә бәйле. Узган елда чәчү эшләре 22 апрельдә башланган иде, ә 2020 елда ул 3 апрельдә башланды. Күпьеллык уртача күрсәткечләр – апрельнең беренче-икенче декадасы», – ди Ирек Садыйков.
Чәчү эшләренең башлануы туфракның әзерлегенә һәм техниканың басуга керү мөмкинлегенә бәйле.
«Апрель башында эшкә керешербез, дип уйлыйм. Барысыннан да алдарак чәчүгә, гадәттә, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнар керешә, бөртекле һәм кузаклы – арпа, солы, борчак чәчәләр», – диде Садыйков.
Вегетация чорының артуы турында сөйләгәндә, спикер, бу хәл җылылык сөюче культураларны үстерү буенча яңа мөмкинлекләр ача, дип билгеләп үтте. Әмма җылы кышлар корткычларның үрчүенә һәм авыруларның таралуына да ярдәм итә.
«Эффектив температура һәм вегетация чоры арта, бу – көнбагыш һәм кукурузны үстерүдә ярдәм итә. Алар – җылылык яратучы культуралар. Без май бирүче культуралардан яхшы уңыш алабыз», – ди Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы спикеры.
Сентябрьгә һава торышы фаразы турында сөйләгәндә, Садыйков, җылы һава торышы урып-җыю эшләрен вакытында һәм сыйфатлы тәмамларга, көзге культураларны вакытында чәчәргә һәм туфракны эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк, диде.
«Узган ел июль ахыры һәм август коры булды, һәм чәчәргәме яки чәчмәскәме, дигән сорау туды. Кайбер районнарда хәтта куркыныч күренешләр теркәлде. Кайбер оешмалар тәвәккәлли алмады, ә вакытында чәчкәннәр яхшы үсентеләр алды», – диде ул.
Безнең төбәктә көзге чәчү вакыты август уртасына – сентябрь башына туры килә. Нәтиҗә ясап, Ирек Садыйков игенчеләр өчен начар һава торышы булмавын да искәртте.
«Без һава торышын үзгәртә алмыйбыз, шуңа күрә теләсә нинди шартларга җайлашырга һәм эшләргә тиешбез», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле.
«Көзге бодай -8 градус салкында зыян күрергә мөмкин»
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының көзге бодай селекциясе лабораториясе мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Ирина Фадеева, культураларның вегетация чоры җылылык дәвамлылыгына бәйле түгел, дип хәбәр итте. Көзге бодайның үсү чоры 320-330 көн дәвам итә. Сентябрьдә республикада көзге культуралар чәчү башлана, әмма соңгы елларда без бу вакытта корылык күзәтәбез, шуңа күрә яхшы үсентеләр алу авыр була.
Көзге бодай буенча селекционер Татарстанда климатның җылы кышлар хисабына җылынуын билгеләп үтте. Бер яктан, көзге культуралар өчен бу – яхшы, чөнки кышка чыдам булмаган сортларны куллану мөмкинлеге бар. Әмма икенче яктан, бу – начар, чөнки инде берничә кыш кар астында югары температура күзәтелә, бу «үсемлекләрнең сулыш алуына, кар эрегәч кирәк булган эремәле углеводларның, шикәрләрнең запас чыгымнарына китерә». Алар көзге бодай үсеп, тамыр системасы һәм яфрак массасын формалаштыру өчен кирәк.
Быел яз иртә килде. Уҗым культуралары өчен бу – яхшы, чөнки кар тизрәк эриячәк һәм шикәр запасы җитмәгән уҗымнар җиңелрәк үсеп китәчәк.
«Уҗымнар өчен «дүрт В» төшенчәсе бар – бу язгы вегетация башлану вакыты. Ул никадәр иртәрәк килсә, шулкадәр күбрәк ашлама дозасы бирергә мөмкин, дигән сүз. Үсемлекне, кар эрегәннән соң, авиация ярдәмендә тукландырырга мөмкин. Киләчәктә яхшы көзге бодай уңышы алу өчен, азотлы ашламаларның икенче дозасын соңрак чәчкечләр белән кертергә мөмкин», – ди Ирина Фадеева.
Икенче яктан, кар бик иртә эресә, кырау төшү куркынычы бар. Көзге бодай -8 градус салкында зыян күрергә мөмкин. Ничек кенә булмасын, хәзер хуҗалыклар ашламалар, бораулау техникасы әзерләргә, язгы кыр эшләренә әзерләнергә тиеш, диде спикер.
«Бакчаларда виноград, абрикос һәм персиклар үстерәләр»
Баш фәнни хезмәткәр, биология фәннәре докторы, Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты профессоры Мира Пономарева әйтүенчә, иртә яз безнең якларга еш килә, әмма аннан соң кыраулар кайта. Мартта җылы була, әмма аның артыннан килгән апрель «язгы процессларның үсүен туктата».
Март ахырында уртача тәүлеклек температураның ноль градустан күчүе еш була. Мәсәлән, мондый хәл 2020 елда булды, ул вакытта кырлардагы кар вакытыннан алда эреде, һәм вегетация башланды. Әмма хәзер, Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгече сүзләренчә, күпчелек кырлар әле кар астында, көзге культуралар уртача тәүлеклек температураның нуль градустан узуына берничек тә җавап бирми.
Һава торышы әле үзгәрергә мөмкин, апрель башы салкын булырга мөмкин, дип саный «Татар-информ» әңгәмәдәше. Әмма әлегә, күпьеллык мәгълүматлардан чыгып караганда, язгы процесслар көтелгәннән дә көчлерәк бара.
Пономарева сүзләренчә, язгы культураларның вегетациясе кояш активлыгы һәм температурага бәйле. Әгәр дә үсемлекләр җитәрлек җылылык алса, алар иртәрәк өлгерәчәк. Безнең республикада үстерелгән барлык культуралар да яхшы өлгерә.
«Әгәр климатның җылынуы дәвам итсә, киләчәктә без зур мәйданнарда көньяк культураларын чәчәчәкбез. Мәсәлән, кукуруз, көнбагыш. Без моңа кадәр бездәге салкыннарга чыдый алмаган көньяк сортларын чәчә алачакбыз. Мәсәлән, соя. Инде хәзер шәхси хуҗалыкларда виноград үстерәләр, ә бу – җылылык сөюче культура. Күп кенә бакчаларда хәтта абрикос, персиклар үсә. Элегрәк, бу культуралар бездә җимеш бирмәячәк, дип уйлыйлар иде, ә хәзер бакчачылар яхшы уңыш ала», – ди Пономарева.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, без карбыз үстерә алмаячакбыз. Сентябрь җылы булса да, карбыз үссен өчен, бу җитәрлек түгел.
Спикер, шулай ук, яз иртә килде дип, чәчүгә керешергә ашыкмаска киңәш итә. Кешеләр язгы культураларны вакытыннан алда чәчә ала, ләкин аннары -7 градуска кадәр салкыннар кайтуы бар, һәм чәчелгән культуралар үләчәк. Тәүлеклек уртача температураның 5 градустан күчүе гадәттә 10-15 апрельдә була, язгы кыр эшләре республика буенча уртача нәкъ шул вакытта башлана.
«Иртә һәм җылы яз тычканнар активлашуга китерә»
Татарстан буенча «Россельхозцентр» ФДБУ филиалының әйдәп баручы агрономы Рузалия Хәйрова, һава торышы җылы булса, үсемлекләр тизрәк үсә башлаячак, ди. Көнлек уртача температура 5 градустан артканда, уҗым культураларында вегетация яңара. Татарстанның кайбер районнарында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру башлана. Кар эрегәннән соң, тырмаларга керешәчәкләр.
«Узган ел саранчалар депрессия фазасында иде. Аларның саны арту өчен, эссе һава торышының 3 ел рәттән торуы кирәк. Саранча – күп ашаучы корткыч, бөртекле, кузаклы һәм башка культураларга зыян китерергә мөмкин. Борчак корткычы борчакларга зыян китерә, кәбестә күбәләге – яшелчәләргә һәм рапска», – ди ул.
Куркыныч агулы корткыч – болын күбәләге – узган ел депрессиядән чыкты, быел аның активлыгы көтелә. Шулай ук яңа сезонда төрле корткычларның активлыгы фаразлана, мәсәлән, алма һәм кәбестә күбәләге. Апрельдә тычканнар активлаша.
«Тычканнар карлы кышны яхшы кичерәләр, ләкин, боз каткан очракта, кар астында үләргә дә мөмкиннәр. Яз яңгырлы булганда, кырларда сулар җыелып торганда, алар шулай ук һәлак була. Ә менә иртә һәм җылы яз тычканнарның активлыгын арттыра. Алар көзге культураларга, күпьеллык үләннәргә, бакчаларга һәм складларга зыян сала», – диде Хәйрова.