Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безнең төркемнең әтисе ул…» - Илсөя Бәдретдинованың гитарачысы хастаханәгә эләккән

Илсөя Бәдретдинованың үзе белән 19 ел эшләгән алыштыргысыз гитарачысы авырып киткән.

news_top_970_100
 «Безнең төркемнең әтисе ул…» - Илсөя Бәдретдинованың гитарачысы хастаханәгә эләккән
Солтан Исхаков

Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче гитарачы Сергей Викторович авырып, хастаханәгә эләккән. Бу хакта җырчы инстаграмда хәбәр итә.

«Сергей Викторович чирләп тора әле безнең. Тизрәк терелеп чыгуын көтәбез. Яратабыз! Хөрмәт итәбез!

Безнең төркемнең әтисе ул. Минем 19 ел эшләгән алыштыргысыз гитарачым.

Хастаханәдә ята… Матур теләкләр языйк әле үзенә, укый бит», — дигән ул.

Җырчының виртуаль дуслары Сергей Викторовичка матур теләкләр юллаган.

«Сергей Викторович, сез — ут. Сез сүнәргә һәм бирешергә тиеш түгел. Яктырак яныгыз, сау-сәламәт булыгыз һәм сезнең иҗатны яратучыларны йөрәк ялкыныгыз һәм музыкага фанатларча гашыйк булуыгыз белән сөендерегез. Яратабыз, хөрмәт итәбез һәм сезгә кайнар сәламнәр җибәрәбез. Тизрәк терелеп чыгыгыз. Барысы да җиңел һәм уңышлы үтсен»;

«Тизрәк терелеп чыгыгыз, төркемдә сездән башка булмый»;

«Искиткеч гитарачы гына түгел, шәп җырчы һәм биюче дә әле», — дигәннәр.

«Әй, яратабыз шуны. Концерт белән килгәч, синнән качып сыйлаган идек, Илсөя. Исән-сау савыгып чыксын. Чирләми торган кеше булмас, китә торган чир булсын», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100