«Безнең принцессабыз» — Ләйсән Таишева икенче тапкыр әни булды
«Татар радиосы» алып баручысы Ләйсән Таишеваның икенче баласы туган. Бу хакта ул инстаграмда сәхифәсендә язган.
Безнең принцесса — Эмма, — дип язган Ләйсән Таишева.
Инстачылар Ләйсәнне әни булуы белән тәбрикләгән: «Бигрәк матур исеме. Әбисе — Римма. Сәламәт булыгыз!», «Котлыйбыз, исән-сау, тәүфыйклы бала булып үссен», «тигезлектә үстерергә язсын», «җимешегез исән-сау булсын», — дигәннәр.