news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Безнең илдә буйдак ир-егетләр күбрәкме, кияүгә чыкмаган хатын-кызлармы?

Бу сорауга ВЦИОМ җавап тапкан.

news_top
Безнең илдә буйдак ир-егетләр күбрәкме, кияүгә чыкмаган хатын-кызлармы?
Россиядә буйдак ирләр саны кияүгә чыкмаган хатын-кызлар санына караганда ике тапкыр күбрәк, дип хәбәр иткәннәр ТАСС агентлыгына ВЦИОМ үзәгендә.

Өйләнгән ирләр дә кияүдәге хатыннардан күбрәк икән: 54 процент.

10% россияле гаиләсен теркәмәгән. Законлы өйләнешүчеләр саны илнең 50% халкын тәшкил итә.

Россиялеләр үз парын күп очракта танышлары һәм дуслары аша таба икән (30%). Һәр бишенче кеше тормыш иптәшен эш урынында тапкан. 13% россияле булачак пары белән уку йортында, 11% - паркта, 6% - концертта танышкан. 5% респондент булачак ярын интернетта тапкан. 

Шунысын да әйтү кирәк - ирләрнең күбесе интернет аша танышуны нәтиҗәле алым дип саный икән.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар