news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Безнең ил автомобильләрен кемнәр сатып ала һәм чит илдә кайсы модель иң популяр?

Россия машиналары беркемгә кирәк түгел дигән сүз бик үк дөрес түгел икән.

news_top
Безнең ил автомобильләрен кемнәр сатып ала һәм чит илдә кайсы модель иң популяр?
pixabay.com

«Аргументы и Факты» язуынча, былтыр Россия 93 илгә 81,3 мең автомобиль саткан, 2019 елда - 131 мең булган. Россия автомобильләрен башлыча Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан сатып ала. Безнең машиналарны кирәксенүчеләр арасында Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Украина, Төрекмәнстан, Вьетнам бар. Ә инде Европа илләреннән беренчелектә Германия - алар 955 машина алган. 2019 елда исә безнең машиналарны 113 ил сатып алган булган. Дөрес, Кувәйт, Эфиопия, Норвегия һәм Черногория кебек илләрдән машинаны берешәр генә кеше сатып алган. Алар коллекционерлар булуы ихтимал.

Россия автомобильләрен сатып алучылар елдан ел кими бара. Бу чит илләрдә экологик таләпләрнең югары булуы белән аңлатыла, безнең автомобильләр бу таләпләргә туры килми. Ә чит илләрдә иң нык популяр автомобиль - "Нива" икән. Аны хәтта Латин Америкасында үзләре дә җыйганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар