Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Безнең ике кеше бар инде – Тукай белән Җәлил". Актаныш районында бер үк исемдәге ике көрәш бәйгесе уза

Татарстанда бер Муса Җәлил исемендә ике көрәш бәйгесе узачак. Икесе дә Актанышта. Бүген Актанышта Муса Җәлил призына “Ватаным Татарстан” газетасы уздыра торган көрәш бәйгесе башланды. Ул бетүгә, 16 февральдә Россия көрәш федерациясенең шулай ук Муса Җәлил истәлегенә көрәш бәйгесе үткәрә. “Татар-информ” ни өчен бер үк районда үткән ике көрәш бәйгесенең бер үк кеше истәлегенә үткәрелгәнен белеште.

news_top_970_100
"Безнең ике кеше бар инде – Тукай белән Җәлил". Актаныш районында бер үк исемдәге ике көрәш бәйгесе уза

“Ватаным Татарстан” газетасының Муса Җәлил призына үтә торган көрәш турнирының ярты гасырдан артык тарихы бар. Быел ул 56 тапкыр үткәрелә. Рәсми рәвештә патент алынмаса да, бу – республиканың иң төп көрәш бәйгеләренең берсе, инде бренд булып танылган. "Ватаным Татарстан”ның үз теләге белән бу көрәш бәйгесен үткәрүдән баш тартканы булмады. Ни өчен Россия көрәш федерациясе бу брендны үзенеке итәргә булган? Без шушы сорауга җавап эзләдек.

“Фантазиянең чикле булуы белән аңлатам”

“Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире урынбасары Илнар Хөснуллин бу хәлне нормаль дип санавын, әмма аңа юмор аша каравын әйтте:

- Илкүләм федерация көрәш турнирына исем бирергә Муса Җәлилдән башка кеше тапмаган, икән, аларның фантазиясе шундый, димәк. Фантазияләренең чикле булуы белән аңлата алам.

Берничә ел элек илкүләм федерация Әлмәттә Муса Җәлил турнирын уздырган иде инде. Шуның аркасында ареспублика турниры узмый калу куркынычы туды. Чөнки Татарстан федерациясе: “Бер Муса Җәлил турниры булгач, без инде уздырмыйбыз”, - диде. Көрәш җәмәгатьчелеге зур дәгъва белдерде. Чөнки илкүләм турнирда Татарстаннан бер, махсус рөхсәт булса ике команда катнашырга мөмкин. Ә республика турнирында Татарстаннан 450 көрәшче катнаша. Марат Әхмәтов (Татарстан көрәш федерациясе президенты - ТИ), көрәшчеләргә хөрмәт йөзенән, Биектау ярдәме белән ике атна эчендә турнир оештырды. Хакыйкый турнир, оригинал исән калды. Мин шунда:“Муса Җәлил исемендәге турнир бар инде. Нигә Такташ яки Тукай исемендәге түгел?” - дип сорадым. Анык кына җавап булмады.

Димәк, фантазия шул ук урында кала. Моңа юмор хисе белән генә җавап бирергә була. Аларның позициясен башкача аңлатып булмый. Әлбәттә, турнирга башка исем кушылса, татарның тагын бер талантлы, батыр улын таныту өчен яхшы гамәл булыр иде.

- Ә сез нинди дә булса дәгъва белдердегезме?

- Беренчедән, ул безнең патент кебек расланмаган. Аннары Муса Җәлил ул бөтен халыкныкы. Көрәш үсешенә зыян китерми икән, рәхим итсеннәр. Аннан соң кайбер мәсьәләләрдә илкүләм федерация белән уртак тел табуы авыррак. Безнең фәлсәфә төрле. Редакция җитәкчелеге дәрәҗәсендә андый сөйләшү булмады, көтелми дә. 

Бу юлы Муса Җәлил турнирында җиңгән кешеләр Татарстан данын яклармы дигән идем, алай түгел икән. Татарстан данын яклап,“2-нче Муса Җәлил турнирында” диик, катнашачак команда алдан билгеләнә.

Көрәшчеләр ике бәйгене бутамас инде, әмма гади халык бутарга мөмкин. 

“Мин ул турыда бөтенләй уйламадым”

“Россия көрәш федерациясе” вице-президенты Равил Ногманов ике турнирның бер исемдә булуыннан бернинди проблема күрмәвен әйтте. 

- Муса Җәлил призына турнирны киңәйтү өчен шулай эшләдек. Бу турнирда җиңүче спорт мастеры була. Бәйгенең статусын күтәрергә дип Марат Готович (Марат Әхмәтов, вице-премьер, Татарстан көрәш федерациясе президенты) белән сөйләшкән идек без.

- “Ватаным Татарстан”ның 50 еллык тарихлы турниры бар, аның исемен алу дөрес буламы соң ул? Сез моны дөрес дип уйлыйсызмы: бер исемдәге ике турнир?

- Турнирның исеме теләсә нинди булырга мөмкин, шаблон юк.

- Шаблон юк, дөрес дип саныйсызмы соң үзегез?

- Дөрес, нормально. Без Муса Җәлил турнирының статусын күтәрәбез.

- Ә “Ватаным Тарастан” рөхсәт бирдеме соң моңа?

- Ул бит лицензияле турнир түгел.

- Лицензияле түгел, ләкин ул исемне башта алар алган. Муса Җәлил дип атаганнар, Тукай дип атамаганнар. Сез дә оештырасыз, сез дә Муса Җәлил дип атагансыз. Мин сорыйм, шушы әйбер дөресме ул, менә шул ук исемне, шул ук брендны алу?

- Әлбәттә, дөрес. Муса Җәлил бит бөтенебезнеке, “Ватаным Татарстан”ныкы гына түгел. Бөтен кеше, минме ул, башка кешеме, бөтен кеше Муса Җәлилгә бертөрле мөнәсәбәттә. Теләсә кем, теләсә нинди исем бирергә мөмкин.

- Шулай да сез бит башка кеше исемен бирә ала идегез. Кол Шәриф исемендә, Тукай исемендә дип.

- Ә нигә шулай?

- Бер бәйге бар бит инде. Кешедә буталчык туарга мөмкин. Мәсәлән, бер турнир узды Муса Җәлил исемендәге, икенче турнир уза Муса Җәлил исемендәге...

- Бернинди буталчык булмый. Берсе Муса Җәлил исемендәге республика турниры, икенчесе Муса Җәлил исемендәге бөтенроссия турниры. Мин шулай дип уйлыйм. Мин бөтенләй ул турыда уйламадым. Мин уйлап чыгармадым аны, шулай килеп чыкты ул.

- Аны кем тәкъдим итте соң, Муса Җәлил исемендә булсын дип?

- Марат Готович. Беренче аның белән сөйләштем, сез федерация президенты, ул турнирның статусын күтәрәбезме, дидем. Ул рөхсәт бирде. “Ватаным Татарстан” республика турниры турында язсын. Әгәр аларга Россия турниры берәр ничек комачауласа, әйтсеннәр берәр нәрсә.

Мин сезгә чагыштыру өчен башка өлкәдән мисал китерәм. Мәсәлән, Татарстанда уза ди Илһам Шакиров исемендәге җыр фестивале. Хәзер икенче бер оешма шул ук исемдәге - Илһам Шакиров исемендәге икенче фестиваль оештыра ди. Ул бит кешенең башын бутый.

- Яхшы бит инде ул. Илһам Шакировның дәрәҗәсен күтәрә бит ул, статусын күтәрә.

“Киләчәктә сөйләшеп бетерергә кирәк”

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов киләчәктә бу мәсьәләгә әйләнеп кайтачагын әйтте:

- Хәзер бит масштаблар арта, яңача. Без аның исемен, тарихын югалтасыбыз килми, кем үткәрсә дә. Кем генә үткәрсә дә, нинди генә оешма үткәрсә дә, мин дөрес дип саныйм.

- Шул ук призга үткәрү ул дөресме соң? Бәлки, Тукай призына кирәк булгандыр.

- Муса Җәлилгә нәрсә булган? Татар-герой шагыйре. Тукай буенча бүтән ярышлар үтә безнең. Нормально... Идея бар, киләчәктә бәлки сайларгадыр. Әлегә андый уй юк, сөйләшеп бетерергә кирәк".

“Муса Җәлил исеме югалмаган”

Беренче категорияле хөкемдар, көрәш ветераны Илгиз Салихов: “Уңай яктан карыйм. Чөнки әгәр дә Россиянеке генә булса, мин аңа бик риза булмас идем. Ләкин башта Татарстанныкы узып, аннан соң Россиянеке булгач, риза. Муса Җәлилнең исеме югалмаган бит инде, “Ватаным Татарстан”ныкы да югалмаган.

Дәрәҗәсе үскән дия алмыйм, чөнки Муса Җәлил турниры болай да иң дәрәҗәле ярыш инде ул. Гомер-гомергә бик зур ярыш исәпләнә элек-электән”.

“Көрәш федерацияләре килешүеннән башка яфрак та селкенми Татарстанда”

Көрәш буенча халыкара категорияле хөкемдар, Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәммәтов:

“Нинди бренд турында сүз бара монда? Беренчедән, бренд теркәлмәгән, икенчедән, ул сөйләшеп эшләнгәндер дип беләм. Бөтенроссия федерациясенең филиалы, Татарстан көрәш федерациясе килешүеннән башка бернинди ярыш та, яфрак та селкенми Татарстанда.

Система шундый. Татарстанга мастер турниры кирәк дип тәкъдим иттеләр. Болар хәзер уйлыйлар, карыйлар, нишләргә? Ә, Муса Җәлил бар бит! Хәзер Муса Җәлилне бөтенроссия турниры итсәң, Татарстаннан анда максимум ике команда катнаша ала. Бөтенроссия турниры уза. Анда барлыгы 200-250 кеше катнаша, Татарстаннан – 20. Бу вариант – иң начар вариант. Бу очракта без матур, көчле Муса Җәлил турнирын юкка чыгарыр иде. Шушы хәл булмасын өчен, ике федерация утырып килешкәндер: Муса Җәлилнең Татарстан версиясен көчле итеп уздыралар да, шул шаукымда, шушы исем астында Муса Җәлил дигән дәрәҗәле турнир исемен кулланып, "мастерский" бөтенроссия турниры уздыралар. Шуңа күрә бик яхшы әйбер бу.

Муса Җәлилнең бренды бар, исеме, дәрәҗәсе бар аның. Шуны кулланырга кирәк. Без бит ул исемне Россия каратэ федерациясенә бирмибез, көрәш федерациясенә бирәбез. 

Сезнең вариант та (башка исемдәге турнир оештыру - ТИ) мөмкин. Ләкин аның өчен яңа турнир ясарга кирәк. Анда финанс мәсьәләләре, күп сораулар ачыла".

"Мондый күренешне беренче тапкыр гына күрәм”

Көрәш буенча Россия спорт мастеры Булат Мусин:

“Мондый күренешне мин үзем беренче тапкыр гына күрәм. Республика һәм Россия дәрәҗәсендәге бәйгеләрнең бер-бер артлы узулары - бу беренче тапкыр. Бәлки яхшыга булыр, ничек булыр. Бер үк исемдәге булуыннан, бәлки, гади кешеләр буталырга мөмкиндер. Ә көрәшчеләр берничек тә буталмаячак”.

“Ник бер исемдә дигән сорау миңа түгел”

Актаныш районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев: “Федерация көрәше - Муса Җәлил истәлегенә уза. Икесе ике рангта. Ник бер исемдә дигән сорау миңа түгел, оештыручыларга. Герой-шагыйрь бит инде. Киләчәктә аны бәлки халыкара турнир итәргә кирәктер”.

“Татарлар көрәшергә ярата инде ул”

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин аэропортка Тукай исемен биргәндә дә “Татар халкының батырлары бер генә булырга тиеш түгел” дигән фикер белән чыгыш ясаган иде. Шул сәбәпле, аның да фикерен белештек.


“Гел Тукай, Җәлил белән генә чикләнмәскә тиеш без. Әгәр дә без чынлап та бөек халык икәнбез, башка батырларыбызны да күрсәтергә кирәк. 

Җәлил премиясе бар бит инде, күптән бирелә, мин үзем дә Җәлил премиясе лауреаты. Яшьләрнеке. Бервакыт Чыңгыз Айтматов Җәлил юбилеена килде, Минтимер Шәрипович та бар иде, үзара сөйләшеп утырганда премияне халыкара итәргә кирәк диде. Ул бөтен халыкларга да бик килешеп торыр иде, шундый зур премиягә лаек булу, диде. Минем күңелемдә калды шул әйбер. Әйбәт булыр иде ул - бөтен халыкларга да Татарстан исеменнән Җәлил исеме белән бирелә торган халыкара премия. Хәзер ваклап бетердек инде без премияне, ул Җәлилне күтәрү түгел, киресенчә төшерү.

Минем шаярып әйтә торган сүзем бар - татарлар көрәшергә ярата инде ул. Татар үзе белән үзе көрәшергә ярата. Ә читләр белән көрәшергә бик теше үтми.

Көрәшкә үземнең мөнәсәбәтем бар, бик шикле, авантюр әйберләр бар анда. Ул машиналар, ул сөйләшенгән җиңүләр... Сабантуйдан Сабантуйга йөргән көрәшчеләр... Акча белән бәйле көрәшләрне мин бик яратып бетермим. 

Җәлил исеме белән бәйләү кирәк иде инде ул заманында. Хәзер кирәк микән ул? Мин төгәл генә әйтә алмыйм".

“Мин кеше исеменә бәйле булмаган исем бирер идем”

Шәрыкне өйрәнү институты фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов: 


“Безнең ике кеше бар инде – Тукай һәм Җәлил. Иҗтимагый консенсус белән совет вакытыннан бирле үк сайланган. Һәм бөтен әйберне шул ике исемгә бәйләп эшлиләр. Хәтта аэропортка да Тукай исемен куйдылар, маразм бит инде.

Полякларның да ике кешесе бар: берсе - Коперник, икенчесе -Шопен. Һәм аларның бөтен әйберсе шулай ук Коперник белән Шопенга бәйләнгән. Татарда да шулай ук - Муса Җәлил белән Тукай.

Минемчә, шуның аркасында хәзер бөтен әйбер бутала. Тукай исемендәге нәрсә исеме бар дип эзли башласаң, анда мең әйбер чыгадыр.

Маркетинг ягыннан карасак, Җәлилне татарларның бөтенесе белән диярлек белә, бәлки нык яшь кешеләр генә белеп бетермидер. Яңа исемне чыгара башласаң, мәсәлән, Батыршаны мең тапкырга азрак кеше белә. Аннан соң аның дәүләткә каршы баш күтәргән кеше икәнен беләчәкләр, аннан куркачаклар. Әлбәттә, башкаларны да чыгарып була, спортчылар бар, башкалары. Ләкин гомумән кемнеңдер исеменә бәйләү ул - 20 гасыр чире. Кеше исеменә бәйләмичә дә исем табып була. Дөрес, анысын нольдән башларга кирәк. Шуңа ул бераз авыррак әйбер, ләкин оригинальлек ягыннан бутамаслар иде башка бәйгеләр белән.

Мин үзем кеше исеменә бәйле булмаган исем бирер идем. Алайса безнең бөтен әйбер Җәлил белән Тукай исемендә. Хәзер азрак Мәрҗани бар. Тукай белән Җәлил исем брендлары арасында 90 процентны алып торадыр, калганнары - 10 процентны".

“Көрәшчеләр исемен популярлаштырырга кирәк”

Рифә Рахман, шагыйрә, тәнкыйтьче:


“Безнең халыкка исем сайларга кушсалар, ул кемнәрне исенә төшерә? Тукайны, Җәлилне. Атама сайлаганда халык фикерен генә түгел, зыялылар теләген дә исәпкә алырга кирәк. Әйтик, Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры да бар, һәйкәле дә бар. 

Мин спортка кагылышлы бина-чараларны шул төрне үстерүгә көч керткән кешеләр исеме белән атар идем. Бер дигән көрәшчеләребез булган. Аларны халык онытты, белми. Шуларның исемен федерация күләмендә популярлаштырырга кирәк". 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100