Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Безнең гаиләдә математиклар юк". Казан кызы Кытайдагы олимпиададан алтын медаль белән кайтты

Казан (Идел буе) федераль университетының IT-лицей укучысы Анна Седова Кытайда халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулады. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе дөньякүләм дәрәҗәдә уңышка ирешкән укучы белән танышты.

news_top_970_100
"Безнең гаиләдә математиклар юк". Казан кызы Кытайдагы олимпиададан алтын медаль белән кайтты
  • China Girls Mathematical Olympiad (CGMO) – өлкән сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган халыкара математика олимпиадасы. Россия җыелма командасы әлеге олимпиадада һәрдаим катнашып килә. Быел China Girls Mathematical Olympiad халыкара математика олимпиадасы 11-16 августта Кытай шәһәре Чэндуда узды. Олимпиадада Сингапур, Россия һәм Кытай укучылары катнашкан. Казан (Идел буе) федераль университетының IT-лицей укучысы Анна Седова Россия җыелмасы составында турнирда катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Россия командасы ике алтын һәм бер көмеш медальгә лаек булды.

Анна Седовага 16 яшь. Ул тумышы белән Бөгелмәдән. Әтисе – Александр, әнисе – Ольга. Анна гаиләдә бер генә бала. Казан лицеена укырга киткәч, әти-әнисе бик борчылган, моның сәбәпләрен аңлатып та торасы юк. Әти-әни кадерләп үстергән бала чыгып киткәч, өй гел бушап кала. Бигрәк тә, бу очракта кебек, балаң берәү генә булса. Кем өчен ашау пешерергә, кем белән көлешергә, кем турында көне-төне борчылып йөрергә ди әти-әнигә? Моны аңлар өчен, мөгаен, әти-әни булырга кирәктер. "Мин җитмәсә Казанга күченгән вакытта 8нче класста гына идем", - ди Анна. Кыз әнисенең борчылуларын күңеле һәм йөрәге белән тоя, сизә, аңлый, бу хакта сөйләгәндә хис-кичерешләре аның йөзенә чыкты. Анна әлеге IT-лицейда беренче елларда бары тик егетләр белән генә укыган. Кызлар булмаган! Әмма Анна бер дә зарланмый, лицейда бик яхшы укыталар, миңа бик ошый, ди. Унынчы класстан соң сыйныфлар белгечлек буенча бүленә, Анна физика-математика сыйныфында укый. "Мәктәбем миңа гел ярдәм кулы суза", - ди укучы кыз. Олимпиадалар алдыннан укытучылар Анна белән аерым да эшли. Анна үзе дә шөгыльләнә һәм олимпиадага мораль яктан да әзерләнә. Ярышлар булу сәбәпле, дәресләрне калдыра, Анна укытучыларыннан өстәмә биремнәр сорый, бер предметтан да артта калырга теләми.

Вундеркинд

Халыкара дәрәҗәдәге олимпиадада Анна беренче тапкыр катнаша. Аның шәһәр, республика, бөтенроссия олимпиадаларында катнашканы булган. Әмма башка ил вәкилләре белән көч сынашу – тормышымда беренче тапкыр, ди Анна. Бөтенроссия математика олимпиадаларында  Анна инде берничә тапкыр призёр булган һәм аны, ниһаять, 16 яшендә халыкара олимпиадага алганнар. 16 яшьлек кыз бала өчен бу инде геройлк. Андый сәләт һәркемгә дә бирелми. Үз талантын дөрес юнәлештә үстергәнгә Аннага афәрин! 12 яшьтә математикага туган олы мәхәббәт Бөгелмә кызы Аннадан 16 яшькә дөнья чемпионы ясады! Менә кайда ул көч, менә кайда ул илебезнең булачак бөек галимнәре.

Математиканы иң яхшы белүче кыз Казанда яши!

Ә хәзер 12 яшьтә математикага туган олы мәхәббәт турында. Анна математика белән нык кызыксынып, әлеге фәнгә бар күңелен биреп, 6нчы сыйныфта шөгыльләнә башлый. Республика күләмендәге олимпиададан соң Аннаны махсуслашкан лагерьгә чакыралар һәм нәкъ менә шуннан соң Анна математика өлкәсендә үзен бар яклап та ача башлый. Әлеге лагерьдә ул яңа дуслар таба, төрле авырлыктагы биремнәр чишү белән кызыксына башлый һәм математика фәне буенча зур үрләргә менәм дигән максат куя. Лагерьдаг дуслар белән әлегә кадәр аралаша. Анна 11нче сыйныфта, әмма математика фәне буенча аның белемнәре инде күптән университетта яхшылап белем алучы тырыш студентларныкы белән бер дәрәҗәдә. 

Анна тыйнак кыз. Әмма Кытайда үткән олимпиададан Анна бик хисләнеп кайткан, кичерешләрен сөйләп бетерә алмй. Әйе, башка илдән диплом, алтын медаль һәм кубок белән кайтсаң, кем генә хисле булмас. Математика фәне бер дә җиңелләрдән түгел, җитмәсә, белгәнебезчә, ул егетләргә җиңелрәк бирелә. 

“Безнең гаиләдә математиклар юк”

Аннага математикага сәләт кемнән бирелгән дисезме? Беркемнән дә түгел! Бездә математиклар юк, ди Анна. Менә сиңа мә, бәлки бу чыннан да әллә нигә бер туа торган очрактыр? Беренче елларда, шәһәр, республика олимпиадаларында Аннаның биремнәрне төрлечә эшләп чыккан чаклары да булган. Мин ахырдан гына шомардым, ди Анна. 

Анна, кыюрак бул! Син бит алтын җиңүче!

Аны Кытайга 10нчы сыйныфта бөтенроссия математика олимпиадасында призёр булгач җибәрәләр. Моңа кадәр яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп килгән кызны тагын бер, өстәмә сайланышка чакыралар. Шунда да барлык биремнәрне җиренә җиткереп, “бишлегә” эшләп чыккач, Аннаны Россия җыелмасы составына алалар, һәм ул, инде әйткәнебезчә, алтын медаль яулап кайта! Алтын медаль һәм дан!

“Кытайда туристлар... кытайлар”

Белем дөньясын читкә куеп, “Татар-информ” хәбәрчесе Аннадан Кытай хакында да сораштырды. Кытайга җиңүче кызыбыз бик озак күнегә алмаган. Россияны бик нык сагына башладык, ди Анна.

- Кытайда башка климат, башка ашау һәм Кытай тулы... кытайлар! Башта без Россиядә түгел икәнен аңларга кыенрак булды. Соңыннан гына, Кытай шартларына бераз ияләндек. Олимпиадада да башта фикерләрне җыеп, туплап булмады. Әзрәктән соң гына бу бит яхшы олимпиада, гомумән башка дәрәҗә дип, үземне кулга алдым.

Россия җыелма командасы шәһәр буенча төрле экскурсияләрдә бик күп йөргән. Бу олимпиадада күп әйбер кытай телендә, инглиз телен белүчеләр бик аз иде, ди Анна.

- Иң кызыгы – туристлар, нигездә, башка шәһәрләрдән килгән кытайлар. Европалылар юк иде дә дисәң була. Бер кибеттә Кытай халкының әче тәмләткечләрен кабып карадык. Шуннан соң күпме су эчкәнбездер!.. Нәрсә дисәң дә, барысы да шәп булды. Олимпиада кызлар өчен иде, мин күбрәк Кытай кызлары белән аралаштым, һәр провинциядән дүртешәр кыз килгән иде. 

Анна төрле истәлекле бүләкләр сатып алганда Кытай шоколадына игътибар иткән. Шоколадлары кечкенә генә булса да, бәяләре безнеке белән чагыштырганда күпкә кыйммәтрәк, ди Анна. Кытайда плиткалы шоколад тапмаган. Кытай шоколадын маракуйя, манго белән ясыйлар икән. Кытайда шаккатырлык ашау бик күп иде, ди Анна.

“Бәдрәф урынына тишек”

Катнашучыларны тулай торакка урнаштырганнар. Нәрсәгә килгәнегезне онытмагыз дигәндәй. Кытайның традицион бәдрәфе бик сәер, ди Анна. Ул – идәндәге бер тишек. Башка бер әйбер дә юк... Анна, тулай торакта торгач, аларда гына шундый бәдрәфләр дип уйлаган, әмма башкалар белән бу темага сөйләшкәч, бар җирдә дә шундый тишек икәнен аңлаган. Душ дигәне дә шундый ук хәлдә икән. Душ тишекләр өстендә асылынып тора, ди Анна. Россия халкының ап-ак, яхшы, меңләгән каптырмалы душыннан соң бу чыннан да бер могҗиза булгандыр, мөгаен. Аларда барысы да бик сәер, ди Анна.

“Тараканнар ашадыңмы?”

Кытай кухнясы экзотик ашамлыклар белән дан тота. Кайткач, дуслары тарафыннан иң еш бирелгән сорау да: "Тараканнар ашадыңмы?" - булган. Әмма Анна кызык өчен генә дип тә тараканнар ашамаган. 

- Алар минем тараканнарны һәм башка шундый ризыкларны ашамаганны белгәч, кәефсезләнделәр бугай. Мин аларның өметен өзгәнмендер,- дип көлә Анна.

Анна үзенә гадәти, Россиядә ияләшкән ризыклар алырга тырышкан.  Кыз үзе безнең анда бик үк ашыйсы да килмәде, көн саен 30 градус эсселек иде ди. Әйе, андый шартларда үзең җиләк-җимеш булырсың.

“Вакыт артыгы белән”

Анналар олимпиада узган шәһәргә берничә тапкыр күченеп утырып очкан. Һәр күчереп утырту арасында бик озак көтәргә туры килгән.

- Мин Казаннан 10 август иртән очып киттем. Ә без Кытайга 11 августта сәгать 13.00 килеп төштек. Анда әле вакыт аермасы да биш сәгать... Шуңа күрә минем очып күчүгә тулы бер көн китте. Казаннан Мәскәүгә очканда Шереметьевода бик озак утырдык. Кытай шәһәренә килдек, анда да утырдык. Соңыннан гына шул Кытай шәһәрчегеннән үзебезгә кирәк булган шәһәргә киттек. Безнең белән инглиз телен белүче ике озатып баручы очты, алар да математикага һәм олимпиада дөньясына катнаш булган кешеләр иде.

Анна әлеге халыкара олимпиадага бер ел тирәсе әзерләнгән. Аннаны Кытай халыкара олимпиадасына IT-лицей укытучылары Алексей Русаков һәм Руслан Ефремов әзерләгәннәр. Олимпиада ике көндә ике турда үткән: беренче көн – дүрт бирем, икенче көн – дүрт бирем. Барысы бергә халыкара дәрәҗәдәге 8 бирем. Анна шуның алтысын эшләгән, әмма алты биремнең берсе өчен бераз дөрес язмау сәбәпле, берничә баллны алып атканнар. Беренче көнне биремнәр авыррак иде, дип уртаклашты Анна. Биремнәр буенча сораулар бирергә яраган, төгәл булмаган формалаштыруларны аңлатып биргәннәр.

“Кытайлар өчен без – йолдызлар”

Алтын медаль дигәне чыннан да алтын түгел икән бит. Шулай да, алтын медаль алтын булмаса да, Анна үзе кытайлар өчен “алтын” булган. Кытай халкы Европалыларны ярата икән, Россия кызларын күргән һәр Кытай кешесе дә фотога төшәргә сораган. Мәсәлән, кызларны берәр Кытай кешесе фотога төшереп торганда башка кытайлар да килеп фотога төшерә башлаганнар. Бигрәк тә кызлар белән балалар төшәргә ярата ди ул. Зурлар арасында “Без бик каты оялабыз, әмма безнең сезнең белән бик каты фотога төшәсе килә. Безнең белән төшегезче, зинһар”, диючеләр дә булган. Безне танылган кешеләр, йолдызлар итеп күрделәр, ди Анна. 

Казанга кайткач, Аннаны лицейда хәтта яңа гына укырга кергән балалар да котлаган. "Безнең уку йорты сайтында синең турында яздылар бит, әйеме?", - дип сораганнар. Лицейда үзләренә халыкара дан китергән Аннаны хөрмәт белән генә телгә алалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100