Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Безне еш кына "намаз укымыйлар, яулык япмыйлар" дип тәнкыйтьлиләр"... Татар тамадалары ни өчен никах үзәге оештырырга җыена?

Моннан берничә ел элек хәләл мәҗлесләр оештыру сирәк күренеш булса, бүгенге көндә ул күркәм гадәткә әверелде. Танылган татар тамадалары элек хәләл мәҗлес үткәрүне сорап аена бер тапкыр мөрәҗәгать итсәләр, хәзер - көн саен, ди. Татар халкының милли йолаларын пропагандалаучы алып баручылар махсус үзәк оештырырга җыена.

news_top_970_100
"Безне еш кына "намаз укымыйлар, яулык япмыйлар" дип тәнкыйтьлиләр"... Татар тамадалары ни өчен никах үзәге оештырырга җыена?


Никах һәм мөселман бәйрәмнәре дип аталачак бу үзәк "Туган авылым" комплексындагы биналарның берсендә урнашачак дип ниятләнә. "Без - алып баручылар өчен никах - ул эш, бизнес. Ләкин никахның яшь пар тормышындагы иң мөһим вакыйга булуын истә тотарга кирәк. Безнең максат - акча эшләү түгел, ә гореф-гадәтләрне саклау, аларны пропагандалау булырга тиеш. Кызганычка каршы, күп кенә яшьләр никах турында бик белеп бетерми. Ә биредә без никахның барлык үзенчәлекләре турында бәян итәргә, әзерлек өчен ниләр кирәген аңлатырга телибез", - дип сөйләде очрашуда Никах үзәгенә нигез салучыларның берсе Замирә Рәҗәпова.

Аның әйтүенчә, үзәк көн саен эшләячәк. Монда бизәнү, милли кием сайлау, декор, хәләл меню һәм башка сораулар буенча җавап табып булачак. Киңәш-тәкъдим хезмәте бушлай күрсәтеләчәк.


"Кәләшләргә милли бизәкле күлмәкләр тегү белән шөгыльләнәм. Бу күлмәкләр эксклюзив булуы белән аерылып тора. Бәяләре төрлечә. Купшы күлмәк кирәк булса, андыйны да тегәбез. Гадирәк күлмәк тегү мөмкинлеге дә бар", - дип белдерде дизайнер Алсу Маликова.


Оештыручылар бөтен алып баручылар белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде. Бу тәкъдимгә риза булучылар турында биредә тулы белешмә әзерләнәчәк. Тамадалар турында видеоролик ясарга да планлаштырыла. Шулай итеп, бирегә алып баручы эзләп килүчеләргә профессионал тамадалар тәкъдим ителәчәк. "Мәгълүм булганча, гадәттә, тамадалар клиентлары белән төрле сәүдә үзәкләрендә очрашу билгели. Ә махсус үзәктә очрашу алып баручыларның дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк", - ди Замирә.

"Безне еш кына "намаз укымыйлар, ураза тотмыйлар, яулык ябып йөрмиләр" дип тәнкыйтьләргә, пычрак атырга яраталар. Ләкин никах мәҗлесен алып бару өчен көн дә яулык ябу, намаз уку шарт түгел. Кешенең күңеле чиста булырга тиеш. Икенчедән, без никах укымыйбыз, бәйрәм өлешен алып барабыз", - диде Замирә Рәҗәпова.

Очрашуда катнашкан алып баручылар Гөлүсә Ахунова (күпләр аны Маликовна дип белә), Айнур Сөләйманов, Гөлназ Фәйзрахманова махсус үзәк ачылуын хуплады. "Аллага шөкер, бу юнәлештә уңышлы гына үсәбез, алга барабыз. Хәләл мәҗлесләргә сорау артканнан арта бара", - диде Айнур Сөләйманов. Гөлүсә Ахунова исә яшьләр белән үзәктә очрашу оештыруның уңайлы булуын белдерде.

Бу хакта башка алып баручыларның да фикерен сораштык:

Салават Миңнеханов: "Никах, хәләл туй юнәлешен пропагандаларга кирәк дип уйлыйм. Гомумән, хәләл мәҗлес үткәрү хәзер "тренд". Шуңа күрә мин әлеге үзәк ачылуын хуплыйм".

Алсу Фазлыева: "Хәләл бәйрәмнәр оештыру үзәкләре булу - бик яхшы. Алар күбрәк булган саен аны үткәрүчеләр дә артыр дип уйлыйм. Андый җирдә булган кеше белә: бу - искиткеч эчтәлекле, мәгънәле кичәләр".

Илшат Вакказов: "Минемчә, кызыклы проект. Очрашуларны һәрвакыт анда оештырып булмас. Шулай да идеясе шәп!"


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100