«Безнең өчен җаннар атып, һич тә тынгы белмәдең»: Зимфира Гыйльметдинованы искә алу
13 март көнне Зимфира Гыйльметдиновага 55 яшь тулган булыр иде. Ул 2021 елның 15 декабрендә вафат булды. Туган көне уңаеннан Теләче районы Балыклы авылында журналистны искә алдылар.
«Театр, эстрада, матбугат — бөтен нәрсәне белә иде»
Балыклы авылының мәдәният йортында оештырылган концертта Илсур, Мәүлидә һәм Роберт Мортазиннар, Зөфәр Билалов, АкБулат, Ядекәр Хәбибуллин, Данил Салихов, Хәниф Тимербаев, Резедә Галимова, Фирдәүсә Назирова катнашты.
- Зимфира Гыйльметдинованың танышы: «Табиб янына күтәреп диярлек озаттым…»
- «Зимфира Гыйльметдинова татар рухының моторы кебек иде»
Зимфира Гыйльметдинова төрле еллар дәвамында концертлар алып барган, Мамадышта мәдәният йортында, «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләде. Вафатына берничә ай кала Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе булып урнашкан иде, кызганыч, бик аз гына эшләп калды. Коронавирус чире журналистны арабыздан алып китте.
Аның якыннары, дуслары бергә укыган һәм эшләгән вакытларны искә алды. Зимфира Гыйльметдинованың туган авылында узган әлеге искә алу чарасын оештырырга дип аның белән Мәдәният институтында бергә укыган дусты Нәфисә Сагбиева теләк белдергән.
Дусларына әйттем генә, «Киләбез, киләбез», — дип шунда ук ризалашты, туганнары ярдәм итте, — диде концерт оештыру хакында Нәфисә Сагбиева.
Концертны оештыручыларының тагын берсе — Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза. Без концерт алдыннан бераз аралашып алдык.
Үзем Зимфира белән 1997 елдан бирле таныш, ә минем хатыным Мәүлидә белән алар Мәдәният институтында бер чорда укыганнар. Монда күпчелеге — бергә укыган дуслары. Сабадан Хәниф Тимербаев килде, алар бер курстан. Шул ук вакытта институтта Зәйнәп белән Зөфәр дә укыган. Зәйнәп белән Зимфира бер бүлмәдә торган. Ядекәр Хәбибуллин — аның бик күптәнге иҗатташ дусты, хезмәттәше. Алар бергә концертлар алып барды. Резедә Галимова белән алар филармониядә бергә эшләде, — дип сөйләде Илсур Мортаза.
Ни өчен концертны тугын авылында үткәрергә булдыгыз?
Ул соңгы елларда авылы белән янып яшәде. Ул авылын яратканга, аның өчен җан атканга шушында үткәрергә уйладык. Без концертны дан өчен үткәрмибез. Зимфира яраткан һәм Зимфираны яраткан кешеләр, авылдашлары һәм без шушында җыелсын өчен эшләдек.
Зимфира Гыйльметдинованы нинди кеше итеп искә аласыз?
Мин аны исән чагында да әйтә идем, китеп баргач та, шуны әйтәм — андый кеше бик сирәк була, җитешмәгән ягы булмаган кеше иде ул. Театр, эстрада, матбугат — бөтен нәрсәне белә иде. Бөтен яктан да укымышлы кеше.
Ни өчен искә алу чарасын концерт форматында оештырырга булдыгыз?
Аның 55 яшендә Мәрҗани мәчетендә Коръән укыту хыялы бар иде. Без кырыгын шунда укыттык. Ул җор күңелле, моңая белми торган, җиңел, ачык кеше иде, шуңа күрә туган көнен дә шулай итеп, аның стилендә үткәрергә булдык.
Аның тормышында авыр чорлар да булгандыр, ул авырлыкларны ничек кичерә иде?
Ул авырлыкларын кешегә күрсәтмәскә тырыша иде. Ул шундый итеп яшәде: янәсе аның бер авырлыгы да юк. Бервакытта да мескенләнмәде дә, зарланмады да, аның уе бары тик яхшылыкта иде. Үзеңнең берәр мәсьәләңне кузгатсаң, ул шул ук секундта ничек ярдәм итеп булганын уйларга керешә иде.
Илсур Мортазинның хатыны, Татарстанның атказанган артисты Мәүлидә Мортазина да Зимфира Гыйльметдинова хакында аның беркайчан да боекмавын һәм дустының студент чорында нинди булган, өлкәнәйгәч тә шундый ук яшь күңелле калганын әйтте.
«Ул нинди генә эшкә тотынса да, ихластан, бөтен күңелен биреп эшли иде», — диде Мәүлидә Мортазина.
«Хәзер аның ул эшләрен дәвам итүче кешеләр юк инде…»
Зимфира Гыйльметдинованың якын дуслары концерт барышында да аның турында әле бик күп истәлекләр, матур сүзләр яңгыратты.
Нәзирә Исмәгыйлева — Зимфира Гыйльметдинованың туганнан туган сеңлесе. Аларның әниләре бертуган.
Без аның белән кечкенәдән бергә үстек. Бик әйбәт, ярдәмчел кеше иде. Чишмәләргә элмә такталар ясады. Ике ел рәттән балалар Сабантуе оештырды. Ураза аенда ифтар үткәрде. Әле аның эшлисе эшләре, планнары бик зурдан иде. Хәзер аның ул эшләрен дәвам итүче кешеләр юк инде, ул уникаль кеше иде, — диде Нәзирә Исмәгыйлева.
Концерт Илсур Мортаза шигыреннән башланды.
Шатлык өчен туган идең,
Һәм үзең дә шат булдың.
Ихлас акыл ярдәмендә,
Гел үрләргә омтылдың!
Самимилек бөркеп торды,
Ялган фикер йөртмәдең.
Язмышыңны кабул иттең,
Үсендерү көтмәдең.
Үз юлыңны үзең ярдың.
Мескенлектән читләштең.
Яшәгәндә мәгънә өчен,
Дуслар белән берләштең!
Талант синдә бик күп иде,
Иң зур талант — кешелек.
Моңлы иде тавышың да,
Һәм дә тәмле теллелек.
Бүген синең туган көнең,
Синсез бәйрәм итәбез.
Син үзең дә мондадыр ла,
Бер ишарә көтәбез.
Сине оныту мөмкин түгел,
Шулай итеп яшәдең.
Безнең өчен җаннар атып,
Һич тә тынгы белмәдең.
Ә син һаман безнең белән,
Киткәнең дә булмады.
Менә шуны тойганга да,
Бу юлларны юлладым.
Әлеге шигырь сөйләнгәндә Зимфира Гыйльметдинова башкаруында җыр да яңгырап торды.
Шуннан соң сәхнәгә Зимфира Гыйльметдинованың якын дусты, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Туфан Миңнуллин фонды җитәкчесе Данил Салихов чыкты.
Зимфира кемгә охшаган икән, холкы каян килә икән дип уйлый идем. Әйтсә, турысын әйтә иде, шулай булса да дөньяга чыкты. Мин андый кешеләрдән Гамил Афзалны беләм, социализм чорларында ук үзенең төртмәле шигърияте белән халык шагыйре булган, Тукай бүләге алган кеше. Мин Зимфираны беләм, ул туп-турысын әйтә иде. Ул аңа алдыбызда утырган, аны дөньяга китергән Мәймүнә ападан килгән икән. Рәхмәт бу анага, шушы баланы үстереп, милләткә биргәне өчен. Без барыбыз да баш иеп рәхмәт әйтәбез, — диде ул.
Данил Салихов Туфан Миңнуллин фонды хакында һәм аның ачылуына Зимфира Гыйльметдинова да өлеш керткәнен сөйләде.
Без Татарстан Республикасында Туфан Миңнуллин исемендәге хәйрия фондын ачтык. Мин аның җитәкчесе. Без Зимфира белән икәү башлап җибәргән идек, җитәкчеләре икәү идек, әмма шушы документны алганчы, Зимфирабыз китеп барды. Шушы айда фондның презентациясе була. Анда да Зимфираны искә алырбыз дип уйлыйм.
Туфан абый белән Зимфира бер журналда эшләделәр, «Сәхнә» журналын җитәкләделәр. Туфан абый кешегә бәясен үлчәмичә бирми иде. «Зимфира, сеңлем, сиңа журналда эшләргә түгел, сиңа берәр район җитәкләргә кирәк», — дип бәя биргән ул аңа. Чынлап та Зимфирада шундый көч-куәт бар иде», — диде Данил Салихов.
Концерт барышында Данил Салихов «Сагынам, дуслар» һәм «Әле генә кергән идек шау чәчәкле язларга…» җырларын башкарды.
«Балаларны телевидение аша күргәч, аларны гаиләгә ала торганнар иде»
Нәфис сүз остасы, җырчы, Татарстанның атказанган артисты Ядекәр Хәбибуллин Зимфира ханымның ятим балаларга ярдәм иткәнен сөйләде.
Зимфира балаларны бик ярата иде. Аның ТНВда иртәнге тапшыруда бер рубрикасы бар иде, ятим балаларны күрсәтә иде ул. Балаларны телевидение аша күргәч, аларны гаиләгә ала торганнар иде, — диде ул.
Ядекәр Хәбибуллин да үзенең истәлекләре белән бүлеште.
Беренче тапкыр очрашканда Зимфира Мамадышта, мин Сабада эшли идек. Кукмарада «Татар җыры» бәйгесенең зональ этабы булды, шунда җырладык. Шунда беренче күрдем, аны бик нәфис, моңлы тавышлы һәм бик җор сүзле итеп истә калдырган идем. Аннан соң 1998 елда Зәйнәп белән Зөфәр төркемендә алып баручы буларак эшли идем һәм ул безгә икенче алып баручы булып кушылды. Без аның белән бик матур программа эшләдек. Программа эчтәлеге шундый иде: мин «Алтын алкалар» җырын җырлый идем дә, залга төшеп, тамашачыларны җырлата идем. Зимфирага җиткәч, ул җырлый башлый да, мин аның җырлавын ошатып, сәхнәгә алып менәм. Аннары аңа концерт алып барырга, бергә эшләргә тәкъдим итәм. Шуны тамашачы чын-чынлап, залдан алып менде дип, уйлап утырды, ул шулхәтле оста итеп уйный иде.
Бер ел эшләдек шушы группада, бөтен Рәсәйне әйләнеп чыктык, һәм шушы программадан соң безне икебезне дә Зәйнәп белән Зөфәр төркеменнән эштән җибәрделәр. Безнең өчен бу зур трагедия булды, шундый дәрәҗәле артистлар безне эштән җибәрде. Әлбәттә, бу аларның кулы белән эшләнмәде инде, бүтән кеше кулы уйнады. Шуннан соң без гомер буе бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәдек. Безне эштән җибәрүләре Зимфирага үз-үзен табарга ярдәм итте. Мин «Салават» җыр театрына килеп эләктем, Зимфира «Сәхнә» журналына. Ул журналистикада үз юлын тапты. Аның язу осталыгы гаҗәеп иде.
Без аның белән бергәләп «Салават» җыр театрына бик күп сценарийлар яздык. Ун ел буе бергә эшләдек. Талашып та китә идек, атналар буе сөйләшми торган чаклар да була иде, әмма иң беренче ул шалтыра торган иде.
Ул Мамадышта эшләп алган иде. Анда керәшеннәр күп бит, шуңа күрә аның репертуарында керәшен җырлары бар иде, — дип Ядекәр Хәбибуллин аның репертуарыннан «Тихо гуляй, мой милай» җырын башкарды.
Җырдан соң ул истәлекләрен барлауны дәвам итте.
Балыклыны бик ярата иде Зимфира, монда авыл халкын берләштерү өчен, зур чаралар да үткәреп йөрде. Ул Корбанбикә әбисе тәрбиясен алган кеше. Әби тәрбиясе алган кеше һәрвакытта да иҗатка якын була. Ул үзе дә «Мин әбигә охшаган», — дип әйтә иде. Әбисе аның монда бригадир булган.
Зимфира Гыйльметдинова «кочагында үскән» җырчы
Моңа кадәр күпләр Зимфира ханымның балаларны яратканын әйтте. Мәүлидә һәм Илсур Мортазиннарның улы Роберт Мортазин сәхнәгә чыгып җырлаганнан соң моны тагын бер кат дәлилләде.
Мин — кечкенә чактан ук Зимфира апаның кочагында үскән бала. Ул мине иң яшь чактан ук, туганнан ук белә. Барысы да безнең әниләрдән килә. Әни үз баласына күпме генә мәхәббәт сала икән, ул шул кадәр күп мәхәббәтне дөньяга тарата ала. Безнең Зимфира апа үзенең булган мәхәббәтен туганнарына, дусларына, якыннарына бүләк иткән кеше, — диде ул.
Яшьләрдән концертта тагын Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинованың уллары АкБулат катнашты. Сәхнәдән Зимфира Гыйльметдинованың әнисе Мәймүнә апа АкБулатны бик яратканын, аның өчен «Яңа йолдыз» бәйгесендә җан атканы әйтелде.
Шулай ук концертта Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Резедә Галимова җырлады. Алар Зимфира ханым белән бергә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгән.
Зимфира Гыйльметдинова авылдашлары
Бу чарада һәр теләгән кеше Зимфира Гыйльметдинованы искә алып сүз әйтергә мөмкин иде. Тарих укытучысы Илдар әфәнде Балыклыда музей ачарга һәм анда Гали Ильясовка, Зимфира Гыйлметдиновага багышлап стенд эшләргә теләвен әйтте.
«Зимфира исемендә укулар яки сәнгать белән бәйле бәйгеләр оештырырга, аның исемен безнең күңелләрдә сакларга, яшь буынга җиткерергә кирәк», — диде ул.
Аның авылдашы Әминә ханым да сүз алды.
Зимфирабыз авыл күгендә якты йолдыз иде. Ул җир шарына дөньяда Балыклы авылы барлыгын белгертте. Ул авылыбыз өчен янды, көйде. Тиздән Ураза бәйрәмнәре җитә, без Зимфирабызны ул үткәргән, күңелләрдә мәңге сакланган ифтар кичәсе белән искә алырбыз. Ул Изгеләр чишмәсе янында үргән читәннәрне сыйпап үтәрбез. Зур сәхнәләрдән барган концертлар вакытында Зимфирабызның искиткеч гади дә, матур да итеп алып барган концертларын искә төшерербез.
Ул безнең балаларыбызны яратты, алар өчен үткәргән Сабан туйларын хәтерлисезме, авылдашлар? Балаларыбыз ничек сөенеп йөргән иде. Безнең мәктәп балаларын оештырып, үзе автобуслар сорап, үзе барлап, Казан шәһәренә экскурсиягә алып барды, — дип истәлекләре белән бүлеште ул.
«Җир астыннан юллар юк»
Концерт ахырында Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов чыгыш ясады.
Бүген Зәйнәп тә булырга тиеш иде, самолет рейсы вакытын чигерделәр, шуңа күрә ул Екатеринбургтагы «Урал сандугачы» фестиваленнән кайтып җитә алмады.
Зимфира белән бергә укыдык, чая иде, кәеф булмаган чакта, аны күргәч, кәефләр күтәрелеп китә иде. Зәйнәп белән соңгы араларда бик нык аралаштылар, күп сөйләшеп утырдылар. Юксынабыз, нишлисең, дөньябыз шулай, яшәргә кирәк. Без аны онытмабыз, — диде ул һәм «Җир астыннан юллар юк», — дип җырлап концертны тәмамлады.
Чарага Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов та килгән иде.
Зимфира Гыйльметиднова исемен мәңгеләштерү чаралары буенча ниндидер бер формат табып, уйлап бетерергә кирәк. Киләсе очрашуда, халыкка игълан итеп, бергәләп, авыл халкы, гаиләсе, дуслары белән бу эшне эшләргә кирәк булачак, — диде ул.
«Аны бөтен кеше яратты»
Концерттан соң Зимфира Гыйльметдинованың әнисе Мәймүнә ханым белән дә аралашып алдым. Аңа бик авыр иде, күзеннән яшь китмәде.
Минем аның белән утырырга вакытым булмады да, айга утыз көн эшләдем. Ул әбиләр янында да яшәде. Мине «скорая помощь» дип йөртә иделәр, аңа да күчкәндер инде ул «скорая помощь» булу. Шулай ит, болай ит дип тәрбияләп утырырга вакыт булмады, ялгыз үстердем. Аллага шөкер, битемә кызыллык китермәде, бөтен җирдә ярдәмчел булды, аны бөтен кеше яратты.
Мин бу кадәр булуын көтмәгән идем, кеше үлә дә, бетә дип уйлаган идем, менә минем балама яшәү бирделәр, миңа яшәү бирделәр, — диде Мәймүнә апа.
Галерея: Земфира Гыйльметдинованы искә алу чарасыннан фоторепортаж