Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безне бергә җирләгез»: Изоляциядә яшәгәндә бер ир хатынын һәм балаларын үтергән

Черкесск шәһәрендә яшәүче 64 яшьлек ир-ат туганнарын үтергәч, үз-үзенә кул салмакчы була, тик исән кала.

news_top_970_100
«Безне бергә җирләгез»: Изоляциядә яшәгәндә бер ир хатынын һәм балаларын үтергән
https://pixabay.com/

Бер ай үз-үзеңне изоляцияләү шартларында яшәгәннән соң, Черкесск шәһәрендә яшәүче гаиләдә фаҗига була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

64 яшьлек Казим Джашеев хатынын һәм балаларын үтерә. Сайтның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, 20 апрельдә иртәнге якта бу ир-ат кулына пычак ала. Башта 65 яшьлек хатыны Әминәтне, аннары кызы Аниятне, аннары улы Алимне үтерә.

Аннары Казим абыйсына шалтырата. «Безне бергә җирләгез», — ди ул. Трубканы куя һәм үз-үзенә кул салмакчы була. Ләкин абыйсы полициягә шалтыратып өлгерә һәм тиз арада ишекне ватып керәләр. 

Полиция һәм табиблар килгән вакытта өйдә коточкыч күренеш була. Идәндә кан күлләвеге, хатыны, кызы һәм улының мәетләре урын өстендә ята. Фатир хуҗасы ярымтере хәлдә.

«Черкесск шәһәре буенча тикшерү бүлеге „ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү“ маддәсе буенча җинаять эше ачты. Җинаятьне кылуда ир-ат шикләнелә. Ул аңсыз халәттә медицина оешмасына китерелде», — дип хәбәр иткәннәр Россия Тикшерү комитетының Карачаево-Черкесия Республикасы буенча тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Ир-аттан сорау алу әлегә мөмкин түгел. Андый шундый коточкыч эшкә ни сәбәпле барганын да белешеп булмый. Казим реанимациядә ята. Табиблар аның гомере өчен көрәшә. Экспертизалар билгеләнгән. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100