«Безнең балабыз булмаячак»
Равил әле дә өйләнмәгән. Әллә башканы ярата алмаган, әллә берәүне дә бәхетсез итәргә теләми, әллә үзен кимчелекле дип уйлавын дәвам итә…
Резидә белән Равилне юл һәлакәте таныштырды. Резидә әти-әнисе белән шәһәрдән кайтып бара иде, шул вакыт аларны бер машина узып китте.
«Кая ашыга, борылышлар күп бит бу юлда, кырыйга чыгып очмаса ярый», — диде Резидәнең әтисе. Салкын кичтә юлда машиналар юк диярлек иде. Узып киткән кара машина инде күптән күренми. Шулвакыт алар эңгер-меңгердә юл кырыенда бер ягына әйләнеп яткан машинаны абайлап алдылар. «Әйттем бит, тәки чыгып очкан бу машина», — дия-дия Резидәнең әтисе юл кырыена туктады.
Бер яшь егет белән хатын-кыз машинадан укучы баланы чыгарып маташа иде. Бу хатын-кыз ике малае белән авылга әнисе янына кайтырга чыккан булган, әмма тизлекне яратучы улы идарә итеп бетерә алмыйча, борылышта юл кырыена төшеп капланган.
Резидәнең әтисе күпне күргән ерак юлга йөри торган шофер, юлда ярдәм итешеп өйрәнгән кеше, авылларына кайтып җитәргә дә өч чакрым чамасы гына калган иде. Барысын да машинасына утыртып, үзләренә алып кайтты. Аннары һәлакәткә очраган машинаны алып кайтырга киттеләр. Ул көнне кунаклар Резидәләрдә йокларга калды. Равил җаен китереп, Резидәнең телефон номерын алды. Янәсе авылга кайтканда утыртып кайтыр, аларның авылы аша уза бит. «Синең белән утырып йөрергә дә куркыныч бит», — дип көлде ул вакытта кыз.
Резидә Казанга укырга килгәч, Равил озак көттермәде, шалтыратты. Алар бергәләп шәһәр паркларын урадылар, бәйрәмнәргә йөрделәр. Беркая чыкмаган улының кызы барлыкка килүгә бигрәк тә әнисе куана иде. Егетнең уйлары җитди иде, бер ел чамасы очрашкач, ул гаилә турында сүз кузгата башлады. Әмма «безнең балабыз булмаска мөмкин. Армиядә хезмәт иткәндә миңа бик нык салкын тиде. Кайткач та биш ай хастаханәдә яттым. Шул вакытта табиблар балаң булмаячак, диде. Белмим, бәлки дөрес тә түгелдер», — дип сөйләде ул тыныч кына. «Ничек инде алай? Сиңа тикшеренергә кирәк? Еллар узгач, сәламәтлегеңдә үзгәрешләр бардыр, бәлки?», — дип яхшыга өметләнде Резидә.
Әмма егет тикшеренүдән баш тартты. «Бер-береңне яратсаң, баласыз да яшәп була», — дип кызны аптырашта калдырды. Резидәнең дус кызлары арасында балалары булмаган гаиләләр бар һәм ул аларның өзгәләнүен, табибтан табибка йөреп, өметсезлектән күпме күз яше түгүен, аларга авыр булуын белә иде.
Кыз Равилнең сүзләре белән килешми иде, аны тикшеренергә күндерергә тырышты. Әмма егет ризалашмады. Бер-берсе белән бер көн күрмәсәләр, атна буе күрешмәген кебек сагынышкан пар суына башлады. Бәлки, Резидә генә суынгандыр… Равил бу салкынлыкны тоеп, күрешмичә торырга тәкъдим итте. Кыз бу тәкъдимне җиңел кабул итте, бәлки үзе беренче адым ясамау белән үзен гаепле тоймагандыр.
Бер атнадан кызга Равилнең әнисе шалтыратты: «Нәрсә булды сезгә, балалар? Нишләдегез?», — диде ул борчылып. «Күз тигәндер генә», — дип әйтә алды Резидә.
Резидә баш-аягы белән эшкә чумды, шуның белән дә аерылышуны җиңелрәк кичергәндер, дөньяга карашлары төрле булуын аңлагандыр. Ә Равилнең ниләр кичерүен ул белми иде, егет бергә вакытларны сагына иде, телефоннан аның номерын табып шалтыратмакчы була, әмма батырлыгы җитмичә, кире куя иде.
Өч ай узгач, Равил Резидәгә шалтыратты һәм кинога чакырды. Резидә ризалашты. Кинога кадәр алар кафеда чәй эчеп, аралашып утырды. Кинодагы мәхәббәт мизгелләрендә кыз егетнең үзенә текәлеп каравын сизә һәм кыенсынып куя иде. Менә алар кичке шәһәр урамы буйлап яңа чыккан фильм турында фикер алышалар. Шулвакыт егет кызга барысын да яңабаштан башларга тәкъдим итте. Резидәгә бу мөнәсәбәтләрне кайтару кирәк түгел иде, ничек инде ул күп балалы гаилә төзергә дигән хыялларын җилгә очырсын?!. Бу очрашуда хисләр дә уянмады, Резидәгә Равил янәшәсендә салкын иде.
«Гафу булмас, ике арадагы хисләрне балта белән чапканнар кебек тоям», — диде Резидә. «Тамырдан ук чабылган дип уйлыйсыңмы?» — диде егет, өметләнүен белдереп. Алар саубуллашты.
Елдан артык вакыт узгач, тагын бер шалтырату булды. Җәелеп китеп сөйләшәсе, янә очрашуга чакырасы килә иде егетнең. «Миңа башка шалтыратма, кияүгә чыгам», — диде Резидә, кырт кисеп.
...Бу хәлләрдән соң биш-алты ел узды. Резидәнең бер улы, бер кызы үсеп килә. Ул авылда әниләрендә кунакта иде. Шулвакытта көтелмәгән кунаклар килеп керде. Равилнең әнисе улын кайчандыр үзләренә ярдәм иткән гаиләнең хәлен белергә дип кереп чыгарга күндергән. Менә шундый очрашу. Резидә әнисе белән чәй табыны корды. Ә Равил аның балаларын сөйләштерде, алар белән шаярды.
«Балаларны ярата кебек, ничек баласыз да яшәргә була», — дип әйтә алды икән дип уйлап куйды Резидә.
Хәзер инде ул вакыттан бирле ике дистәгә якын вакыт узган, Равил әле дә өйләнмәгән икән. Әллә башканы ярата алмаган, әллә берәүне дә бәхетсез итәргә теләми, әллә үзен кимчелекле дип уйлавын дәвам итә…
Бүгенге көндә Резидә бәхетле, аның зур гаилә турындагы хыялы чынга ашты. Ул ире белән ике кыз, ике ул үстерә.
Ә Равил ниләр кичерә - Резидә анысын аңлый алмады.