news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина: «Безгә тагын бер кыз кирәк»

news_top
Зөлфирә Шәйдуллина: «Безгә тагын бер кыз кирәк»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина социаль челтәрдәге аккаунтында үзләренең командасына биюче кыз эзләүләре турында хәбәр итте.

– Безнең төркемебезгә бер биюче кыз кирәк. Калган төркемебез, Аллага шөкер, җыелып бетте. Бер кыз гына кирәк. Кемнәрнең эшлисе килә, кызлар, рәхим итегез. Тәҗрибәсе булганнар бөтенләй шәп була. Кая да булса биюгә йөргән, сәхнәдә биегән кеше булырга тиеш. Администраторларга да, төркемнәргә дә язмагыз. Кызлар, шәхсән үземә языгыз, ярыймы. Видеоларыгызны карыйк, сөйләшик, күрешик. Кыскасы, рәхим итегез! – дип сөйли Зөлфирә Шәйдуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар