Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безгә полицейскийлар «Йөгерегез!» дип кычкырды»: шаһитлар дроннар һөҗүме турында

news_top_970_100
«Безгә полицейскийлар «Йөгерегез!» дип кычкырды»: шаһитлар дроннар һөҗүме турында
"Московский комсомолец" сайты

Краснодар крае башлыгы Кондратьев шәһәргә 2 беспилотник һөҗүм итүен рәсми рәвештә таныды. Бу хәл бүген иртән булган, шаһитлар әйтүенчә, дроннар мобиль элемтә компаниясенең клиентлар сервисы үзәге территориясенә бер-бер артлы очып кергән. Күрше предприятиедә төнге сменада эшләгән бер шаһит беренче дронның Морская урамы, 52/4 адресы буенча урнашкан бинага 4:09 сәгатьтә очып керүен сөйләгән. Шуннан соң берничә минут узгач, икенче һөҗүм булган. Бу хакта «Московский комсомолец» сайты яза.

«Мин төнге сменада утырам, эшлибез, һәм көтмәгәндә нык кына гөрселдәде. Ут уйнап алды, бераз селкетте. Барыбыз да шок хәлендә. Нәрсә эшләргә? Карарга йөгереп чыктык. Безнең коридорда, кухняда тәрәзәләр ватылды.

Каршыдагы бинага беспилотник килгәнен күрдек. Тиз генә бинадан чыгып киттек, юл аркылы урамга йөгереп чыктык. Полиция, Росгвардия килгән иде. Без нәрсә эшләргә белмичә басып тордык һәм мопед килгән кебек тавыш ишеттек. Күккә карасак, анда беспилотник очып килә. Безгә полицейскийлар: «Йөгерегез!» – дип кычкырды.

Без йөгереп киттек, Морскаяда каршы йортта яшерендек. Подъезд янында, кем кая булдыра ала – шунда качтык. Мин чүп мичкәсе артына качтым. Без беспилотникның безнең территориядән читтәрәк 5 катлы йорт тирәсенә төшкәнен күрдек. Шартлау булды. Башка шартлау булмады, зыян күрүчеләр дә булмады, барыбыз да исән-сау, тик колакларны гына бик авырттырды», – дип сөйләгән шаһит.

Шартлаудан соң, фаҗига урыныннан ерак булмаган тагын берничә йорттагы пыялалар ватылган. Көчле тавыш байтак кешене йокысыннан уяткан. Алар да һөҗүм алдыннан мопед тавышына охшаган тавыш ишетүләрен сөйләгән.

«Уяндым да тәрәзәгә карадым. Бернәрсә күренми. Йә берәр машина авариягә очрагандыр, дип уйладым. Кабат йокларга яттым, һәм шунда икенче шартлау ишетелде. Икенче балконнан чыгып карадым. Анда кешеләр йөри иде, МТС бинасыннан чыктылар. Карарга дип урамга чыктым, кешеләр күп, ыгы-зыгы. Кайберләре машиналарын икенче җиргә күчереп куйды. Бөтен хезмәтләр дә бик тиз килде», – дип сөйләгән күрше йортта яшәүче.

Краснодар башлыгы Евгений Наумов үзенең «Телеграм» каналында гадәттән тыш хәлдә беркемнең дә зыян күрмәвен язган. Мэр шәһәр халкына тынычлык сакларга кушты. Аның сүзләренчә, бу хәлнең сәбәпләре әлегә ачыклана.

«Гаражная урамы, 77/1 адресы буенча урнашкан бинаның тәрәзәләре ватылган. Янәшәдәге йортның түбәсенә зыян килгән. Без зыян килгән йортларда яшәүчеләр белән элемтәдә торабыз. Тикшерү эшләре уздырылганнан соң, эчкә кереп, бөтен зыянны бәяләячәкбез. Кирәкле теләсә нинди ярдәмне күрсәтәчәкбез. Урамнан карап әлегә тәрәзәләрне генә санап була, ватылган тәрәзәләр 20гә якын», – диде Краснодар башлыгы.

Шуннан соң озак та үтмәде, Наумов бу инцидент буенча оперштаб утырыш уздырганын хәбәр итте.

«Иртәнге 4. Черем итеп ята идем, шартлау булды. Сикереп тордым. Яшен дә түгел, машина да түгел. Карыйм, халык каядыр чабыша. Берәр җитди нәрсә микән, дип уйлыйм, ләкин анда нәрсә шартларга мөмкин инде? Безнең йортта яшәгән бер хатын-кызны күрдем, ул урамга чыгып бара иде. Аның артыннан киттем, карыйм, ул кире килә. «Нәрсә булган?» – дип сорадым. «Прилет», – ди.

Түбәне әйләндереп аткан. Шуны сөйләшеп тордык. Шунда шау-шу купты. Кызыксынып карап торган кешеләр бөтенесе шунда чапты. Кеше шактый иде, 30лап кеше булгандыр. Һәм йорттан дрон очып чыкты.

Шартлауны күреп өлгердем, ялкыны бик зур иде. 71/1 һәм 43нче йортлар арасына төште. Якынча бер тирәгә төшкән инде: берсе ераграк, икенчесе якынрак», – дип сөйләде шартлау булган урын янындагы йорт консьержы.

Кайбер шаһитлар төшергән кадрларга икенче беспилотник та эләккән. Һөҗүм урыннан берничә квартал ераклыктагы Воровский урамында яшәүче ир-ат аның очканын төшергән. Шуннан соң берничә секунд узуга, кадрда шартлау тавышы ишетелә, күрше йортлар ягыннан ут яктысы күренә. Тагын бер видеода, икенче шаһит шартлаудан бүлмәсендәге тәрәзәләр ватылганын елый-елый сөйли.

Фаҗига урыны хәзер камап алынган, полиция тасма аркылы беркемне дә уздырмый. Урамда яңгыр ява, МТС бинасы территориясендәге түбәдә берничә ир-ат йөри, күрәсең, алар җимерекләрнең масштабын бәяләп йөридер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100