«Безгә күбрәк кеше кирәк»: аборт ясатуны федераль дәрәҗәдә тыюны Патриарх та хуплады
«Халык саны тылсымлы таяк белән кушкан кебек артырга мөмкин. Әгәр дә без хатын-кызларны аборттан баш тарттырырга өйрәнсәк, статистика шунда ук күтәреләчәк», – дип, патриарх Кирилл аборт ясатуны федераль дәрәҗәдә тыюны хуплады. «Осторожно новости» телеграм-каналы шул турыда яза.
Чираттагы съездларның берсендә Патриарх Россиядә демографик проблемалар барлыгын әйтте һәм «безгә күбрәк кеше кирәк» дип белдерде. «Бу факт ачык, аны барысы да таный: сәясәтчеләр дә, социологлар да. Ләкин кемдер халык саны арту өчен реаль эшләргә тиеш», – ди патриарх Кирилл.
Рус православие чиркәве башлыгы фикеренчә, проблеманы абортларга этәрүне федераль дәрәҗәдә тыю белән хәл итәргә мөмкин. Моңа кадәр Кырым, Татарстан, Курск һәм Чиләбе өлкәләрендәге шәхси клиникалар абортлар ясаудан «үз теләкләре белән» баш тартулары турында хәбәр иткәннәр иде, ә Тверь өлкәсендә һәм Мордовиядә хакимият «абортка этәрү» өчен административ җаваплылык кертте. Бу үзгәрешләр Дәүләт Думасының абортлар өлкәсендәге законнар турында фикер алышулары фонында бара.