Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Безгә дә бәйрәм кирәк (Шәмгун)

news_top_970_100
Безгә дә бәйрәм кирәк (Шәмгун)
"Чаян" журналыннан

«Акчаны аз түлисез, дип,
Сатмагыз әле гайбәт.
Акча кешеләрне боза, –
Ә бездә халык әйбәт...»
Рөстәм Зарипов

Нинди генә бәйрәмнәр, нинди генә тантаналы көннәр юк безнең илдә... Әллә тагын көн саен... икешәр-өчәр булмаса... көн дә бәйрәм, көн дә туй, дигәндәй!

Елның беренче көненнән, атналап эшләмичә, ял итеп башлыйлар. Февральдә Ватанны саклаучылар көне туры килеп, җомга-шимбәдә 3 көн түшәмгә төкереп яталар, аннан соң 8 Мартта шулай бәйрәм ясап, ашый-эчә күбенеп бетәләр. Күп тә үтми, Май ае башында ук Хезмәт бәйрәме уңаеннан 3 көнгә якын һәм Җиңү көнен билгеләп, дәүләт эшеннән бизеп, сукранып йөриләр. Бакчасы булганнар ух-вах килә, билен турайта алмыйча яки аксый-туксый зардан арына алмый. Аннан соң Сабантуй бәйрәмнәре башлана. Кем кая тарала: берәүләр туган якларына кайта, икенчеләре дуслары янына кунакка бара. Көрәшәләр, ярышалар, уйныйлар, бииләр, җырлыйлар – кая монда печән әзерләү (хәер, хәзер авылда мал-туар асрамыйлар бугай), кышка утын турау-яру турында уйлыйсы да юк (һәр йортка газ кергән) – эш юк, ял итеп арыйсың, билләһи! Ә-ә, онытып җибәргәнмен, бәрәңге бакчасында колорадо коңгызын җыясы бар икән яки агу сиптерәсе. Ә-ә, ир-атлар балыкка баргалый, хатын-кызлар – җиләккә. Менә бәйрәм, менә җәннәт, менә хозурлык! Акчаң булса, ялга чык та, авылыңа кайт икән, күбрәк күчтәнәчләр алып, туганнарыңны сөендер. Инде бик баеп киткән булсаң, Төркиягә бар, Мисырда пирамидалар кара, Дубайга сыпырт, шунда торып кал! Байлар шулай итә бит хәзер, туган ягына сәлам дә бирми.

Нигә кереп киттем соң әле мин байларга бәйләнеп, алар өчен көн дә бәйрәм бит – ачу чыккандыр инде. Әнә дәүләт нихәтле бәйрәм ясаган халкына, шул җитмимени?.. Онытмаган берсен дә. Әле күптән түгел генә прокуратура хезмәткәрләре көне булып узды. Анысын бәйрәм итеп, бүләкләр алып, медаль-орденнар тагып бетерергә өлгермәделәр, следовательләрнеке килеп җитте. Анда да шулай тагулар, кул кысулар, ышаныч белдерүләр байтак ишетелде, күрелде. Полиция өчен дә бәйрәм үткәрелә, әйе, алар илдә тәртип саклыйлар. Гаишникларның да үз көннәре билгеләнгән – алар булмаса, юлларда нишләр идек?..

Армиядә хезмәт иткәннәрнең дә бар ул бәйрәме, аны әле солдат булмаганнар да бәйрәм итә. Шулай кирәк – Ватаныңны үзеңнеке иткәнчегә кадәрле сакларга, якларга кирәк.

Шахтерлар өчен дә бәйрәм бар, игенчеләр өчен дә, шоферларга да, укытучыларга да, терлекчеләргә дә, химикларга да, физикларга да, академикларга да, космонавтларга да, журналистларга да, умартачыларга да, алкашларга да һәм башкаларга, һәм бүтәннәргә дә, әбиләргә дә, балаларга да, курчакларга да, искә алмаганнарга да, мәчеләргә, этләргә, бетләргә дә... Бөтенесенә бар. Әйе, алар илебезнең куәтен арттыруга үзләренең бөтен көчен куя, сәләтен җигә, җанын-тәнен бирә, гомерен кызганмый!

Тик менә, тик менә без – хәерчеләргә генә бәйрәм көне билгеләнмәгән. Хәерчеләр бәйрәме юк. Алар югыйсә илебез халкының иң күп өлешен тәшкил итә.

Инде бит ил байлыгын бүлешү эшенә дә тыгылмыйбыз. Хезмәт хакыбыз МРОТка да җитми. Зарланмыйбыз. Ил башлыкларының, министрларның, депутатларның нервысын да бозмыйбыз. Ашамыйбыз-эчмибез, киемнәребез дә элеккеге – совет заманыннан калган, нык, сыйфатлы – тузмый торган. Яшебез дә пенсия яшеннән артып китте күпләребезнең – үлмибез. Хөкүмәткә мәшәкать ясыйсыбыз килми. Безгә инде бернәрсә дә кирәкми, бары тик бәйрәмебез булсын иде – «Хәерчеләр көне» дигән. Шауламый гына бәйрәм итәр идек. Салютлар аттырмый гына,
вәгъдәләрен үтәүне сорамый, ялганнарына ышанган булып кыланып кына яшәр идек. Гафу – «Ур-ра!» кычкырырлык хәлебез инде калмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100