Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безгә аерылышырга кирәк...»

news_top_970_100

Таңсылу үзен мондый бәхетле итеп 1 ай элек – Ильяс тәкъдим ясаганда гына тойган иде. Хәзер, тесттагы 2 сызыкка карап, үз күзләренә үзе ышанмады – 2 аермачык кызыл сызык! Бернинди шик тә булырга мөмкин түгел. Таңсылу тирән итеп сулыш алды да, бәхеттән балкып елмайды. Күпме бәхет, һәм болар барысы да аңа бит! Зур мәхәббәт, булачак ире дә перспективалы, инде менә балага узуы...

Әмма Таңсылуның кәефен кырган нәрсә дә бар: Ильяс 1 атна элек озак вакытлы командировкага китте, әле ай ярымсыз кайтмаячак. Таңсылуның бу сөенечле яңалыгын тизрәк сөйгәненә әйтәсе килде. Алар көн саен сөйләшеп торалар, булачак әтигә шатлыклы хәбәрне әйтергә дә була. Әмма Таңсылуның бу хакта Ильясның күзләренә карап, кулыннан тотып әйтәсе килде... Күңеле талпынса да, сабыр итәргә, Ильясның кайтканын көтәргә булды. Ә әлегә, тынычлап, поликлиникада учетка баса торыр, УЗИ ясатыр. Ильяс кайткач, сюрприз булсын әле!

«Барысы да яхшы, Таңсылу ханым, киенегез. УЗИ снимогын һәм белешмәне табибка күрсәтерсез. Йөклелеккә 8-9 атна», – диде табиб УЗИ нәтиҗәләрен Таңсылуга биреп.

«Ә бала малаймы, кызмы?» – дип сорады Таңсылу.

«Ну-у, монысына иртәрәк әле, ашыкмагыз. 13-14 атна булгач тагын киләчәксез, балагыз бик тыйнак кыланмаса, кем икәнен дә белербез», – дип елмайды табиб.

«Рәхмәт, Алсу Фәритовна! Хушыгыз», – диде Таңсылу.

Таңсылу өенә канатланып кайтып керде. Балага узганын белүенә дә 2 атна вакыт үтте. Анализлар тапшырды, тикшеренүләр узды. Барысы да бик яхшы! Интернетта хатын-кызлар форумнарын укып, инде әни булырга өлгергән дус кызлары белән сөйләшеп, Таңсылу «токсикоз башланыр» дип борчылып та йөрде. Ләкин ул үзен бик яхшы хис итте. Бары тик Ильясны көтәсе, аңа бала турында әйтәсе һәм туй көнен генә билгелисе калды. Таңсылу хыял дөньясына чумып күзләрен йомды... Аларның гаиләсен озын-озак, бәхетле тормыш көтә. Ул үзенең булачак матур туен күз алдына китерде. Соңыннан – декрет. Ире белән җитәкләшеп паркта йөрерләр, ире аны яратып, кайгыртып, түгәрәк корсагыннан сыйпап, «хәлең ничек, матурым?» дияр. Кибетләрдә йөрерләр, балага бишек, матур киемнәр алырлар. Бу рәхәт һәм күңелле мәшәкатьләр әле алда көтә. Тизрәк Ильяс командировкадан кайтсын иде инде. Соңгы берничә көндә, нишләптер, озаклап сөйләшмәделәр, хәлләр сорашып, берничә минут кына сөйләшәләр дә, шуның белән шул. Эше дә бигрәк күп шул, арый, йокы да аз эләгә. Әмма иренең гаилә өчен акча эшләвен аңлау рәхәт, әлбәттә, Таңсылу өчен, булачак балалары өчен тырыша бит Ильяс. Аның белән үзен таш дивар артында кебек хис итә Таңсылу. Юкка гына Ильясны, иң өметле хезмәткәр буларак, Казанга командировкага җибәрмәделәр. Бәлки әле, үзләре дә кайчан да булса Казанга күченеп китәрләр... Таңсылу елмаеп куйды. Казандамы, шушында үзләренең кечкенә шәһәрендәме – анысы мөһим түгел, бары тик мәңге бергә генә булсыннар! Бөтен теләге, хыялы шул яшь хатынның.

Чираттагы УЗИда Таңсылуның күңеле ашкынды. Ул бүген булачак баласының малаймы, кызмы икәнен белер, бәлки. Ә бүген кич Ильяс кайта! Соңгы 2 атнада Ильясның кайтыр көннәрен сәгатьләп санады Таңсылу. Өзелеп сагынды ул аны!

«Йә, Таңсылу, карыйк әле, кем яшеренә икән монда? Юк, яшеренми дә икән әле! Котлыйм, сезнең улыгыз булачак!» – диде аңа УЗИ ясаган табиб.

Алсу Фәритовна мониторны Таңсылуга таба борды. Таңсылу елмайды, ә күзенә яшьләр тулды.

Таңсылу, үз-үзенә урын таба алмыйча, бүлмә буйлап әрле-бирле йөренә. Тиздән, бик тиздән Ильяс кайтып керәчәк һәм тиздән әти буласын беләчәк. Кызык, моны ничек кабул итәр икән? Гаҗәпләнерме? Сөенерме?

Ишек кыңгыравы шалтырады. 2 секунд та узмагандыр, Таңсылу ишекне ачты һәм сөйгәненең кочагына ташланды.

«Ильяс! Шундый көттем, шундый сагындым бит!»

Ильяс, Таңсылуның битеннән үбеп алды да, бүлмәгә узды. Берни дәшми генә диванга барып утырды. Таңсылу киштәдән УЗИ снимогын алды да, аны кире ягына борып, Ильяс янына барып утырды.

«Ильяс, минем бер яңалыгым бар..» – диде һәм Ильясның кулларына кагылды.

«Таңсылу, тукта. Минем сиңа әйтәсе сүзем бар», – диде Ильяс, бераз читкәрәк күчеп утырып.

«Йә, әйт», – диде Таңсылу, елмаеп.

«Безгә аерылышырга кирәк...» – диде Ильяс.

Таңсылу, күзен дә йоммый, Ильяска карап торды. Ул әле һаман елмаеп утыра иде, әйтерсең әле генә Ильяс әйткән сүзләрнең берсен дә ишетмәгән. Тик яхшы, бик яхшы ишетте ул аны...

«Аңлыйсыңмы, мин Казанда беренче мәхәббәтемне очраттым. Ул хәзер шунда эшли икән. Мин әле дә аны яратуымны аңладым. Күз алдыңа китерәсеңме, нинди зур Казанда очраштык без аның белән, анада очраклы гына очрашып булмый дип уйлыйм. Бу – очраклы очрашу түгел, ә язмыш!» – диде Ильяс.

Таңсылу идәндәге бер ноктага карап катып калды. Ул карашын күтәреп Ильяска карарга, аңа нәрсәдер әйтергә теләде... Әмма аның бөтен тәне, бөтен күзәнәге хәлсезләнгәндәй булды, күз кабагы кургашын болытлардай авырайды. Телен әйләндереп сүз әйтә алмады.

«Таңсылу, син мине гафу ит инде. Син – бик яхшы кыз, синең, һичшиксез, барысы да әйбәт булачак! Минем сине үпкәләтәсем, рәнҗетәсем килмәгән иде», – диде Ильяс, гаепле кыяфәт белән.

Ильяс торып басты да ишеккә таба атлады. Аның артыннан ишек ябылды. Ә Таңсылу һаман да урыннан кузгалмый утыра бирде.

Икенче көн томан эчендәге кебек узды. Таңсылу эшенә барды, коллегалары белән төшке ашка чыкты, кич эштән кайткач, ашарга җылытты – боларның барысын да робот кебек эшләде ул, әйтерсең боларны Таңсылу эшләми, ә үзенә читтән карап тора иде. Күз яше дә чыкмады. Бары тик бар җанын, күңелен ниндидер тирән, коточкыч авыр бушлык биләп алды.

2 көннән соң, Таңсылу кабат хатын-кызлар консультациясенә барды. Табиб гадәттәгечә картаны ачты, нәрсәдер язмакчы булды, тик Таңсылуның сүзләрен ишетеп катып калды.

«Мин баланы төшертергә телим. Направление язып бирегез», – диде Таңсылу.

«Ничек инде? Нәрсә булды?» – диде табиб.

«Зинһар, направление бирегез», – диде арыган тавыш белән Таңсылу.

«Таңсылу, сезнең срок инде 14 атна. Бу вакытта йөклелекне өзү мөмкин түгел, бары тик күрсәтмәләр буенча гына була ала. Ә сезнең барысы да яхшы. Нәрсә булды соң?» – диде табиб.

Таңсылу берни дәшми генә торды да кабинеттан чыгып китте.

...Акушер-гинеколог Равилә Саматовна смена алышынганнан соң әле роддомда иде, җыенып, өенә кайтып китә алмыйча утыра. Бүген смена авыр булды. Юк, бертуктаусыз пациентлар килеп тормады алай – 2 генә хатын бала тапты, берсенә кесарево ясадылар. Гадәттәге эш көне кебек иде. Әмма Равилә мораль яктан бик талчыкты.

Инде кич җиткәч кенә, бер пациентка килде. Документлары тәртиптә, анализлары идеаль, дөрес, соңгы УЗИ нәтиҗәләре генә юк. Артык күп сөйләшми, тыныч хатын. Яшь, беренче баласы, шуңа да карамастан, дуламады, курыкмады, ә беренче баласын табучы хатын-кызлар белән мондый хәл еш була. Ул яктан, Аллаһка шөкер, тыныч булды. Тулгаклары башланып, 5 сәгать узгач, тупырдап торган сау-сәламәт малай тапты. Нарасыйны әнисенең күкрәгенә салырга җыенганда, «мондый пациенткалар күбрәк булсын иде» дип кенә уйларга өлгерде Равилә Саматовна. Тик яшь әнинең сүзләре аны аяктан ега язды.

«Алыгыз. Мин отказ язам», – диде ул.

Равилә Саматовна катып калды. Нәрсә дип җавап бирергә белмәде, берни дәшми генә, баланы неонатологның кулына тоттырды. Ә яшь акушерка яшь әнигә текәлеп карап торды.

Бик авыр төн булды бу. Равилә Саматовна моны «вакытлы гына акыл томаланып алудыр» дип өметләнде, тагын берничә тапкыр Таңсылу янына килде, сөйләшергә теләде. Төрле хәл була бит, бала тапканнан соң, гормоннар психикага йогынты ясарга мөмкин. Әмма пациент тыныч кына, әмма бик үҗәтләнеп, «баладан баш тартам» диде. 25 ел стажы булган табиб бу хәлне бөтенләй аңлый алмады. Әлбәттә, бу – аның практикасында беренче генә очрак түгел. Үз балсын кирәксенмәгән, аборт ясатырга акча таба алмаса да, аракыга теләсә ничек акча тапкан яшүсмер хатын-кызлар, исерек хатыннарның балаларын калдырып чыкканы булды... Әмма шушы япь-яшь хатын-кыз әле яңа гына тапкан баласыннан баш тартыр дип уйлап та карамады табиб.

Таңсылу палатада караватында ята, күзләре тәрәзә аркылы бөтен бүлмәне яктырткан айга төбәлгән. Бу төнне әнисен уйлады ул. Таңсылу әтисен хәтерләми диярлек, ул һәлак булганда, Таңсылуга әле 5 яшь тә тулмаган була. Әнисе бөтен гомерен кызына багышлады, күп эшләде, Таңсылуны олы тормышка аяк бастырды да, кызына нибары 19 яшь булганда, йөрәк авыруыннан китеп барды. Таңсылуның җан дуслары булмады. Болай, танышлар һәм коллегалар гына. Яраткан кешесе ташлады. Киңәш бирердәй, терәк-таяныч булырдай беркеме дә юк янында. Бөтенләй япа-ялгыз... Һәм күңелендә теге караңгы, тирән бушлык кына. Таңсылу бу бушлыкны берничек тә тутыра алмады.

...3 тәүлектән соң, үзенең сменасына Равилә Саматовна бик авыр халәттә чыкты. Шушы сәер һәм куркыныч хәл ял көннәрендә дә башыннан чыкмады аның. Әниләре баш тарткан сабыйларны үз гомерендә күп күрде Равилә, аларны йөрәге өзелер дәрәҗәгә җитеп жәлләде. Әмма балаларын ташлап калдырган мондый «аналарга» бала ышанып тапшыру да куркыныч иде. Балалар йортында яки тәрбиягә алган гаиләдә ул сабыйларга күпкә яхшырактыр, дигән бер ышанычлы хис яшәде аның күңелендә. Тик, ни хикмәттер, яңа туган шушы малай өчен гомер булмаганча күңеле өзгәләнде. Юк, болай булырга тиеш түгел!

Сменаны кабул итеп алгач, Равилә Саматовна бүлек мөдире кабинетына керде. Кырыс, таләпчән мөдир кабинетка керүчегә күзлек аша гына караш ташлады да елмайды.

«Әйдә, уз, Равилә. Нәрсә булды?» – диде.

«Мин Таңсылу Сафина мәсьәләсе буенча...» – диде Равилә.

«Ә нәрсә булган Сафинага? Аны кичә чыгардылар», – диде мөдир.

«Шулай тизме?» – диде Равилә, аптырап.

«Ә нишләп аны тотарга соң? Хәле әйбәт, 3 тәүлек яткач, өенә чыгып китте, гадәттәгечә инде», – диде мөдир.

«Ләкин бит...» – диде Равилә.

«Равилә, мин синең ул хатын өчен борчылганыңны беләм. Нәрсә эшләп була инде бу очракта? Без аның белән сөйләшеп карадык. Бер файда да булмады, стена белән сөйләшкән кебек. Беркемне дә тыңларга теләмәде. Җыенды да чыгып китте. Ә син бала өчен кайгырма. Сау-сәламәт балалар хастаханәдә озак тоткарланмый. Хәтта балалар йортына барып та җитә алмыйлар, бездән үк китәләр. Бала алырга теләүчеләр күп, үзең беләсең. Борчылма, баланы бүген-иртәгә гаиләгә алырлар», – дип тынычландырырга тырышты аны мөдир.

«Ничек шулай эшләп була соң? Әйбәт хатын-кызга охшаган, сау-сәламәт, тикшеренгән. Ягымлы үзе...» – диде Равилә.

«Ул безнең психолог кабинетыннан аты-юлы белән сүгенеп чыгып китте, менә сиңа ягымлы хатын-кыз! Равилә, юк-бар белән башыңны катырма. Аңлыйм, бу – күңелсез хәл, тик беренче мәртәбә генә түгел бит. Нишлисең, эшебез шундый», – диде мөдир.

Равилә мөдир кабинетыннан төшенкелеккә бирелеп чыкты. Ординаторлар бүлмәсенә керде. Авыруларны карап чыгарга кирәк, әнә «ашыгыч ярдәм» машинасы да килеп туктаган, кемнедер алып килгәннәр, күрәсең. Нишлисең, эшләргә кирәк.

...Өенә кайткач, Таңсылу диванга барып ятты да тәүлек буе урыннан тормады. Өйдә стеналар да ярдәм итә. Ә роддомда ялгызы гына ятарлык көче калмаган иде аның. Палатадагы күршеләре, табиблар, обход, анализлар, мөдир белән, психолог белән сөйләшү... Монда Таңсылу, ниһаять, үз уйларын тәртипкә китерер, үз-үзен, җан авазын ишетер. Теге бушлык беркая да юкка чыкмаган, тик тагын бер җан өшеткеч хис барлыкка килде – әйтерсең, ниндидер зур, салкын, тимер кул аны күкрәк турысыннан эләктереп алган да, як-якка җилтерәтә, тын алырга ирек бирми. Таңга кадәр саташып, боргаланып-сыргаланып ята торгач, Таңсылу, ниһаять, йокыга талды.

Төшендә әнисен күрде. Ул ятып торган кызына озак-озак карап торды, тик берни дәшмәде, кызын жәлләде. Күзләренә яшь бөялгән, ул кызына яратып, назлап карап тора. Ләкин Таңсылу торып, әнисенең кулына кагылырга теләгәч, әнисе тиз генә борылды да каядыр кереп югалды. Инде еракка киткәч, әнисе артына борылды һәм, әллә каян гына төсле туп алып, Таңсылуга ыргытты. Туп идәннән сикерә-сикерә тәгәрәп китте. Кинәт кенә Таңсылу ниндидер хәрәкәт шәйләп алды. Почык борынына җирән сипкелләр сибелгән ялбыр чәчле бер малай, шат көлеп, туп артыннан чаба. Балачагында гаилә фотоларын караганда, Таңсылуның нәкъ шундый ук сипкелләрне әтисендә күргәне бар иде... Малай Таңсылуның аягына килеп бәрелде. Таңсылу аны кулына күтәрде. Малай шатлыктан көлеп җибәрде һәм сөенеп: «Әни!» – дип кычкырды. Таңсылу карашын күтәрде һәм баланың үзенә таба сузылган кулларын күрде...

Таңсылу салкын тиргә батып уянды. Бераз исенә килергә теләпме, як-ягына каранып алды, вакытны карага дип, телефонына үрелде. Көндезге унике тулып киткән. Күпме йоклаган ул! Таңсылу сикереп торды, юынды, киенде дә, ут капкандай, фатирыннан йөгереп чыкты.

Равилә Саматовна ординаторлар бүлмәсендә кәгазь тутырып утыра иде. Акушерка, ишекне ачып, аңа дәште.

«Равилә апа, әйдә, чәй эчеп алабыз, әле тыныч, ул-бу юк. Алайса, кичкә таба берәрсе точно таба башлаячак», – диде елмайды акушер кыз.

«Минсез генә эчеп алыгыз инде, яме. Әле эчәсем килми», – диде Равилә тыныч кына.

«Һаман да шул Сафина өчен борчыласызмы? Чистый бөтен тынычлыгыгызны алды шул хатын. «Күке ана» инде, ни дисең аңа тагын», – диде акушер.

«Ярар, бар инде, чәең суына», – диде Равилә.

Кинәт ишек катында торган чандыр гына гәүдәне шәйләп алды Равилә.

«Ярыймы?» – дип сорады ул.

Кабинетка әкрен генә Таңсылу Сафина килеп керде. Равилә дәшми генә аның күзләренә карап торды. Акушерка Таңсылуга нәфрәтле караш ташлады һәм ниндидер төртмә сүз әйтергә дә әзерләнгән иде, тик аны Равилә вакытында бүлдереп калды. Аннан Таңсылуга карап елмайды.

«Акыллым бит ул! Әйдә, тизрәк мөдир янына керик!» – диде Равилә. Ул Таңсылуның нинди ният белән килгәнен сүзсез дә аңлаган иде инде.

...Язгы аяз көн. Паркта бала арбасы этеп йөргән Таңсылу язгы хуш исле саф һаваны сулап туя алмады. Паркны аркылы-буйлы йөреп, аяклары талчыккач, эскәмиягә килеп утырды. Улы йоклап яткан арбаны салмак кына селкетә-селкетә, паркта чыр-чу килеп уйнап йөргән балаларны күзәтте. Атынгыч, карусель тирәләре балалар көлүеннән гөр килеп тора, баш очында гына, агач ботакларына качып, кошлар язга сөенә-сөенә сайрый.

«Равилә Саматовна!» – ди эндәште Таңсылу парк сукмагыннан уйчан гына атлап барган табибны күреп.

«Таңсылу!» – диде Равилә дә шат елмаеп, аннан эскәмия янына килде. – Хәлләрегез ничек?»

«Бар да әйбәт. Әкренләп кенә үсеп ятабыз менә!» – диде Таңсылу.

«Аллаһка шөкер! Үзең дә бик әйбәт күренәсең, Таңсылу! Чәчәк аткансың», – диде Равилә, сөенеп.

«Рәхмәт, Равилә апа!» – диде Таңсылу.

Табиб арбада изрәп йоклап яткан сабыйга таба иелде һәм бәхетле елмайды.

«Хайт, бәләкәч! Әйдә, танышабызмы соң?» – дип, бармаклары белән әкрен генә аның битеннән сыйпап алды.

«Дзен» сайтыннан тәрҗемә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100