Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Безгә нур өләшүче яктылык алиһәсе ул» — Хәния Фәрхинең әнисенә 92 яшь

Бүген татар һәм башкорт эстрадасының легендар җырчысы Хәния Фәрхине якты дөньяга тудырган, кадерләп үстергән әнисе Фәния апага 92 яшь тулган.

news_top_970_100
«Безгә нур өләшүче яктылык алиһәсе ул» — Хәния Фәрхинең әнисенә 92 яшь
https://www.instagram.com/firuza_ibatullina/

Үзе исән булса, Хәния Фәрхи бүген чәчәкләр күтәреп әнисен гомер бәйрәме белән котларга ашыгыр иде. Кызганыч, җырлы гомере кыска булды. Җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина барлык балалары исеменнән дә әниләре Фәния апага бик матур теләкләрен җиткергән.

Бар җиһанда, күктә март кояшы нурын сипсә, өебез түрендә газиз әниебез үзенең бетмәс-төкәнмәс җылылыгы белән балаларына, оныкларына нур өләшуче яктылык алиһәсе. Буген аңа бары тик 92 яшь кенә. Безнең әниебез Башкортстанның Тәтешле районы, Салаевка-Салаелга кызы. Дәу әтием Хадидулла, Фәрхәнәнең беренче мәхәббәт җимешләре. Әтисе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала.12 яшьлек сабый кыз бала әнисенең дә, ике бертуганнарына да терәк булып кала. Кечкенә нәни куллары белән урак уру, усә төшкәч урман кисү, юллар төзү кебек авыр хезмәттә башкалар белән ул да тормыш арбасын тарта. Кечкенә буйлы, алсу йөзле, зәңгәр күзле кыз бик тә оялчан, тыйнак булып башкалар белән кичке уеннарга, аулак өйләргә дә йөрми. Әнисе Фәрхәнә гел генә сәләмәтлеккә туймау сәбәпле, бөтен йорттагы эш тә аның иңнәренә төшә. Инде чая, шук ахирәтләре берәм-берәм парланып бетсә дә, ул ашыкмый.

19 яшь тулса, ул заманы өчен карт кызга санала башлый. Тыныч холыклы кызны куптән инде авылның бик тә дәртле, усал, кулында ут уйнаткан, көрәшче, тальянда өздереп уйнаган, бик күп кызларның башын әйләндергән Салаюа авылының атаманы булган Фәрхлислам күңеленә салып куйган икән. «Фәния минем генә кәләш булачак», — дип үзенә үзе сүз биреп куя. Мәхәббәт утында янган чая ир-егет күрше авылга юл эшләргә барган Фәнияне «Әниең кайтырга кушты» дип алдалап, үз йортына алып кайта, кыскасы, урлый.

Шул ат арбасына утырып кайткан Фәния, Фәрхлислам 56 ел тормыш арбасын бергә парлап тарттылар. Өч кыз, өч улга гомер биргән газизләребезгә мең рәхмәт. Безнең гаилә тарихы купләргә таныш. Шуңа курә тәфссилләп язып тормыйм. Ә бары тик җаныбыздан кадерле, газиз, сөекле әниебезгә тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, балалар игелеге, оныклар шатлыгы һәм дә көн яктылыгын, кояш нурларын, без балаларын үз күзләре белән күреп, куллары белән назлап, акылы-зиһене төгәл, камил булып, иман нурларына коенып яшәвен телибез. Рәхмәт, мең рәхмәт инәү-алтыныбыз, — дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100