Баш редактор өстәлдәге пультның кнопкасына басып сорап куйды:
– Күгәрченем, керт әле шул «Аккош» газетасы журналисты белән миңа 2 чокыр кофе!
Массакүләм чараларыннан килгән кыз урнашкан тынлыктан файдаланып алды. Блокнотына карап, бирәсе сорауларын барлады, диктофонын әңгәмәдәше янына этеп кую өчен креслосын күчерде.
Ишек кинәт ачылып китте, һәм аннан арты белән алга борылган – подносын ишеккә тидермәс өчен – сәркатип апа дисәң, картрак бугай, 80 яшьләр тирәсендәге әби килеп керде. Сер бирми, җитез кылана, әйтерсең лә гомер буе стюардесса яки официант булып эшләгән.
– Элек бик тә популяр ансамбльдәге биюче! – дип, горурланып карап куйды ул каршысындагы гаҗәпләнүчегә. – Элек җөмһүрият башлыгының да һушын алган биюче-солистка!
Кабинет хуҗасы подностан бер чокыр кофесын чөмереп куйды.
– Биючеләр бит 30 яшькә хәтле генә бииләр дә пенсиягә чыгалар. Ә болар кая барсын? Типографиягә урнашып, зур дәрәҗәләргә ирешеп, исеме «Мактау тактасы»ннан төшмәгән, аннан соң безнең журналга чакыртылган, алдынгы хезмәт герое исеменә лаек булырдай кеше ул. Әле шул чакта Шәймиев белән төшкән фотосы да бар. Кем шундый хөрмәткә ирешкән әле? Андыйлар бик сирәк. Менә минем белән төшми бит әле килеп.
Шундый мактаулы сүзләр ишеткәч, әбиебез, шкаф яңагына тотынып, пируэт ясап алды.
– Күрдеңме, чудо! – диде баш редактор мактанып. – Татар биючеләре бер кырыйда торсын! Ул бит әле, пианинода уйнаган кебек, компьютерда текстлар баса, үзе әсәрләр яза!
Мондый сәркатипне каян табасың?.. Карагыз, пенсионер димәссең?! Аңа умырып акча түләүле дә түгел. Җимертеп
эшләсә дә... (Редактор пышылдауга күчте.) Хезмәт хакы – 15 мең, пенсиясе – 12. Бездә күп акча сораучы юк, шикаять язсалар, «үз теләге белән» дигән булып...
– Бездә дә шулай, – дип, журналист диктофонын сүндерде.