Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бездә булган чаралар белән җавап бирәчәкбез»: Путин Көнбатышка кисәтү ясады

news_top_970_100
«Бездә булган чаралар белән җавап бирәчәкбез»: Путин Көнбатышка кисәтү ясады
"Татар-информ" архивы

Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә РФ Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәнең ачык өлеше озак – 13 минут барды. Гадәттә, аның берничә секундын гына күрсәтәләр. Бу президентның Варшавага мөрәҗәгате аркасында шулай эшләнде – ул Польшага махсус хәрби операциягә кысылмаска киңәш итте. Бу турыда «Комсомольская правда» газетасы яза.

Барысы да Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкинның кыска докладыннан башланды.

«Безгә килгән мәгълүматларга караганда, рәсми Варшава Киевка Көнбатыш ярдәменең Украинага булыша алмавын әкренләп аңлый башлады. Моннан тыш, Украинаның җиңелүе – бары тик вакыт эше икәнен аңлау да барлыкка килә», – диде Нарышкин.

Польшаның «союздаш йөкләмәләре» сылтавы белән Көнбатыш Украинага гаскәр кертергә җыенуын да әйтте. Гомумән, ЕС «Литва – Польша – Украина бригадасы» санын арттырырга тели.

«Польша җитәкчелегенең шушы шактый куркыныч планнарын игътибар белән күзәтергә кирәк», – дип киңәш итте Нарышкин.

Путин Варшава планнары турында инде француз матбугаты да язуы белән килеште.

«Киев режимының Көнбатыш кураторларының контрһөҗүм буенча өметләре акланмаган. Бу контрһөҗүм турында узган айларда Украина власте бик кычкырып йөргән иде. Һәрхәлдә, әлегә нәтиҗәләре юк», – диде дәүләт башлыгы.

Россия Президенты әйткәнчә, «китерелгән» ресурслар, техника да, ялланган кешеләр дә фронтны өзәргә ярдәм итмәде.

«Шулар белән беррәттән махсус хәрби операция командованиесе профессиональ рәвештә эшли. Безнең солдатлар һәм офицерлар үз бурычларын үти», – дип мактады баш командующий.

Соңыннан Владимир Путин Көнбатыш техникасы турында сөйләде. Ул «мактаулы, ышанычлы танкларның януын» әйтте.

– Көнбатыш коралларын тагын да күбрәк куеп, сугышка кертергә мөмкин. Бу – безгә билгеле бер зыян китерә һәм конфликтны озакка суза. Ләкин, беренчедән, НАТОның арсеналы һәм кайбер дәүләтләрдә иске совет кораллары запасы инде шактый дәрәҗәдә бушап калган. Икенчедән, Көнбатыштагы җитештерү куәтләре техника һәм сугыш кирәк-яраклары резервларын тиз арада тулыландырырга мөмкинлек бирми, – диде Путин.

Ил башлыгы сүзләренчә, Украина армиясенең безнең позицияләргә һөҗүме «дистә мең кеше»не югалтуга китерә. Ә бу – илнең мобилизация ресурсларын киметә. Европада да, Украинада да кешеләр атыштан туя. Хәзер Америка конфликтны сузарга тырыша.

«Шул исәптән моның өчен кайбер Көнчыгыш Европа дәүләтләре лидерларының амбицияләрен дә кулланалар, алар инде күптән Россиягә карата нәфрәтне, русофобияне үзләренең төп экспорт товарына һәм үз эчке сәясәте коралына әйләндерде», – диде Россия лидеры.

Алга таба Владимир Путин Польша – Литва – Украина берләшмәсе төзү турындагы планнарга карата фикерен әйтте.

«Монда сүз ниндидер ялчылар җыены турында түгел, ә нәкъ менә Украина территориясендә кулланылачак даими, бердәм, җиһазландырылган хәрби берләшмә турында бара. Шул исәптән, Көнбатыш Украинаның иминлеген тәэмин итәр, ә асылда исә соңрак оккупация ясар өчен. Чөнки песрпектива ачык: әгәр поляк гаскәрләренең бер өлеше Львовка яки Украинаның башка территорияләренә керсә, алар шунда калачак та. Һәм мәңгегә калачаклар», – диде президент.

Путин Варшаваның кайчандыр инде шулай эшләгәнен дә искәртте. Гражданнар сугышы вакытында Польша «Россиянең кайбер тарихи губернияләрен аннексияләгән» була. 1938 елда Польша Чехословакия бүлегендә катнашкан. Ә мондый «агрессив сәясәт» 1939 елда илне бүлү белән төгәлләнә. Һәм без соңыннан гына күрше дәүләткә бәйсезлеген кире кайтарырга ярдәм иттек.

«Сталин позициясе ярдәмендә Польша Көнбатышта, Германиядә шактый җир алды. Бу – нәкъ шулай, хәзерге Польшаның көнбатыш территорияләре – бу Сталинның полякларга бүләге», – диде Путин.

Россия лидеры Киев сәясәтчеләрен «үз тиреләрен саклап калу өчен барысына да әзер» булулары өчен гаепләде.

«Алар бөтен нәрсә белән – кешеләр белән дә, җир белән сату итәчәк. Нәкъ үзләренең идея тарафдарлары – петлюрачылар кебек үк. Алар 1920 елда Польша белән яшерен конвекцияләр төзегән, шуның буенча хәрби ярдәм өчен Польшага Галиция һәм Көнбатыш Волынь җирләрен биргәннәр», – диде дәүләт башлыгы.

«Польша лидерларына килгәндә, күрәсең, алар НАТО астында ниндидер коалиция төзергә һәм Украинадагы конфликтка турыдан-туры тыкшынырга, ә аннары үзләренә «майлырак калҗа» эләктереп калырга, үзләре санаганча, үзләренең тарихи территорияләрен – бүгенге Көнбатыш Украинаны кире кайтарырга өметләнә. Аларның Белоруссия җирләре турында хыялланулары да бик яхшы билгеле»», – диде Путин.

Президент әйтүенчә, әгәр Киев Көнбатыштагы территорияләрен биреп Варшавадан котылырга теләсә, Россия моңа кысылырга планлаштырмый. Ә менә Белоруссия белән мондый фокус барып чыкмаячак.

«Белоруссиягә каршы агрессия башлау – бу Россия Федерациясенә каршы агрессияне аңлатачак. Без моңа каршы үзебездә булган чараларны кулланып җавап бирәчәкбез», – дип кисәтте Путин.

Көнбатыш «Украинаның туп ите» белән бергә гадәти полякларны да «чыгым материалы» буларак кулланырга тели, дип өстәде ул.

«Бер генә нәрсә әйтәм – бу бик куркыныч уен, һәм мондый планның авторларына нәтиҗә турында уйланырга кирәк», – дип кисәтте президент.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100