Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бездә барысы да әйбәт...»: Донбасста фронт янындагы шәһәрләрдә ничек яшиләр

2022 елның 23 сентябрендә Татарстан Лисичанск шәһәрен шефлыкка алды. Февраль аенда волонтерлар белән бергә Луганск Халык Республикасына «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты Светлана Белова һәм фотограф Михаил Захаров та барды.

news_top_970_100
«Бездә барысы да әйбәт...»: Донбасста фронт янындагы шәһәрләрдә ничек яшиләр
Мария Ефремова

«Татар-информ» журналистлары Лисичанскины торгызуга кураторлык итүче ТР вице-премьеры Евгений Варакин белән берлектә, җирле хастаханәдәге медперсонал белән аралашты. Шулай ук татарстанлылар Лисичанскига җибәрелгән гуманитар ярдәм пунктында булдылар. Корреспондентлар тагын берничә фронт яны шәһәрен күреп кайтты.

Артиллерия һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән йортлар янәшәсендә гадәти тормыш дәвам итә. Урамнарда кешеләр күп күренми, шулай да балаларны, елмаючы җирле халыкны һәм ышаныч белән күзгә карап торучы этләрне очратырга мөмкин. «Сез монда ничек яшисез?» – дигән сорауга: «Бездә барысы да әйбәт», – дигән җавап ишеткәч, гаҗәпләнү дә, соклану хисе дә туа.

Кайнар сугыш барган Луганск Халык Республикасы шәһәрләренә ничек итеп тыныч тормыш кайта һәм Татарстан Лисинчанскига нинди ярдәм күрсәтә – бу хакта безнең фоторепортажда.

Кыска ял. Волонтер Мария Еремова һәм батальондагы Ася исемле песи

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Фронт яны шәһәрләренең берсендә торак йорт диварлары янында калган БТР

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Су алырга. Җирле халыкка атнага 2-3 тапкыр эчәргә яраклы су алып киләләр

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Лисичанскида ут астында калган йорт. Җимерелмәгән фатирларда кешеләр яшәвен дәвам итә

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

«Ничек тә исән калырга тырышабыз...» Җирле кеше велосипедта эчәргә яраклы су алып бара.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Кайчандыр зур сәүдә үзәге булган бина 

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Луганск юлларындагы баннерлар. Аларда Россиягә рәхмәт һәм анда яшәү өстенлекләре турында сүзләр урын алган.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

«Тынычлык үзәне» бистәсе янындагы тукталыш. Ватылган техника калдыклары череп ята

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Лисичанскида мәдәният сарае янындагы балалар мәйданчыгы. Шәһәрдә балалар аз калган, әмма мәйданчыклар һичшиксез торгызылачак

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Сталин чорындагы капиталь төзелеш тә артиллерия һөҗүмнәренә чыдый алмаган. Лисичанск мәдәният сарае

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Лисичанск үзәгендәге бина. Кызлар мондый шартларда да матур киенергә тырышалар

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Тыныч вакытта Лисичанск бик матур шәһәр булган – монда рельеф бизәкле бик күп йортлар бар

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Лисичанскидагы мемориал янында Мәңгелек ут

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Кайбер йортлар утка тотылганнан соң чыккан янгыннар нәтиҗәсендә бик нык зыян күргән

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Евгений Варакин – Татарстан Премьер-министры урынбасары. Хәзер ул Лисичанскига республика тарафыннан күрсәтелгән барлык ярдәм мәсьәләләре буенча кураторлык итә

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

«Күпме кирәк, шуның кадәр калачакмын!» Чаллыдан лор табибы Раушан Лисичанск балаларын карый. Шәһәрдә балалар өчен табиб-белгечләр җитми, педиатрлар гына калган

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Лисичанскида яшәүчеләр гуманитар ярдәм күрсәтү үзәге янында кайнар ризыкка чиратта торалар. Татарстан волонтерлары көн саен 5 меңгә якын порция тарата

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Шарон кушаматлы эт. Кайбер кешеләр, шәһәрдән киткәндә, йорт хайваннарын монда калдырганнар. Хәзер аларны калган шәһәрлеләр һәм волонтерлар ашата

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Электрсыз, сусыз, җылылыксыз, әмма яшәргә өмет белән

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Лугански шәһәре янында

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

«Точка У» ракетасы шартлаган урын. Шартлау дулкыны тимер юлдагы вагоннарны аударган

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Пулялар белән тишелеп беткән тукталыш. Кирпеч йорт аякта калган, ләкин тәрәзәләрсез һәм түбәсез 

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Попаснаяда Украина кораллы көчләренең җимерек танкы. «Татар-информ» фотографы, хуҗасыз калган мәчеләрне ашату өчен, үзе белән мәче ризыгын алган иде

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Попаснаядагы һөҗүм астында калган чиркәү. Кыңгырау манарасы исән калган

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

«Поп» кушаматлы сугышчы безнең корреспондентларны озата йөрде. Үзең генә хәрәкәт итү куркыныч

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Попаснаяда җимерелгән гыйбадәтханә стеналарында исән калган мозаика

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Попасная – зур тимер юл шәһәре. Тыныч тормышта бу – Тимер юлчылар мәдәният сарае булган

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Попаснаяда сугыш барышында ут астында калган скульптура

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Попасная үзәге, торак йортлар. Җирле халык калмаган диярлек

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Попаснаяда Казанда туып-үскән ханымны очраттык

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Тимер юл вокзалында бер генә исән бина да калмаган

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Тимер юлга төшеп кадалган ракета койрыгы. Поездлар монда күптән йөрми, рельслар күгәреп беткән

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Буржуйка – фронт яны шәһәрләрендә төп ярдәмче: җылынырга да, су кайнатырга да. Мичләрне шул исәптән Татарстаннан да алып киләләр

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Саклану сызыгы. Фронт чигенсә, монда саперлар һәм авыр техника эшләячәк

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

Анда-монда ташландык уенчыклар очрый. Аларның хуҗалары күптән эвакуацияләнгән

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100