Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бездә әле дә Советлар Союзы" - Алексеевск районының "Алга" колхозында 3 кыз комбайнда эшли

Игеннәр өлгереп, көзге җыю вакыты җиткәч, күп кызлар кырга Instagram өчен фото төшергә барса, Алексеевск районының “Алга” колхозы кызлары иртән торып кырга эшкә чыга. Зилә, Әдилә һәм Айгөл әтиләре белән комбайнда эшли. Егетләрнең комбайнчы булып эшләве горурлык булган бер заманда бер колхозда өч кызның комбайнда эшләве - үзе бер могҗиза.

news_top_970_100
"Бездә әле дә Советлар Союзы" - Алексеевск районының "Алга" колхозында 3 кыз комбайнда эшли

"Өч кыз" әкиятме? Юк, чынбарлык!

"Татар-информ" хәбәрчеләрен Алексеевск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Урта һәм Түбән Тигәнәле авыллары янындагы басу янына алып килде. Бу җирләр "Алга" колхозына керә. Монда уңыш югары - гектарыннан 51,7 центнер тәшкил итә. Идарә җитәкчесе шушы мәгълүматларны җиткергән арада "Алга"ның җитәкчесе Тәлгать Хаматшин да килеп җитте. Басуда комбайннар, аларның өчесендә комбайнчы ярдәмчесе булып кызлар эшли. Үз күзләребез белән күргәнче өч кыз эшләвенә ышанмадык. Әмма безнең янга җитеп туктаган комбайннардан, дөрестән дә, өч кыз чыкты. Аларның һәрберсе белән дә таныштырабыз.

Зилә: монда тузан, әмма эшнең бөтен яме шунда!

Ул арада кырда әтиле-кызлы Ирек һәм Зилә Вәлиуллиналар экипажы идарә иткән “Дон” комбайны күренде. 

Ирек Вәлиуллин - күпьеллык стажы булган комбайнчы. Үзенә ярдәмгә дип кечкенәдән техникада эшләргә кызларын өйрәткән. Башта Ирек әфәндегә ярдәмгә олы кызы Ләйлә килгән булса, хәзер кече кызы Зилә дә буйга җиткән. Ләйлә - “Мисс Татарстана – 2016” бәйгесенең финалчысы. Татарстан гүзәленең комбайнда эшләве турында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов былтыр Министрлар Кабинеты трибунасыннан игълан иткәч тә, моңа күпләр ышанмаган иде. Әмма бу хәл дөрес булып чыкты - республиканың иң матур кызларының берсе комбайнчы булып эшли! Ләйлә үз гомерен комбайнчы һөнәренә багышланмаган - ул хәзер "Эфир” телеканалында эшли. Алай да авылны ташламаган - сентябрь аенда Зиләнең укулары башлангач, ял алып, әтисенә ярдәмгә кайтырга ниятли.   

Ирек Вәлиуллин кызы Зилә белән

- Кыз кеше, үз туганың белән эшләү дигәндә мин бернинди дә аермасын күрмим. Башта олы кызым белән эшләдем, ә хәзер кече кызым янымда. Алар миңа якын. Шул кирәк, шуны бир дисәң, дөресен алып бирәләр. Өйдә дә, эштә дә безнең бер беребезгә бер үк мөнәсәбәт. Техника белән җенләнгәч, әти кеше нинди, балалары да шундый булырга тиеш дип саныйм, - диде Зиләнең әтисе Ирек Вәлиуллин.

"Әтигә ярдәмче кирәк булды да, башта апам эшләде, хәзер дә ул эшли. Әлегә аның урынына мин чыгып торам, - дип аңлатты Зилә ни өчен бу эшкә керешүен.  - Әти башта өйрәтте, бу - "молоток", бу- "зубило". Миңа кыен булмады, безне "тимерчеләр" гаиләсе диләр. Өйдә дә гел техника, гел тимер арасында булгач, бу эш безгә авыр тоелмады", - диде ул.. 

Комбайнчының вакыты тыгыз, без Ирек әфәнде белән озак сөйләшә алмадык. Ул Зиләне безнең белән калдырып, эшенә кереште.

Кыз кеше клубта да, кырда да матур калырга тырыша. Әмма комбайнчы кызларга бизәнергә кирәк түгел - аларны хезмәт бизи.    

- Эшкә бизәнеп чыгасызмы, - дип сорадым Зиләдән.

Зилә әйтүенчә, эш җиденче яртыларда башлана. "Комбайннарны карыйбыз, өрдертәбез, чистартабыз, майлыйбыз һәм сигез белән тугызларга таба кырга чыгабыз", - дип сөйләде ул.


Зилә Түбән Тигәнәле авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киткән. Анда ул кунакханәләрдә хезмәт күрсәтү һөнәрен үзләштерә. "Киләчәктә үземне шул өлкәдә дә күрәм, әмма иң элек комбайн йөртергә таныклык алу өчен укырга кирәк", - дигән теләген белдерде.  


Әдилә: егетем комбайнда эшләвем белән горурлана!

Зилә белән сөйләшеп торганда икенче "Дон"да тагын бер әтиле-кызлы экипаж - Габдрахмановлар безнең турыга килеп җитте. Аларның эше бик тыгыз иде - әти кеше безнең белән сөйләшергә төшә алмады, кызы Әдиләне генә җибәрде.

Кырда комбайнның ватылуы - гадәти хәл. Минем: "Комбайнны төзәткәндә сез дә ярдәм итәсезме", - дигән соравыма Әдилә:

Әдилә хәзерге вакытта Казанның Сәүдә-икътисад техникумында укый. Әмма ул үзен сәүдә өлкәсендә күрми. Шулай ук, комбайннарны үлеп яратса да, үзен киләчәктә авылда да күрми. 

- Авылда рәхәт, әмма эш юк, өскә күтәрелеп булмый, - диде ул. Әмма ничек кенә булмасын, быел беренче тапкыр комбайн йөртеп караган Әдилә,  алдагы елларда да җәй айларында әтисенә ярдәмгә кайтырга әзер.

Билгеле, яшь кешенең кич чыгасы килә, әмма кызларның, моңа вакыты да калмый, ардыра да. 

- Кич белән алай чыккан юк, - диде Зилә. 

- Көн буе эшләп кайткач, йоклыйсы гына килә, - ди Әдилә.  

Ир-ат һөнәрен сайлау еш кына кызларның егетләренә ошап бетми, ә Әдиләнең егете аның бу һөнәрне сайлавы белән горурлана икән. 


Зилә һәм Әдилә белән сөйләшеп торганда иске типтагы комбайн - "Нива" туктады. Монысында "Алга" колхозының өченче комбайнчы кызы Айгөл икән. Аның да әтисе безнең белән сөйләшә алмады - кызын безнең янга җибәрү өчен генә туктап алды да, эшкә кереште.

Айгөл: бер авырлыгы да юк!

Айгөл Мөхәммәтҗанова әле 10 сыйныфны гына тәмамлаган. Советлар Союзы заманында чыгарылган иске типтагы “Нива” комбайнын йөртә. Айгөл эшләгән комбайн аның үзеннән дә өлкәнрәк! 

 Айгөл ул комбайнчы ярдәмчесе булып инде икенче сезон эшли. Ул быел 11 сыйныфка бара, димәк, аның әле Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырасы бар. БДИны ничек кенә тапшырса да, “тормыш имтиханын” ул бары тик 5 легә генә тапшырыр, чөнки комбайнны йөртә белгән татар кызлары беркайчан да югалып калмый, бары тик “Алга” гына бара.


Кызлар да булдыра, егетләр дә!

“Алга” колхозында җиң сызганып егетләр дә эшли. Кызлар белән сөйләшеп торган арада Зилә белән Әдиләнең классташы Әлфис Әхмәтов та килеп сүзгә кушылдыУл хәзерге яшьләрнең тормыш рәвеше, кызыксынулары белән килешеп бетмәвен әйтте. 

- Хәзер яшьләр компьютерда утыра, - дип, шул рәвешчә гомерләрен уздырган яшьтәшләрен тәнкыйть итте егет. Әлфис фикеренчә, теләге һәм оста куллы булган яшьләр комбайнчы һөнәрен тиз үзләштерә ала.


Кызлар белән әңгәмә корырга кырга Алексеевск районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе рәисе Газинур Мусин да килде. Эштә алмаш үсеп килүенә горурлануын яшермәде.

- Безнең яшь ярдәмчеләр мәктәп эскәмиясеннән үк безгә килә. Алар комбайнчыдан 70% хезмәт хакын ала. Бездә шулай эшләүчеләр бар иде, менә инде аларга да алмаш үсеп җитте. Бу бик шатлыклы күренеш. Әти-әниләре белән комбайн янында үскән балаларга бу һөнәр аеруча күңелләренә якын, - ди ул.


"Алга" - Советлар Союзы утравы

“Алга” – районда сакланып калган ике колхозның берсе. Кайбер районнарда комбайн ярдәмчесе булып эшләгән  яшь егетләрне дә күреп булмый, ә “Алга” колхозында берьюлы 3 кыз эшли. Моңа гаҗәпләнергә һәм сокланырга гына кала.

Мәктәп укучыларының колхозга эшкә килүе совет заманнарында булган, әмма инде хәзер онытылган дип әйтерлек күренеш. Ә "Алга" хуҗалыгында бар да шул замандагыча. Әмма искечә дип әйтергә тел әйләнми, чөнки хуҗалык алдынгылар рәтендә.

"Алга" хуҗалыгы - искечә, Советлар Союзы заманындагыча тәртип белән яшәүче бик аз санлы хуҗалыкларның берсе. Ул элеккечә "колхоз" дип атала. Хуҗалык бернинди "ООО", "АО" ларга да әйләнмәгән, совет заманындагыча, хуҗалыкның хуҗалары - анда эшләүче кешеләр. Җитәкче - элеккечә рәис дип атала, ул сайлап куела, ел саен эшчеләр алдында хисап тота. Хуҗалыкта куәтле чит ил техникасы да юк, элекке "Дон", "Нива"ларда эшлиләр. Колхозда яңа терлек фермалары да салалар. 

“Алга” колхозы рәисе дә яшь ярдәмчеләре булуына горурлык хисе белән карый: 


Хуҗалык рәисе әйтүенчә, комбайнда эшләргә бөтен кеше теләк тә белдерми.

-  Хәзерге яшьләрнең күзаллавы башкача. Ә болар кечкенәдән шундый тәрбия алып үскән. Комбайнчы ярдәмчесе булырга үзләре омтыла. Комбайнга беркемне дә чакырып китереп булмый, - диде Тәлгат Хамматов. 

Совет заманындагыча эшләү системасын саклап калуны хуҗалык җитәкчесе уңай бәяли. "Әтисе комбайнда эшли, баласы шул ук эшкә килә. Без шул традицияләрне саклап калдык", - дип аңлатты ул.

Комбайнда әтиле-кызлы, әтиле-уллы эшләүнең тагын бер уңайлы ягы - Комбайнчы белән комбайнчы ярдәмчесе алган хезмәт хакы тулаем гаиләдә кала. 

"Әти белән кыз акчаны бергә кушалар да ипинең тоннасы 90 сум белән чыга. Бер бункер тутыра икән - 450 сум була", - диде Тәлгат Хамматов.

“Тормышта комбайн белән бәйле булган күңелсез очраклар да күп булды. Аллаһы Тәгалә дә “Сакланганны саклармын” дигән. Комбайнчыларга машинаны сүндермичә балаларны якын китермәскә дип әйтелеп куелган. Һәр көнне өлкән инженер “бишминутлык” үткәрә. Шунда күпме эшләгәннәрен таныштырабыз һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәбез”, - дип сөйләде “Алга” колхозы рәисе.   

Кызларның озаклап сөйләшеп торырга вакытлары юк, алар комбайннарына ашыкты. Һөнәрләрен авыр, әмма кызыклы дип санауларын, шуңа күрә комбайнчы һөнәрен башкаларга да киңәш иттеләр. 

Көн саен туган ягыңның уңдырышлы кырларында эшләү, илең, милләтең табыннарын пешкән ипи белән баету эшне җиңеләйтә, горурлык хисен арттырадыр, мөгаен.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100