Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бездә бүген дебют» — Ландыш Нигъмәтҗанова уртанчы улының җырлаганын күрсәтте

Гомәр моңа кадәр гел абый-апалары янында тыпырдап биеп йөри иде.

news_top_970_100
«Бездә бүген дебют» — Ландыш Нигъмәтҗанова уртанчы улының җырлаганын күрсәтте
https://www.instagram.com/landyshnigmatjanova/

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның балалары да үзләреннән калышмыйлар. Ләйлә белән Әнвәрнең берсеннән-берсе матур, озын көйләрне җырлаганын Ландыш инстаграмга гел куеп тора. Төпчекләре Каюмның да үз телендә җыр көйләгәнен күргәнебез бар. Ниһаять, чират моңа кадәр абый-апалары җырлаганда гел биеп кенә йөрүче уртанчы малай Гомәргә дә җиткән. «Бүген бездә дебют», — дип, Ландыш Нигъмәтҗанова Гомәрнең «Кояш гомере» җырын башкарганын видеога төшергән.

«Бик дөрес, күпме биергә була инде, күптән вакыт», «Бигрәк талантлы инде балаларыгыз», — дип үсендергәннәр иҗади гаиләне. Оныклары белән бик күп вакытын үткәрүче, аларны гармунда уйнап җырлатучы бабайларына да (Ландышның әтисе) мактау сүзләре яуган.

Ә алдагы постта әнисе Гомәрне бик ихлас итеп туган көне белән котлаган.

«Бүген безнең Гомәребезнең туган көне. Улым! Бәхетле, тәүфыйклы бул. Гел шундый "җайлы» кеше булып кал, нәрсә дисәң дә «ярар» диюче малаебыз. Сине бик нык яратабыз», — дигән ул.

«Ландыш, ул бала дөрес эшли бөтен нәрсә белән ризалашып. «Ярар“ның башы авыртмый диләр татар халкында»;

«Туган көне белән матур җегетне! Әти-әнисенең горурлыгы булсын»;

«Котлыйбыз сезне. Балаларыгыз тәртипле, тәрбияле. Алдагы көндә дә гел шулай булсыннар. Гомәр үзенә бер төрле холыклы»;

«Минем оныкларым күп. Бәлки очрашырбыз да әле, дөнья хәлен белеп булмый. Бик акыллы малайлар, күз тимәсен», — дигәннәр.

Ә бер апа Гомәргә гел алай бөтенесе белән ризалашып тормаска киңәш иткән. «Гомәр улым, гел ярар дип кенә яшәмә. Киләчәктә ул „ярар“лар бик авырга килә. Мин дә гаиләдә икенче бала, үземнән беләм», — дигән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100