Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бездә ал да гөл, калганын үзең бел» - Чаллыда татар мәгарифе ни хәлдә?

Узган уку елында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать юллаган идем. Анда сүз татарча белем бирергә тиешле Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе турында иде. 

news_top_970_100
«Бездә ал да гөл, калганын үзең бел» - Чаллыда татар мәгарифе ни хәлдә?

Президент аппаратыннан әлеге мөрәҗәгать Чаллы шәһәре башлыгы Наил Мәһдиевкә җибәрелгән. Нәтиҗәдә, рәсми җавап Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов исеменнән килде. Эчтәлегеннән күренгәнчә, гимназияне тикшермичә генә шома җавап бирелгән. 

Мөрәҗәгатьтә мин гимназиядә урысча дәреслекләр, эш дәфтәрләре кулланулары, укытуның күпчелек сыйныфларда урысча яки урысча-татарчалы булуы, 6нчы «А», «Б», «Г» сыйныфлары татарча дәреслекләр белән тәэмин ителмәве турында язган идем. Р.М. Хәлимов миңа «гимназиядә бүгенге көндә татар телендә белем бирү „юл картасы“ нигезендә алып барыла», «эш дәфтәрләре куллану безнең программада каралмаган», «укучылар татарча дәреслекләр белән тәэмин ителгән», дип җавап биргән. Ләкин мәгариф идарәсенең егерме ел буенча «бездә ал да гөл» дигән буш куык отчетлары белән безне, гимназия укучыларының ата-анасын алдап булмас.

Шулай да 6нчы «А», «Б», «Г» сыйныфларында нинди телдәге дәреслекләр белән укытуларын тагын бер кат белештем. Һәм аларның урыс телендә булуы кабат расланды. Әйтергә кирәк, дәреслекләр урысча булса да, беренче яртыеллыкта, математикадан тыш кайбер фәннәрдән белем татар телендә дә бирелде. Ләкин татарча белем бирү шартлары тудырылмау барыбер үзенекен итә — укытучылар урысча гына укытуга каера. Мәсәлән, миңа сөйләүләренә караганда, гыйнвар аенда әлеге сыйныфларның берсендә укытучы балалардан: татарча белем биримме, әллә урысчамы, дип сораган икән. Һәм укучылар «урысча, урысча», дип кычкырган булган. Нәтиҗәдә укытучы җайлы гына урыс телендә укытуга күчкән. 

Һаман шул дәреслек...

Р.Хәлимов җавабында, «укучыларның милли аңын үстерү максатыннан, гимназиядә даими рәвештә тематик очрашулар үткәрелә, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында татарча фильмнар карала, класс сәгатьләре үткәрелә», диелгән. Белүемчә, уку елы дәвамында андый берничә очрашу, 3-4 фильм карау оештырыла. Бу гына әз, әлбәттә. Милли үзаңны уяту мәсьәләсенә кагылышлы җанлы сөйләшүләрне һәр сыйныф сәгатендә алып барырга кирәк… Башлангыч сыйныф укытучылары, озайтылган көн вакытының бер өлешен файдаланып, миллилек темасына сөйләшүләр алып бара ала. Ул ура-патриотизмга корылган «Безнең армия — иң көчле армия!» дигән рәсем конкурслары милли үзаңны күтәрү түгел, ә сугыш темасы белән мавыгу гына.

«Әйләнә-тирә дөнья фәне дәресләрендә Россия тарихы, рухи кыйммәтләре белән беррәттән, татар халкының милли кыйммәтләре, тарихы белән дә таныштырыла», дигән Р.М. Хәлимов. Асылда укытучылар программадан тыш бернинди өстәмә белем-тәрбия бирми. Әйләнә-тирә дөнья фәне дәреслеге дә татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын чагылдырмый. Шуңа күрә 2017 елда ук «Безнең балаларны белем алырга яраклы әйләнә-тирә дөнья дәреслеге белән тәэмин итүегезне сорыйбыз», - дип Татарстан җитәкчеләренә хат юллаган идек. Һаман шул дәреслек. Берни үзгәрми.

Р.М.Хәлимов җавабында «гимназиянең башлангыч сыйныфларында контроль һәм мөстәкыйль эшләрнең, тестларның, өстәмә биремнәрнең барысын да укытучылар татарчага тәрҗемә итеп кулланырга тырышалар», дип тә язган. Кем генә тырыша икән? Алар барысы да диярлек урыс телендә бирелә. Хәтта татар теле һәм әдәбиятыннан өй эшләре электрон көндәлеккә күпчелек очракта урыс телендә генә языла. Менә сиңа татар гимназиясе…

Татар теле һәм әдәбиятыннан өй эшләре электрон көндәлеккә күпчелек очракта урыс телендә генә языла. Менә сиңа татар гимназиясе…

Берничә ел элек, еллык контроль эшләр (арадаш аттестация) ни сәбәпле урыс телендә дип сорагач, Мәгариф министрлыгыннан урысча килгәнгә күрә, дип әйттеләр гимназиядә. Шуннан соң, министрлыкны тәнкыйтьләп мәкаләләр яздым. Минем җан атуларым каз өстенә су сипкәндәй генә булды — ул вакытта Мәгариф министрлыгының кылы да селкенмәде. Баксаң, гимназия җитәкчелеге миннән дөреслекне яшергән икән. Ниһаять, күптән түгел Мәгариф министрлыгыннан: «…арадаш аттестация эшләренең формасы, үткәрү тәртибе белем бирү оешмасының уку планында күрсәтелә һәм мәктәп җитәкчелеге тарафыннан раслана, биремнәре методик берләшмә утырышларында карала», диелгән хат алдым. Димәк, татар гимназиясе җитәкчелеге, еллык контроль эшләрне туган телдә эшләү мәсьәләсен ничәмә-ничә ел үзе хәл итмәгән булып чыга.

Күренеп тора, минем мөрәҗәгатьләрне Президент аппаратыннан Чаллы хакимиятенә төшерүдән бернинди мәгънә юк. Р.М.Хәлимов шомадан-шома җаваплар әвәләп тора. Һәм, кайбер мәсьәләрне урыннарда хәл итеп тә булмый. Мәсәлән, татар телендә методик ярдәмлекләр, мәсьәлә җыентыклары, электрон әсбаплар, эш дәфтәрләре чыгаруны.

Татар мәктәпләренә, шул исәптән 2нче гимназиягә татарча укытуны кайтару эшен Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның үзе җитәкләве кирәк. Шул чакта гына татар мәгарифендә уңай якка үзгәрешләр башланыр.

21 укучыны башка мәктәпләргә борып җибәргәннәр

Алда язылганнарны да мөрәҗәгать буларак Татарстан җитәкчеләренә юлладым. Миңа җавап бирү өчен әлеге мөрәҗәгать Мәгариф һәм фән министрлыгына, Чаллы Башкарма комитетына җибәрелгән.

Чаллы Башкарма комитетыннан җавап кабат Р.М.Хәлимовтан килде. Тагын дөреслеккә якын да килмәгән шома җавап. Мәсәлән, анда: «Татар мәктәпләренең 1-6нчы сыйныфларында туган телдә (татар телендә) белем алуга юнәлтелгән „юл картасы“ нигезендә 9 татар мәктәбендә барлык фәннәрне дә татар телендә укый торган сыйныфлар тупланган», — диелгән. Контроль эшләрне татар телендә бирүне оештырмаган ул мәктәпләрдә кайдан килеп татарча белем бирү булсын инде!  

Соңгы елларда Чаллы мәгариф идарәсеннән 11 гомуми урта белем бирү учреждениесендә белем һәм тәрбия бирү татар телендә алып барыла, дип җавап бирәләр иде. Инде менә хәзер туган телләр елында андый мәктәпләр 9га гына калган булып чыкты. Чынбарлыкта аларында да татарча белем алучы сыйныфлар юк дияргә була. Мәсәлән, минем онык 18нче мәктәпнең татар саналган сыйныфында укый. Узган уку елында анда хәтта сыйныф сәгатьләре урыс телендә барган икән. Сыйныф җитәкчесе ара-тирә генә татарча сүз кыстырып ала ди. Менә шулай су кушып сөт арттыралар.

Р.М.Хәлимовның әлеге җавап хатыннан күренгәнчә, ул мәктәп җитәкчеләре белән март аенда әңгәмә үткәргән һәм алар алдында 2021-2022 уку елында фәннәрне татар телендә укыту сыйныфларын арттыру бурычы куйган икән. Чынбарлыкта хәлләр ничек тора соң? 2021-2022 уку елында Чаллы шәһәренең 2нче татар гимназиясендә өч 1 сыйныфка барлыгы 96 укучы кабул ителгән. Шул ук вакытта, гимназиягә укырга керергә 117 гариза тапшырылган булган. Киләсе уку елында дүрт 1 татар сыйныфы ачасы урында, 21 укучыны башка мәктәпләргә борып җибәргәннәр. Кайда монда татар сыйныфларының санын арттыру?

2014-2015 уку елында гимназиядә татарча укырга биш 1 сыйныф кабул ителгән иде. Ул вакытта гимназиядә аларга бүлмә табылды, ә хәзер юк, имеш… Югыйсә, ул биш сыйныф 2 ел элек 4кә генә калды. Бу бер бүлмә бушаган дигән сүз бит.

Шартлар җитмәвен президентка җиткерергә кирәк

Алда әйтелгән Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән җавап хатын министр урынбасары М.З.Закирова имзалаган. Хатның башында ук: «Белем бирү оешмасы туган телдә белем алу өчен шартлар тудыра», — диелгән. Ләкин тормыш күрсәтүенчә, татар мәктәпләре ул шартларның яртысын да тудыра алмый. Мәсәлән, министрлык җавабында татар телендәге методик ярдәмлек, мәсьәлә җыентыклары чыгару нәшриятләр тарафыннан башкарыла, дип әйтелгән.

Ә моны аерым бер мәктәп, әйтик, 2нче гимназия сыйфатлы итеп эшли аламы? Юк, әлбәттә! Ул барлык татар мәктәпләреннән заявка җыеп, министрлык татарча дәреслекләр чыгарган кебек, үзәкләштереп эшләнергә тиеш. Инде, әйтик, башлангыч сыйныф укытучылары өчен әйләнә-тирә дөнья һәм математика фәннәреннән татарча методик ярдәмлекләр (һәр дәрескә эшкәртмәләр) чыгарылса, өстәмә биремнәрне, тестларны, мөстәкыйль һәм контроль эшләрне дәрестә татар телендә бирү барлык татар мәктәпләре өчен хәл ителер иде. 

Ләкин монда төп мәсьәлә — татар мәктәпләре директорларына заявка бирдертүне оештыру. Мәктәпләр бит татарча дәреслекләр дә алдыртмый, урысча укытуны өстен күрә. Әмма мәгариф министры булып Энгель Фәттахов эшләгәндә уку йортлары татарча дәреслекләргә заявка бирә башлаган иде. Ул вәкаләтем җитми дип кул кушырып утырмады, директорларны эшләтү җаен тапты. 

Нигәдер М.З.Закирова җавабында татарча эш дәфтәрләре булдыру турында бер сүз әйтелмәгән. Аны укытучылар һәр «татар» мәктәбендә диярлек, шул исәптән 2нче гимназиядә дә, ата-анага сатып алдырта һәм шуның белән урысча белем бирә. Бу очракта да, татар мәктәпләреннән заявка алуны оештырып, татарча эш дәфтәрләре чыгаруны хәл итәргә кирәк.

Әлбәттә, алда әйтелгән эшләрне башкару өчен шактый акча таләп ителә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов март аенда ул: «Безгә чиста татар мәктәпләре кирәк», — дип белдерде. Шулай булгач, акча бүленеп бирелер дигән өмет бар. Моның өчен мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә татар телендә белем бирү өчен кирәкле шартлар җитмәвен президент Рөстәм Миңнехановка ачыктан-ачык җиткерергә тиеш.

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә татар телендә белем бирү өчен кирәкле шартлар җитмәвен президент Рөстәм Миңнехановка ачыктан-ачык җиткерергә тиеш.

Тирән сөреп боздылар

«Сезнең укучылар өчен туган телдә контроль биремнәр җыентыгы булдыру зарурлыгы турындагы мәгълүматыгыз эшкә алынды», диелгән министр урынбасары җавабында. Монысы уңай күренеш, әлбәттә. Бу гамәл яңа буын татар теле дәреслекләре кебек ярты юлда калмасын иде — алар әлегәчә 2нче гимназиягә килеп җитмәгән.

М.З.Закированың җавап хатында, 2нче гимназия укытучыларының әйләнә-тирә дөнья фәне буенча эш программалары тикшерелгәне турында да әйтелгән. Һәм гимназия җитәкчелеге алдында 3-4 сыйныф программаларын контрольгә алу бурычы куелган икән.

Ләкин шунысы кызганыч, Мәгариф министрлыгының тәкъдим-бурычлары гадәттә үтәлми кала бирә. Мәсәлән, өч ел элек М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә ачылачак 1нче «Б» сыйныфында инглиз теле 11 сыйныфка хәтле тирәнтен өйрәтеләчәк, дип белдерелде. Шуңа күрә бу сыйныфка ата-аналар балаларын бик теләп бирде. 1 «Б» сыйныфында ике инглиз теле дәресе урынына, өч дәрес укытылды. Алга таба да бу шулай булырга тиеш иде.

Ләкин яңа директор булып А. Х. Гарифуллин килгәч, өстәмә өченче инглиз теле дәресен түләүле иттеләр. Шулай итеп, 2 «Б» сыйныфы ата-ана акчасына инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган булып чыкты. Бу турыда Татарстан җитәкчеләренә хат юллагач, Мәгариф министрлыгыннан: «Гимназия директоры А. Х. Гарифуллинга алдагы уку елында өстәмә дәресне түгәрәк яки сыйныфтан тыш эшчәнлек кысаларында үткәрү мөмкинлеге тәкъдим ителде», — дигән җавап хаты алдым. Һәм нинди нәтиҗә күрәбез: узган уку елында 3нче «Б» сыйныфында өстәмә инглиз теле дәресе бөтенләй укытылмады. Шулай, «тирәнтен» дип башлап, тәмам юкка чыгардылар.

***

Җавап хаты азагында, 2021 елның 30 мартында гимназия базасында узган Татарстан Республикасы каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең күчмә утырышында 2нче гимназия эшчәнлегенә югары бәя бирелгәне турында әйтелгән. Нинди күрсәткечләрдән чыгып бирелде икән ул? Татар мәктәпләрен югары бәяләүнең төп күрсәткече — барлык фәннәрдән тулысынча татар телендә белем бирелүе һәм укучыларның үзара татарча аралашуы. Менә төп максат! Хәзерге вакытта гимназиядә боларның икесенең берсе дә юк. 

Татар мәгарифе өлкәсендә юкны бар дип, караны акка буяп кына, алга китеп булмаячак. Актанышта узачак укытучыларның август конференциясендә, алдан әзерләнгән формаль чыгышлар читкә атып бәрелеп, әлеге мәкаләдә кузгатылган сораулар көн тәртибендә булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100