Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без утырдык, намаз укыдык, 700-800 метр ераклыкта шартлаулар яңгырады»

Татарстан дин әһелләре махсус операция зонасына барды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегация үз бурычын үлем куркынычы астында үти һәм алгы сызыктагы солдатларга барып җитүгә ирешә. Дин әһелләренең куркыныч шартларда сугышчыларга ничек ярдәм итүләре турында Марат Мәрданшин сөйләде.

news_top_970_100
«Без утырдык, намаз укыдык, 700-800 метр ераклыкта шартлаулар яңгырады»
Фото: Марат хәзрәт Мәрданшин

«Дошман өчен, әлбәттә, дин әһелләре беренче номерлы идеологик дошман»

Бер төркем дин әһелләре махсус хәрби операция зонасында булып кайтты, алар арасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның ярдәмчесе Магомед Хәйруллаев, казый, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Казан епархиясе протоиерее Андрей Зиньков бар иде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре махсус операция зонасына бу ел башыннан өченче тапкыр барып кайтты.

Дин әһелләре тукталган беренче шәһәр Луганск була, аннары – Донецк, алга таба – алгы сызыктагы хәрби частьләр. Маршрут дәвамында снарядлар һәм пилотсыз очкычлар белән һөҗүм итүләр куркынычы булуга, шулай ук дошманның Татарстан делегациясенә һөҗүм итәргә тырышуына карамастан, рухи лидерлар үз миссияләрен үтәүгә ирешә: ярдәм итү һәм Татарстан мөселманнарыннан күчтәнәчләрне тапшыру өчен, солдатлар янына барып җитә.

Фото: © dumrt.ru

Дин әһелләре махсус операциядә катнашучылар белән очраша, үгет-нәсыйхәтләрен бирә, бергә дога кыла.

«Дошман өчен, әлбәттә, дин әһелләре – беренче номерлы идеологик дошман. Менә шуның өчен Украина Кораллы көчләре ыгы-зыгы куптарды, ау оештырды, безнең кайда икәнлегебезне күзәтте. Алар дин әһелләренең солдатларның сугышчан рухын күтәрүен, әхлакый яктан ярдәм итүләрен аңлый. Сугышчыларның, безне күргәч, күзләре яна башлый. Әгәр егетләребезгә чын күңелдән ярдәм итәргә телибез икән, анда булырга, фронтның алгы линиясен үзебез тоярга тиешбез. Мөфти хәзрәт җитәкчелегендәге безнең делегация бернәрсәдән дә курыкмады һәм дошман һөҗүмнәренә баш имәде», – ди Марат хәзрәт.

Аның сүзләренчә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин – Россиянең махсус хәрби операция зонасына барып йөрүче азсанлы мөфтиләренең берсе.

«Дошман дин әһелләрен күзәтеп тора һәм юк итәргә тырыша. Ул бит руханиларның (бигрәк тә берьюлы христианнарның да, мөселманнарның да) килүе солдатларның сугышчан рухын үстерүен аңлый. Мөселманнарның, Татарстан мөфтие килүен күргәч, шунда ук күзләре яна, кәефләре күтәрелә», – ди дин әһеле.

Төркем, үлем куркынычы булуга карамастан, планлаштырылган миссиясен тулы күләмдә үтәгән. Дин әһелләре 3 часть сугышчылары белән очраша. Моны безнең сугышчылар алгы сызыкта сугышчан бурычларны үтәү белән чагыштырып була.

Фото: © Марат хәзрәт Мәрданшин

«Безне «көтәләр» һәм һөҗүмнәр булачак, дигән хәбәр килде»

Бу сәфәргә дин әһелләре генерал-майор Кирилл Кулаков чакыруы буенча бара. «Без генералның чын эшен күрдек. Андыйларны «Әти» диләр. Ул тәүлек буе эшли, сугышчылары өчен борчыла, аның ятагы да солдатлардан ерак түгел тора», – дип сөйләде генерал Марат хәзрәт Мәрданшин.

Беренче төнне үк татарстанлыларның гомеренә турыдан-туры куркыныч яный. Аларга төннең бер өлешен ракета куркынычы аркасында «бомбоубежище»да үткәрергә туры килә.

«Бүген безнең хәрбиләр алгы сызыкта сугыш хәрәкәтләре зонасын тыныч шәһәрләрдән мөмкин кадәр ерагракка күчерергә тырыша. Аларның геройларча гамәлләре Россиянең үзәк өлешендәге күп кенә шәһәрләргә һөҗүмнәр булдырмый калырга ярдәм итә», – дип сөйләде Мәрданшин.

Фото: © Марат хәзрәт Мәрданшин

Хәрби операция зонасындагы икенче көндә дә дин әһелләренең гомере кабаттан куркыныч астында кала. Алар бу көнне 2 хәрби частьтә хәрби хезмәткәрләр белән очрашырга тиеш була.

«Без иртә таңнан чыгып киттек, һәм шул арада безне «көтеп торулары» һәм, һөҗүмнәр булачак, дигән хәбәр килеп төште. Частька килеп җиткәндә безне ашыгыч рәвештә борып, икенче батальонга алып киттеләр. Соңрак без командирның сүзләреннән бу көнне без киткәннән соң ук анда һөҗүмнәр булуы турында белдек. Командирлар соңыннан безгә дроннар килүе һәм һөҗүмнәр булуы турында сөйләде», – ди хәзрәт.

«Серлелек режимы максималь иде»

Марат хәзрәт сүзләренчә, Татарстаннан бер төркем дин әһелләре килү турындагы мәгълүмат, ничектер, Украина Кораллы көчләренә барып ирешкән.

Фото: © dumrt.ru

«Әмма, бернигә дә карамастан, без планлаштырган эшебезне үтәдек. Без бу частькә махсус операция зонасында булуыбызның өченче көнендә килдек», – ди ул.

Шул ук вакытта Татарстан рухи лидерларының серлелек режимы югары дәрәҗәдә оештырылган була.

«Яшеренлек режимы максималь иде. Әмма аларның махсус хезмәтләре эшли, ачыклый, күзәтә. Һәм безнең махсус хезмәтләр дә үзләренең югары профессиональлекләрен күрсәттеләр – алар дошманнарның безгә ау оештырырга һәм юк итәргә җыенулары турындагы сөйләшүләрен вакытында эләктереп алдылар», – ди агентлык әңгәмәдәше.

Фото: © Марат хәзрәт Мәрданшин

Шулай ук төркем Донецкида хәрби частьларның берсендә була, анда хәрбиләрнең чын тормышын күрә.

«Бу часть икенче линиядә тора, анда алгы сызыктагы сугышчыларны күчерү, тулыландыру яки ял итү өчен чыгаралар. Кыр шартларында спорт залы, мунча, кер юу бүлмәсе өчен блиндажлар куелган. Һәм без сугышчылар яшәгән блиндажларны карадык. Аларга шактый уңайлы шартлар тудырылган», – дип сөйләде Марат хәзрәт.

Фото: © Марат хәзрәт Мәрданшин

«Без утырдык, намаз укыдык, 700-800 метр ераклыкта шартлаулар яңгырады»

Камил хәзрәт сугышчылар белән аралаша һәм Татарстан мөселманнары җибәргән бүләкләрне тапшыра.

«Без намаз укыганда, 700-800 метр ераклыкта шартлаулар яңгырады. Без барыбер сугышчылар белән сөйләштек, бергә чәй эчтек. Ләкин кинәт тревога яңгырады, разведка пилотсыз очкычы очып килде. Шунда безгә: «Разведчик килгәч, хәзер дроннар очачак», – диделәр. Безгә ашыгыч рәвештә эвакуацияләнергә куштылар. Безне яшерен рәвештә алып чыктылар, частьтан бераз киткәч, шартлауларны күрдек», – дип уртаклаша хәзрәт.

Фото: © Марат хәзрәт Мәрданшин

Аларны машинага утырталар һәм ашыгыч рәвештә куркыныч участоктан алып китәләр.

«Сәфәребез менә шулай үтте. 2 тәүлек буе Украина Кораллы көчләре безнең төркемне юк итәргә тырышты. Ләкин Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) хәдисендә болай диелгән: «Бел: әгәр дә җәмгыять сиңа ярдәм итәр өчен берләшсә дә, алар Аллаһы Тәгалә язганнан артыкны эшли алмаячак, әгәр дә алар сиңа зыян китерер өчен берләшсә, Аллаһ язганнан артыкны эшли алмаячак», – диде Марат хәзрәт.

Фото: © dumrt.ru

«Бердәмлек хәзер бик мөһим»

Марат хәзрәт, бу сәфәр соңгысы түгел, дип ышандырды. Аның әйтүенчә, төрле диндәге һәм төрле милләттән булган көрәшчеләр иңгә-иң куеп Ватанны саклый. Нәкъ шулай ук тылдагы төрле милләт һәм дин кешеләре махсус операция зонасында булган сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтү өчен барысын да эшли.

«Без узган юлы махсус операция зонасында булганда, сугышчылар дәүләт аларны туклану һәм кием-салым белән тәэмин итүе турында сөйләде. Ләкин аларга күбрәк мораль, рухи, дини ярдәм кирәк. Шуңа күрә бу юлы без дини китаплар һәм хәләл ризыклар алып килдек», – диде Мәрданшин.

Фото: © dumrt.ru

Сугышчылар белән аралашу вакытында алар, икенче тапкыр килгәндә, шлем астыннан кияргә мөмкин булсын өчен, бәйләнгән түбәтәйләр, шулай ук җылы галошлар алып килүне сораган. Алар һөҗүм очрагында тиз генә киеп блиндаждан чыкканда уңайлы икән. Шулай ук мотоцикллар, алар өчен тәгәрмәчләр сораганнар. Сугышчылар исемлек төзегән, барлык кирәкле әйберләр аларга киләсе сәфәрләрдә тапшырылачак.

«Тылда Татарстан мөселманнары мөхтәсибәт мәчетләрендә гуманитар ярдәм җыю оештыра. Камил хәзрәт гуманитар йөк җибәрү белән җитәкчелек итә. Мөфти үзенең шәхси үрнәге белән мөселманнарга бүген фронтка ярдәм итү һәм җиңүне якынайту өчен берләшергә кирәклеген күрсәтә. Бу очракта безнең егетләр – улларыбыз, ирләребез, абыйларыбыз – үз гаиләләренә тизрәк әйләнеп кайтачак», – дип ышана хәзрәт.

Фото: © Марат хәзрәт Мәрданшин

«Ватанга куркыныч янаганда, шәригать мөселманга аны якларга куша»

Мәрданшин сүзләренә караганда, һәр сәфәр саен Луганск Халык Республикасы төзекләнә бара. Торгызу тиз темплар белән бара.

«Әмма хәрби бәрелешләр зонасына якынрак барган саен, җимереклекләр саны арта. Донецкига бару юлында атулар һәм дрон һөҗүмнәре бик еш күзәтелә торган «үлем юлы» бар. Аның буенча безгә берничә тапкыр узарга туры килде», – дип сөйли ул.

Фото: © dumrt.ru

Мәрданшин «Ислам – ул игелек һәм тынычлык дине», – ди.

«Әгәр Ватанга куркыныч янаса, шәригать мөселманга аны якларга куша. Моны синең өеңнең капкасы янына корал тоткан адекват булмаган күршең килеп, синең гаиләңә янавы белән чагыштырып була. Теләсә кайсы ир-ат үз гаиләсен яклаячак. Алгы сызыкта безнең егетләр бүген менә шулай эшлиләр дә. Бу – ир-ат сайлавы, мөселман сайлавы – үз Ватаныңны, гаиләңне, кыйммәтләреңне, динеңне саклау», – диде ул.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте махсус хәрби операция зонасына сәфәрләрен дәвам итәргә планлаштыра һәм Татарстан солдатларына гуманитар йөк ташу өчен акча җыя. Акчалата ярдәмне QR-код буенча ясарга мөмкин.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Эльза Кузнецова

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 июль 2024
    Исемсез
    Иманнарын югалткан ятсызлар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100