«Без үләргә әзерләнгән идек»: Ленинград блокадасында исән калган татар кешесе язмышы
Алия Ялышева белән узган ел Санкт-Петербургта таныштык. Сөйләшә торгач, милләттәшләребезнең Ленинград блокадасында булып, исән калганлыгы ачыкланды. Быел Ленинградның камалыштан азат ителүенә – 80 ел. Күпләп кешеләрнең үлүе, ачлык-ялангачлык, үлем газабын көтү... Барысы да, куркыныч кино кебек, әле дә күз алдында.
«Алла сакласын без күргәнне сезгә күрергә»: Ленинградка күченгәнче, өйләреннән куып чыгарып, Себердә атып үтерергә тиеш булганнар
– Әтием Хәнәфи Ялышев һәм аның туганнары Ленинград камалышында калганнар, – дип сүзен башлады Алия апа Ялышева. – Сугыш еллары турында алар бик сөйләми иделәр, гомумән, сөйләргә яратмадылар. Бәйрәм көнендә генә: «Без күргәнне Ходай кемгә дә күрсәтмәсен. Алла сакласын без күргәнне сезгә күрергә», – дип әйтә иделәр.
Безнең гаиләне генә әйтмим, Ленинград камалышында булган һәм исән калган һәр кеше икмәккә, ризыкка кадер-хөрмәт белән карый иде. Идәнгә ялгыш ипи валчыгы төшсә, әтием аны күреп, җиңел генә өреп, бармаклары белән алып куяр иде... Ризыкны бик кадерләп яшәде ул.
Ленинград блокадасы турында сүз кузгатылса, бер сүз дәшмичә, авыр сулап куя иде әтием. Өлкән буын бу турында сөйләргә ашкынып тормады. Әбиләр, бабайлар бу теманы искә алырга яратмады.
Дәү әни, дәү әтиләр инкыйлаб елларында Ленинградка күченеп килгәнче, тормыш газабын күреп өлгерә. Дәү әтием, дәү әнием – тумышлары белән Мордовия Республикасы Митрәле авылыннан. Алар раскулачиваниега эләгә: үз көчләре белән булдырган өйләреннән куып чыгаралар, мал-мөлкәт тартып алынгач, ничарадан-бичара, алар Ленинградка килеп эләгә һәм Васильевский утравындагы бер коммуналкага урнаша.
Беркем дә сугыш буласын, үлем хәленә каласын белмәгәндер шул... Бөек Ватан сугышы башлана. Немец һәм фин гаскәрләре Ленинград шәһәрен камап ала. Шәһәр һәм шәһәр тирәсендә яшәүчеләр чолганышта кала. Камалыш вакытында әтиләр яшәгән коммуналкага утлы коралдан аталар һәм аларны башка йортка күчерәләр. «Башка йортка күченгәч, без үләргә әзерләнгән идек», – дип әйтә иде ул. Шуннан соң аларны Себергә эвакуациягә җибәрү турында хәбәр килеп ирешә. Әтиләр озак вакыт моннан китәргә ризалашмый. Сәбәбе шул: туган авылларыннан куылгач та, аларны Себергә җибәреп, атып үтерергә тиеш булганнар. Могҗиза белән шушы үлемнән котылып кала алгач та, нинди йөрәк белән шул Себергә бармак кирәк, ди?!
Ә монда бит билгесезлек: Ленинград камалышының очы-кырые күренми, кешеләр, ачлыктан, урамнарда егылып үлеп кала. Шәһәрдә мәетләр артканнан-арта бара. Җитмәсә, сугыш барган елларда зәмһәрир кыш була: суык көннәр дә озакка сузыла. Шунлыктан, өйләрнең тәрәзәләре бозланып каткан, өй эчендә катып үләрлек салкын булган, өйләрне җылытырга әйбер калмаган, дип сөйлиләр.
Шәһәрдә икмәк нормасын арттыралар һәм шул вакытта, мәҗбүриләп диярлек, әтиемнәрне Себер якларына – Новосибирск өлкәсе Чаны эшчеләр поселогына эвакуациялиләр. Бу вакытта әтиемә 10 яшь була. 8 яшьлек бертуган энесе Хәлим абый, 3 яшьлек сеңлесе Сания апа, минем дәү әнием Зөһрә Ялышева, зур әни Зөләйха Урусова һәм зур әти Исмәгыйль Урусов белән юлга кузгалалар. Ә менә әтинең әбисе Мәдинә Ялышева камалыш вакытында Кронштадтта вафат була, аны Туганнар каберлегендә җирлиләр.
Шәһәрдән бердәнбер чыгу юлы – Ладога күле аша. Ладога күле аша төзелгән маршрутны «Дорога жизни» дип атыйлар, чөнки ул – меңләгән кешене коткарып калган юл. Әтиләрне Ладога күле пристаненә алып киләләр. Сүз дә юк, алар ач була. Пристаньгә килеп җиткәч, аларны ашаталар. Дәү әнинең уртанчы баласы Хәлим абыйның бик каты ашыйсы килеп, тиз-тиз ашый башлый. Беләсездер, ач карынга әз-әзләп кенә ашарга кирәк. Әмма, озак та үтми, Хәлим абыйның эче китә, һәм аларга тоткарланырга туры килә. Алар баржага утырып китәргә тиеш булалар. Шулчак дәү әнинең ачуы чыга: «Без китәргә өлгермичә калдык, аһ син, каһәр килмәгере!» – ди. Аллаһы Тәгалә саклагандыр, дим, алар утырырга тиешле баржаны күз алларында утка тоталар: баржа бата башлый һәм су астына китә. Баржага утырып киткән балалар, аларның ата-аналары, әби-бабалары – барысы да батып үлә.
Бу вакытта әтиләрнең ни дәрәҗәдә шок кичергәнен күз алдына китерүе кыен, әти безнең бик тәэсирле кеше иде, күп сөйләшергә яратмады. Аның нәрсәләр кичергәнен аңлата алмам төсле…
«Өч баласын ачтан үтермәс өчен, дәү әнием өйдәге әйберләрне ризыкка алмаштырган»
– Мин мәктәптә укыган вакытта бу вакыйгалар әллә кайчан булган төсле тоела иде. Чынлыкта, бу йөрәк ярасы – мәңгелек яра булып кала, – дип сөйләвен дәвам итте Алия апа. – Исән калган кешеләр әле дә: «Барысы да кичә генә булган шикелле иде», – дип искә ала. Бүгенге көндә камалыштан исән калучылар сугыш вакытында әле бала булганнар. Бала вакытта кичергәннәр әллә ни истә калмый бит. Әмма, сабый булуларына карамастан, бу вакыйга аларның гомерлеккә хәтеренә сеңеп калган. Шунысын төгәл әйтә алам: аларның психикасы, тормыш кыйммәтләре аерылып тора. Алар шуны төгәл белә: өеңдә җылы чиста караватыңда йокларга яту, тынычлык булу – менә ул тормышның чын кыйммәтләре! Әти безгә барысын да сөйләргә теләмәсә дә, аның күзләрендә тирән хисләр чагыла иде. Һәм мин барысын да шуннан аңлап калдым.
...Ач булганда нәрсә ашарга да риза булырсың кебек, әмма безнең гаиләдә дин көчле булган, ислам дине традицияләреннән читләшмәгәннәр, дәү әнием Зөһрәнең намаз укыганын әле дә хәтерлим, ә зур әнием Зөләйханың кулыннан тәсбих беркайчан да төшмәде. Дәү әнием Зөһрә Ялышева камалыш вакытында, 3 баласын ачтан үтермәс өчен, өйдәге әйберләрне ризыкка алмаштырган. Син теләгән әйбер дип карап тору юк, әйтик, дуңгыз мае – сало биргәннәр икән, дәү әни аны табынга куймаган. Мөмкинлек булу белән, башка берәр ризыкка алмаштырырга тырышкан. Йә шикәргә, йә чәй заваркасына... Бер карасаң, сало – шулкадәр туклыклы ризык, башка ашар әйбер булмаганда, хәләл булмаган ризыкны ашау рөхсәт ителә, дип беләм. Шулай да, дәү әни шулкадәр көчле булып кала белгән, аның үз диненә, мәдәниятенә тугры булып калуына хөрмәтем зур. Гомумән, безнең нәсел чын мөселманнар булган. Әти-әни ягыннан ерак бабаларым Мәккәгә барып хаҗ кылып кайткан булганнар. Ленинград камалышыннан исән калган кешеләрне мин аерым социаль катлам (каста) дип атар идем.
Ленинградта каннибализм очраклары
– Әтием сөйләгәннәрдән менә нәрсә искә төште, – дип өстәде Алия апа. – Бер йортта яшәгән күрше абзый әтине һәм аның энесе Хәлим абыйны «булышыгыз әле», – дип, үз фатирына чакырган. Алар баскыч буйлап өскә – шул абзый яшәгән фатирга таба менеп киткәннәр. Әти белән Хәлим абый, менеп җитәрәк, шул абзыйның чакыруына шикләнә төшәләр һәм, ике дә уйлап тормыйча, тиз генә аска төшеп китәләр. Ә күрше абзый боларны куып тотмакчы булган. Ул вакытта каннибализм (кеше итен ашау) очраклары турында хәбәрләр таралган була. Ихтимал, ул күрше абзый әтине һәм Хәлим абыйны иткә тотмакчы булгандыр… Балаларның нинди стресс кичергәнен аңлавы кыен, андый стресслар гомерлеккә хәтердә кала.
Ул вакытта әтинең бертуган сеңлесе Сания апага 3-4 яшь була. Ул да шундый очракны искә алган иде. «Өебез янында басып торганда, бер апа килде дә, кулымнан тотып, каядыр алып китмәкче булды. Әле ярый шулвакыт дәү әтием ул апаны читкә куды. Төгәл беләм: мине иткә кулланачаклар иде, чөнки кеше итен ашау очраклары турында әйткәннәре булды», – дип сөйләгән иде. Бу – күңел өчен, психика өчен бик авыр кабул ителә.
«Туган җирләренә алып кайтып җирләп булмады»
«Әтиегез турында күбрәк сөйләгез әле, кайда туган ул, кем булып эшләде?» – дип сорау бирдем Алия апага:
– Әтием Хәнәфи Ялышев 1931 елда Ленинградта туган. Аның әти-әнисе, әби-бабасы раскулачивание вакытында, 1920 елларның ахырында, Мордовиянең Митрәле авылыннан Ленинградка качып килгәннәр. Әйтүемчә, зур әти Митрәледә зур гына өй төзегән булган. Сүз уңаеннан, ул өй әле дә тора. Бер елны мин Митрәлегә кайтып, өйне карап килдем, анда инде башка кешеләр яши.
Сугыштан соң дәү әни, зур әтинең аякларына паралич суга – бу туган яктан куылу, туган якны сагынып яшәү, ачлык, сугыш ачысы нәтиҗәсе. Дәү әниләр вафат булгач, алар Санкт-Петербургтан ерак түгел мөселман зиратында җирләнде. Шунысы үкенечле: туган җирләренә алып кайтып та җирләп булмады...
Кечкенә чагымда мине һәрчак зиратка тарта иде. Еллар үткәч кенә төшендем: туганнарымның каберләренә тарту көче булган икән ул. Соңрак мин әби-бабамнарның туган җиренә кайтып, туганнарның каберләрен таптым. Дөресен әйтим, минем өчен Мордовия якларына кайту җиңел бирелмәде. Кешеләр бит туган якларына ял итәргә кайта. Ә мин, беренче чиратта, каберләрне ачыклау максаты белән кайттым. Аннары гына шунда яшәгән туганнар белән күрештек, сөйләштек. Әби-бабамнар эзләре буйлап, алар йөргән сукмакларны таптадым. Барысы да миңа якын иде.
Дәү әниләр коммуналкада чит кешеләр, ят диварлар арасында, авылдашларыннан, милли гореф-гадәтләрдән еракта яшәгән. Аларга ничек авыр булганын аңлыйм. Шулкадәр дискомфорт кичергәннәрдер, дип күз алдына китерәм. Коммуналкада, аңлыйсыздыр, бөтен кеше бер түбә астында: яһүдләр, руслар... Һәм бер татар гаиләсе. Алар бик дус яшәгәннәр, бер-берсен хөрмәт иткәннәр, шул ук вакытта барысы да нык булганнар.
...Әтиләр, күчмә кошлар кебек, тегендә-монда бәргәләнеп йөрергә мәҗбүр булган. Чаны поселогында яшәп алганнан соң, сугышлар бетеп, дөньялар тынычлангач, алар киредән Ленинградка кайта. Васильевский утравының башка бер коммуналкасында яши башлыйлар. Авырлыклар булуга карамастан, әтием, дәү әнием, зур әни, зур әтием – барысы да хезмәт сөючән, нык рухлы, иманлы кешеләр иде.
Әтием сугыштан соң Питерда оптика-механика заводына (хәрби заводка) слесарь-инструментальщик булып эшкә урнашты һәм гомере буе шунда эшләде. Заводта эшләгәндә эш урынында һәм төрле җирләрдә җырлап, чыгыш ясап йөрде. Аның искитмәле тавышы бар иде – лирик-драматик тенор иде ул. Аны имтиханнарсыз Санкт-Петербург дәүләт консерваториясенә кабул иттеләр, бөтендөнья опера җырчысы Лучано Паворотти тавышы белән чагыштыралар иде. Әтием Питерда бер өлкән яшьтәге профессордан вокал дәресләре алды.
Сүз дә юк, зур әни белән зур әти әтиемнең опера театрына эшкә урнашуына каршы иде. Шулай да, әти берничә ел Михайловский опера һәм балет театрында, Санкт-Петербургның дәүләт академия капелласында, консерваториянең опера студиясендә солист булып эшләп алды. Паркларда ул итальян арияләрен җырлый, аны тыңларга бик күп халык җыела иде. Табигатьтән бирелгән тавышы белән ул бөтен дөньяны әйләнеп чыга ала иде! Үзенә дә бу хакта күп тапкырлар әйткәнем булды. Әти миңа: «Кызым, үскәч барысын да аңларсың», – дип әйтә иде. Аңа күп хезмәт хакы түләмәгәннәр, дип уйлыйм.
Әнием Рауза Ялышева белән аларны таныштырганнар. Әнием Ленинградның «Главпочтамт» комсомол оешмасының секретаре булып эшләде. Әни әтидән 10,5 яшькә яшьрәк. Әти беренче күрүдән үк акыллы, чибәр әниемә гашыйк булган.
1990 елларда әти пенсиягә чыкты, һәм шул елларда әнинең бөтен акчаларын урладылар. Бу аңа бик каты тәэсир итте: аның сәламәтлеге какшады. Гомеренең соңгы елларында әти шикәр авыруы белән авырды. 2009 елда 79 яшендә арабыздан китеп барды.
«Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый»
Ленинград камалышы азат ителүдән 80 ел узса да, өлкәдә, шәһәрдә бу турыда бүген дә хәтерлиләр, искә алу чараларын үткәрәләр. Камалыштан исән калганнарның күбесе исән булмаса да, камалыш вакытында вафат булган миллионга якын кешене тарих сәхифәсеннән сызып ташлап булмый. Алар да якты киләчәккә план корып яшәгәндер, һәркемнең үз хыялы, максаты булгандыр…
– Пискарев мемориаль зираты – Ленинград блокадасында ачлыктан вафат булган шәһәр корбаннары һәм сугыш вакытында һәлак булган солдатлар җирләнгән урын, Санкт-Петербургның төньяк-көнчыгышында урнашкан. Ел саен биредә камалышта вафат булган корбаннарны искә алалар, чәчәкләр салалар, дога кылалар. Зиратка кергәндә истәлек тактасына: «1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның гыйнварына кадәр шәһәргә 107 158 мең авиабомба, 148 478 снаряд төшкән, 16 744 кеше һәлак булган, 33 782 кеше яраланган, 641 803 кеше ачлыктан үлгән», – дип язылган. Шунда ук музей да урнашкан. Музейда Ленинградта вафат булган Таня Савичева көндәлекләренең күчермәсе саклана. Монда Мәңгелек ут яна, монумент янында Ольга Бергольцның «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый» шигыреннән өзек язылган.
Әти, исән булганда, анда барып йөрмәде, аңа бик авыр иде. Әти вафат булганнан соң, әни белән Пискарев зиратына барганыбыз булды. Әтигә ничек авыр булганын шунда барып карагач кына аңладым.
Радио-телевидениедән дә чаралар үткәрү турында күрсәтәләр, сөйлиләр. Мәктәпләрдә дә искә алу чараларын оештыралар. Концертлар, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрәләр. Әмма, беләсезме, ул чараларга камалышта исән калган кешеләр барып утыра алмый. Алар бик өлкән яшьтә, күбесе өйләреннән чыкмый. Бер уйласаң, шундый газаплар кичереп тә, Ленинград камалышыннан исән калган кешеләрне «өф-өф» итеп кенә торырга тиеш иделәр дә бит, ләкин алар турында кайгырту, аларга ниндидер өстенлекләр бирелде, дип әйтә алмыйм.
Туганнары Ленинград камалышында булган кешеләр белән аралашкан булды, уртак кайгы туганлаштыра, диләр. Дөрес икән ул. Ленинград камалышын кичергән кешеләр рухи көч сынавын узган, дип тә өстәп әйтер идем. Бөтен кеше исеменнән әйтә алмыйм, әмма исән калганнар камалышта ачлыктан вафат булганнар алдында гомерләренең соңгы көненә кадәр үзләрен гаепле хис итте. Бу хакта кычкырып йөрмәсәләр дә, ул сизелә иде. Материаль яктан мөмкинлекләре булса да, камалыштан исән калган кешеләр ниндидер гадәтләрдән үзләрен чикли иде, ләззәт чигеп йөрмәделәр.
«Әби-бабаларымның туган ягы белән элемтә беркайчан дә өзелмәде»
Алия апа бүгенге көндә әнисен карый. Ул – Ялышевлар гаиләсендә бердәнбер бала. Алия апа музыка мәктәбен бетерә. Җырчы булу, пианинода уйнау җитди һөнәр түгел дип, ул Санкт-Петербург дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый...
– 1990 елларда илдә вазгыять тотрыклы түгел, хезмәт хакын, пенсияләрне түләмиләр яки бик кечкенә күләмдә түли иделәр. Әти-әни пенсиягә чыккач, нинди дә булса керем булсын, ачтан үлмәс өчен, һөнәремә тугры булдым: 14 ел буе банкта икътисадчы булып эшләдем. «Артист булып тугансың син!» – дип әйтә иделәр миңа. Әмма минем мәдәният институтында, йә булмаса консерваториядә, һичьюгы музыка көллиятендә уку хыялы бар иде. Хыял чынга ашмыйча калды. Аннары әти авырды – аны карадым. Озак еллар күргәзмә фирмасында эшләдем, хәзер мин әниемне карыйм, ул инде өлкән яшьтә.
– Алия апа, чит җирләрдә туып үсеп, еллар үткәч тә, эшен, өен ташлап, Татарстанга яки берәр татар авылына күченеп кайтучы кешләрне беләм. Сезнең андый теләк булмадымы?
– Хәтерлим, 2нче сыйныфтан башлап Ленинград күңелемә хуш килми иде. Нишләп шулай икәнен дә аңламый идем. Үсеп җиткәч, җылы якларга күченеп китү теләге бар иде. Матди яктан авылга кайтырга мөмкинлек булмады. 9-10нчы сыйныфларда укыганда да, хикәяләр язганда, кече ватаным – Мордовиядәге Митрәле авылы турында яза идем. Дәү әни, дәү әтиләрнең туган ягы белән элемтә беркайчан дә өзелмәде. Еллар узган саен бу элемтә көчәя генә бара.
Дөресен әйтим, мин – җир кешесе түгел. Җир хезмәте – минеке түгел. Ә авылда башкача ничек яшисең, ди? Эшләмичә булмый. Күченеп китәр өчен аякта нык басып торырга кирәк, мәсәлән, синең фикереңне хуплаган ирең булса, гаиләң булса. Мин берүзем хәзер физик яктан да, психологик яктан да тәвәккәлли алмас идем.
Ләкин мин бу турыда әле дә уйлыйм һәм уйлаудан туктамыйм. Чөнки күңелдә бер үкенеч бар: татарлар арасында, татар мохитендә яшәмим. Әмма берәр татар мохите булган җирдә – миче булган татар өендә татар әбиләре яки татар апалары арасында яшәп карыйсым килә. Мин алар белән бергә татар ашларын пешерергә өйрәнер идем, бергәләп намазлар укыр идем – бу да минем бер хыялым. Биш йолдызлы отельләр, төрле илләргә барып ял итү – бер кырыйда торсын. Иң элек мин шушы хыялымны тормышка ашырыр идем: авыл өендә, милли гореф-гадәтләрне белгән татарча сөйләшкән татар гаиләсендә кунакта булыр идем.
Кем белә: бәлки, әтием дә пенсиягә чыккач, туган якларга кайтып торырга хыяллангандыр. Ул аз сүзле кеше иде шул. Әбием дә еш кына: «Эх, туган якларга кайтып, авылыбызны күрәсем килә. Бер күзем белән булса да күрер идем», – дип авыр сулап куя иде. Әбинең сагыну хисләрен хәзер мин дә кичерәм.
***
Ленинград камалышы белән бәйле булган тарихларны күз яшьләрсез укып булмый. Ә бит бер гаепсез балалар, әби-бабайлар, ата-аналарның билгеле бер кешеләрнең идеологиясе аркасында вафат булулары акылга сыймый. Билгеле бер адәмнәр аркасында миллионлаган халык кырылган, тилмереп, хасталанып, ачлыкта-ялангачлыкта үлгән. Фәлсәфәче Майкл Уолцер фикеренчә, Гамбург, Дрезден, Токио, Хиросима һәм Нагасаки «тәмугы» белән чагыштырганда, Ленинград камалышында күбрәк халык һәлак булган. Һәлак булучылар саны 630 меңнән 1,5 миллионга кадәр дип тә әйтелә. Бу – коточкыч... Алар күргәнне безгә күрергә язмасын.