Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без Тукайны укыйбыз» флешмобына Леонид Якубович кушылды

Телейолдыз Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзек укыган.

news_top_970_100
«Без Тукайны укыйбыз» флешмобына Леонид Якубович кушылды

«Без Тукайны укыйбыз» флешмобына Беренче каналда «Могҗизалар кыры» тапшыруын алып баручы Леонид Якубович та кушылды. Телейолдыз Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзек укый. Роликны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең инстаграм челтәренә урнаштырган.

«Россия - зур һәм күпмилләтле ил. Биредә рус, татар, украин, белорус һәм башка халыклар бер-берсен хөрмәт итеп, дус-тату гомер кичерә. Һәр милләтнең үз язучылары һәм шагыйрьләре бар. Аларның иҗаты безнең өчен мөһим һәм кызыклы», — ди Леонид Якубович.

«Без Тукайны укыйбыз» флешмобы социаль челтәрләрдә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуы уңаеннан игълан ителде. Флешмобка танылган актер Константин Хабенский һәм Беренче канал журналисты Тимур Шәрәфетдинов та кушылган иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100