"Без татарга яңалык алып киләбез" - Татар сәхнәсендә эротиканың 7 очрагы
Элвин Грей тверк биюче кызлар белән клип төшерүе җәмәгатьчелектә зур ыгы-зыгыга сәбәпче булды. Клиптагы эротика күренешләре тамашачыларны ике лагерьга бүлде - берәүләре җырчыны тәнкыйтьләделәр, икенчеләре, киресенчә, моны яңалык дип атадылар. Билгеле, Элвин Грей кызларны чишендергән беренче кеше түгел. "Интертат" шушы очракларны барлады һәм татар шәхесләреннән татар дөньясында эротикага мөнәсәбәтне ачыклады.
Элвин Грейның яңа җыры румын телендә, 18 яшьтән өлкәнрәк өчен дигән тамга белән тәкъдим ителә. Җырчы моны Европа контенты өчен төшерелгән клип булуы белән аңлата. Татар тамашачысы җырчыны әхлакый кануннарны бозуда гаепләде.
Татар халкы гомер-гомергә тыйнаклыгы, сабырлыгы һәм әдәплелеге белән аерылып торды. Милләтчеләр моны безнең ментатлитет шундый булу белән аңлата. Шуңа да өлкән буын бүгенге эстрада йолдызлары заманага ияреп ярымшәрә, кыска итәк-шортылардан чыкканын, оятсыз биюләрен күреп аһ! итә. Саный китсәң, Элвин Грейның клибындагы кебек очраклар бездә байтак икән бит.
Татар артистлары нигә чишенә?
1. Резеда Ганиуллинаның мөселманнарны хафага салган "Җаным"ы
Татар дөньясындагы иң гаугалы вакыйгаларның берсе - Резеда Ганиуллинаның "Җаным" клибы. Узган җәйне Резеда Ганиуллина Изге Болгар мәчете янында ачык шәрык костюмыннан биеп барлык дин әһелләрен үзенә дошман итте. Мөселманнар дау куптара башлагач, “Һәр кеше ситуацияне үз бозыклыгыннан чыгып аңлый” дип, гафу үтенгән иде. Резеда Ганиуллинаның клибы тикшерү комитетын да тикшерде. Татарстан Республикасы Диния нәзарәте бу клипка карата махсус белдерү дә ясады. Җырчы, күп чыгымнар тотып төшерелгән клибын социаль челтәрләрдән алып ташларга мәҗбүр булды.
2. Яшерер кимчелекләре булмаган Алинә Бәширова
Җырчы Алинә Бәширова да үз вакытында эротик фотосессия ясап бар татар дөньясын таң калдырды. Бу адымын ул “Нәрсәгә мин үземнең матурлыгымны күрсәтергә куркырга тиеш? Кыяфәтемдә яшерерлек кимчелекләр юк бит әле”, - дип аңлаткан иде. Алинәне социаль челтәрләрдә генә бик нык "чәйнәделәр", эш зурга китмәде. Әмма, җырчының хит-парадлардагы урыныннан чыгып, эротик фотосессия Алинә Бәшировага зур популярлык китерде дип әйтеп булмый.
3.
... Бу мәгълүмат мәгълүм бер җырчы турында иде. Әхлаклы юлга күчүе хакында хәбәр итеп, үзе хакындагы язуларны алып атуын сорау сәбәпле, без өченче очракны язмадан алдык.
4. Курчак туе уйнаган Нәфисә
Камал театры артисты Нәфисә Хәйруллина татар сәхнәсендә беренчеләрдән булып чишенгән кыз булып татар дөньясы тарихына кереп калды. Г.Исхакый әсәре буенча куелган “Курчак туе" спектаклендә фахишә кыз Камәр ролен нәкъ менә ул башкарды һәм татар җәмәгатьчелеге арасында гауга куптарды.
5. Галиябануның су коенуы
Татарстан телевидениесендә дөнья күргән "Галиябану" спектаклендә төп рольне Лидия Әхмәтова башкарды. Режиссер, Галиябануның матурлыгын күрсәтергә теләп ахыры, баш геройны су коендырып күрсәтте. Бу телеспектакль татар дөньясында зур тавыш-гауга чыгуга сәбәпче булды, үз вакытында телеспектакльне тәнкыйтьләп, хәтта Салават Фәтхетдинов да мәкалә язды. Җырчы "Галиябану"ны караганда элек Галиябануны кызганып елаган булса, телеспектакльне карагач, драматург Мирхәйдәр Фәйзине кызганып елаганын әйтте.
6. Илфак Шиһаповның "Тишек" газетасы
Продюсер, журналист, җырлар авторы Илфак Шиһапов үз вакытында "Тишек" дип аталган сайт, соңрак шул ук исемдәге газета ачып, күпләр өчен "шок" ясады. Оятсыз мәзәкләр, эротик фотолар бастырган газетаның төп укучылары кемнәр дигән сорауга Илфак Шиһапов: "Укытучылар", - дип җавап биргән иде. Илфак Шиһаповның гаиләсендә проблемалар барлыкка килү сәбәпле, башта газетасы ябылды, аның вафатыннан соң сайты да тукталып калды. "Тишек"нең социаль челтәрдәге аккаунтында меңгә якын кеше теркәлгән.
7. Иркә белән Ландышның кыска итәкләре
Иркә белән Ландыш Нигъмәтҗанованың зур сәхнәгә чыккан вакытларын күпләр хәтерлидер: гел кыска шорты белән ачык түшле күлмәкләрдән булдылар. Тик инде бүген икесе дә ир хатыны, балаларына яраткан әни. Әмма шул вакыттагы ачык киемнәрен тамашачы әлегә кадәр онытмады. Татар халкының гел ниндидер кысалар эчендә яшәвен туктатырга вакыт түгелме? Нишләп татарда гына “ярымшәрә сәнгать” булмаска тиеш? Әллә инде әби-бабаларыбызның тыйнаклыгын оныту ярамыймы? Бу хакта бүгенге татар җәмгыяте вәкилләре ничек фикерли? Шушы хакта аларның үзләреннән сораштык. Илсөя Бәдретдинова, җырчы:
Ә Элвин Грейның яңа клибына килгәндә, бүгенге яшьләр Бейонсены карыйлар бит әле. Анда ярымшәрә генә түгел, бөтенләй шәрә кызлар. Яшьләрнең үз мәнфәгате, үз кызыксынулары. Әгәр Радик эстрадага яңалык алып килеп үз аудиториясен таба алган икән – афәрин, булдырган!
Ләбиб Лерон, язучы, шагыйрь, журналист, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире:
- Безнең халык концертларга ничек килә? Менә шуңа күз салыгыз әле. Бизәнеп, рәвешкә дигән киемен киеп, бәйрәмгә җыенган кебек ясанып килә. Элек-электән килгән гадәт буенча бу шулай. Үзе шулай килгәч, сәхнәдәге кешедән дә матурлык, затлылык, зәвык таләп итә. Ә андагы җырчы джинсыдан, шортыдан торса, бу, әлбәттә, аның күңелендә ризасызлык уята. Әнинең җырчыларны “Тагын эчке күлмәк киеп чыккан, тагын киенә белмәгән”, - дип битәрләгәнен хәтерлим. Хәния бердә алай итеп йөрмәде, ә нинди популяр иде! Әлфия апаны карагыз. Алар урынын алырдайны эзлим-эзлим, тик таба алганым юк әле.
Мин дә яшь чакта эротик әсәрләр язып карадым. Күпчелеге авылдан килгән кызларга пародияләр иде. Бу хакта үз вакытында Туфан абый Миңнуллин да үз фикерен белдерде. Мин дә башкалардан аерылып торам дип кыш көне кара күзлек киеп йөрдем. Моны “яшьлек чоры галәмәте” дип атар идем. Ул һәр кешедә була. “Мин бар, мин монда, мине күрегез”, - дип заманага аваз салу, халык игътибарын үзеңә җәлеп итәргә тырышу бу. Үзеңне күрсәтү. Артык кыюлыгың өчен соңыннан үкенәсең инде, әлбәттә.
Иркә, җырчы:
- Сез бу сорауны “Элек син дә ачык киенә идең бит!” дип бирәсездер инде! Бу сорау ике яклы. Без яшь чакта заманасы башка иде. Яшьләр үзгәрде дибез. Әйе, үзгәрде, тик, киресенчә әйбәт якка үзгәрде. 10 ел элек яшьләр башка иде. Бүгенге татар эстрадасында “Ямьле” төркеме кызлары, Гөлназ Батталова бай, зәвыклы киенә. Карап туйгысыз! Үрнәк алырга була.
Ландыш Нигъмәтҗанова исә, мондый типтагы сорауларга күп җавап бирүен аңлатып, фикерен белдерүдән баш тартты.
Әлфис хәзрәт Гайфуллин, Яр Чаллы мөхтәсибе:
- Бу сорау буенча минем фикер билгеле инде. Җырчыларыбыз әдәп-әхлак нормаларын онытмасыннар иде. Әгәр яшьләребезгә андый күңел ачу чаралары кирәк дип санала икән, андый яшьләрне тәрбияләргә кирәк. Үзебез дә аларга үрнәк күрсәтергә тиешбез.
Башка милләтләрне кабатлау кирәкми. Әби-бабаларыбыз мәдәниятенә кайту, гореф-гадәтләребезне онытмау мөһим. Замана дип бөтенләй чишенеп ату килешми. Дин әһеле буларак мин барлык мөселманнарны тиешенчә яшәргә өндим.
Рабит Батулла, язучы, драматург:
- Сәхнәгә ничек киенеп чыгу – кешенең шәхси үз эше. Аны өйрәткән укытучысы, гаиләсе эше. Башкалар ул эшкә шәрә чыкса да, катнаша алмый. Балетны да “төренгән” кешеләр биеми. Балериналарны да әдәплеләр исемлегеннән сызып ташлыйкмы? Ислам дине буенча ярамый дибез инде, әйе. Мәчет янында биюгә бер дә шаккатмадым. Динне мыскыл итә дигән сүз түгел бит ул.