«Без шокта» – Зәринә Хәсәншина беренче тапкыр сәхнәдә әнисе белән дуэт башкарган

Җырчы Зәринә Хәсәншина үз гомерендә беренче тапкыр әнисе белән дуэт башкарган. Укытучылар көне уңаеннан республика күләмендә оештырылган чарада Фәнисә апа да сәхнә «йолдызы» булган.
«Бүген бик җаваплы чарада чыгыш ясадым һәм мин сәхнәдә үзем генә түгел идем. Үз гомеребездә беренче тапкыр әни белән дуэт башкардык. Без шокта.
Әни беренче тапкыр сәхнәгә чыкты һәм беренче тапкырдан ук Рәис һәм министрлар алдында җырлады. Бәйрәмне оештыручыларга безгә шундый мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт. Уйлап та кармаган идем әни белән дуэт яздырырга», – дип сөйләде бу хакта Зәринә социаль челтәрләрдә. «Бу җырны башкарганчы ниләр аша узганны белсәгез», – дип тә шаяртты ул.
Зәринә Хәсәншинаның әтисе дә кызы белән хатынының дуэтына бик яхшы бәя биргән. «Бик матур булган, Фәнисә, син чын җырчы икәнсең», – дигән.