Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без сизендек, тик бер-беребездән күзләрне яшердек, ачы хакыйкатьне күрергә курыктык»

news_top_970_100
«Без сизендек, тик бер-беребездән күзләрне яшердек, ачы хакыйкатьне күрергә курыктык»
Фото: "Лениногорск хәбәрләре" сайты

Украинадагы махсус хәрби операциядә Лениногорск районыннан Илфат Шәрәфетдинов һәлак булган. Аңа, үлеменнән соң, Батырлык ордены бирелгән. Бу хакта «Лениногорск хәбәрләре» журналисты Ильмира Гәрәева яза.

Илфатның балалар бакчасыннан бирле гел бергә булган дусты Ринат Сәетгәрәев Чечняда хезмәт итә. Кызганыч, 1996 елның 17 мартында һәлак була. «Илфат дустының үлемен бик авыр кичерде. СВОга киткәндә дә Илшат абый белән миңа: «Минем дустым сугышты, мин илгә кирәк булганда куркып торыйммыни?» – диде», – дип сөйләде бертуган апасы Гөлшат.

Илфат, Чечняда һәлак булган дустының шәхси жетонын саклап, йөрәк турысында гына йөрткән, бары тик алгы сафка киткәндә генә аны калдырган.

...1975 елның 14 ноябрендә Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында яшәүче Сәлимә һәм Булат Шәрәфетдиновларның уллары Илфат туа. Ул вакытта гаиләдә 14 яшьлек Илшат һәм 9 яшьлек Гөлшат үсеп килгән була. Өченче бала барысының да иң яратканына әйләнә, гаиләне зиһене, ныклы сәламәтлеге һәм шат күңелле булуы белән сөендереп тора.

Ул зәңгәр күзле малай бөтен нәрсәне отып кына ала иде, әйбәт укыды, 5 класстан ук комбайнны бик җитез иярләп, миңа кырда чәчүдә һәм урып-җыюда ярдәм итте. Ә 9 класста укыганда үзенең иң якын дусты Ринат Сәетгәрәев белән бергә запчастьләрдән үзләре комбайн җыеп, җәй буе шунда эшләделәр. Комбайнерлар арасындагы ярышта Илфат нәкъ шул комбайны белән призлы урын алды һәм бүләге – зур транзисторны бик горурланып өйгә алып кайтты. «Алтын куллы оста!» – дип әйтәләр иде аның турында, – дип исенә төшерә абыйсы Илшат.

Илфат техника остасы булу белән генә чикләнми, ә авыл клубындагы бию төркеменә дә бик теләп йөри.

Бик шәп биеде, Лениногорскиның мәдәният сараенда үзешчән сәнгать смотрларында катнашты, хәтта бию буенча республика ярышларында да чыгыш ясады. Соңрак үзе эшләгән нефть оешмасыннан да үзешчәнлектә катнашып йөрде. Ә без бу чараларны күрсәткәндә, телевизор экраннарыннан Илфатның осталыгына сокланып утырдык. Илфатның җыр-биюгә мәхәббәте гомер буе дәвам итте, хәрби операциягә китәр алдыннан да, кулына гармун алып, татарча җырлады. Соңрак, алгы сафта бик сирәк эләккән ял минутларында да «бабай» (аны яшьрәк хәрбиләр яратып шулай дип атаган) җырлап-биеп үз иптәшләренең күңелен ачкан, солдатларның кырыс тормышына ямь өстәгән, – дип сөйләде апасың ире Фәнис.

Кайгыртучан, җаваплы һәм якты күңелле Илфат бертуганнарының балаларына яраткан абый була, аларны нәни вакытларыннан ук караган, алар белән уйнаган. Зәй-Каратай мәктәбен укып бетергәч, Россия Армиясе сафларына алына. Амур өлкәсенең Свободный шәһәрендә 50нче аерым тимер юл бригадасында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Лениногорск нефть техникумына укырга керә.

2013 елда әтиләре Булат вафат була. Бу – бөтен гаилә өчен зур хәсрәт була. 12 ел буе Паркинсон авыруыннан интеккән әниләре Сәлимә апаны карау балаларга, бигрәк тә Илфат җилкәсенә төшә. Ул өлкән яшьтәге әнисен карый, аңа ашарга пешерә, керләрен юа, өен чиста-пөхтә тота, бакчаны карый. 2021 елда 84 яшендә әниләре дә вафат була.

2023 елның 3 апрелендә Илфат ныклы карарга килә – хәрби хезмәт узганда туплаган белемнәре, күнекмәләре махсус хәрби операциядә кирәк булачак, җҖиңүне якынайтуга файда китерәчәк. Әмма ул вакытта Илфат беркемгә дә берни әйтми, туганнары аның хәрби операциягә җыенуын медкомиссия узгач кына белә.

Башта Илфат Севастопольдә хәрби полигонда көчле хәрби әзерлек уза, тәҗрибәле офицерлар кул астында армиядә алган күнекмәләрен ныгыта, беспилотниклар куллануны исәпкә алып, үзе өчен сугышның яңа тактикасын үзләштерә. Мөмкинлеге булганда, Илфат туганнарына шалтыратып тора.

Эте Тарзанны бик сагынды, үзенең йорты янындагы буага һәр язда кайтып оя кора торган аккошлар һәм акчарлаклар турында сорашты, алар бала чыгарды микән, дип кызыксынды. Хайваннарны бик ярата иде ул. Балачактагы бер хәл истә: күршеләрнең кәҗәсе 4 бәти китергән. Сәимә апа «кәҗәнең бөтен бәтиенә дә сөте җитмәс инде» дип зарланган һәм 3 бәтидән котылырга җыенуын әйткән. Ә Илфат моны тыныч кына кабул итә алмаган, шул мескен бәтиләрне урлап алган да, безнең өйгә алып кереп, мич артына яшергән. Мәктәп ашханәсеннән ипи һәм печенье алып кайтып ашаткан, шешәдән сөт имезгән. Берничә көннән кәҗә бәтиләрен «уллыкка» алу сере чишелде, әмма бәтиләр барыбер бездә калды. Бераз үскәч, Илфат мәктәптән кайтуга, аның янына чабышып киләләр иде, үзләрен коткаручыны шулай каршы алдылар, – дип елмая Гөлшат.

«Шарап» позывнойлы Илфат 8 ай буе хәрби бурычларны башкара. Туганнарының: «Хезмәт ничек соң?» – дигән соравына: «Барысы да яхшы, барысы да бар. Без монда бер гаилә кебек», – дип җавап бирә. Ноябрьдә ялында гаиләсе белән күрешергә һәм, туганнары белән бер табынга җыелып, үзенең 48нче туган көнен бәйрәм итәргә планлаштыра...

«13140 хәрби частенең мотоукчы батальонының миномет батареясы взводы рядовое Шәрәфетдинов Илфат Булат улы 2023 елның 23 октябрендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды», – диелгән частьтән җибәрелгән рәсми хәбәрдә.

Беренче булып, бу хәсрәтне меңләгән чакрымнар аша Илфатның тугры дусты Тарзан сизә. Бу югалтуны авыл халкына хәбәр иткәндәй, 3 көн буе улый-улый елый Тарзан.

Шаян һәм шук этегез белән ни булды, дип, күршеләр дә сорады. Илфат хәрби операциядә булганда, Тарзан безнең ишегалдында вольерда яшәде. Без сизендек инде, тик бер-беребездән күзләребезне яшердек, әйтерсең, күзләрдән ачы хакыйкатьне күрергә курыктык, – дип сөйли хәрбинең туганнары Илшат һәм Гөлшат.

Геройны Зәй-Каратай авылы зиратында хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар.

PS. Илфатның дүрт аяклы дусты Тарзан әле дә булса могҗизага ышана, ишегалдына кергән һәркемдә үзенең бердәнбер кешесен – хуҗасын күрергә өметләнеп, һәркемгә шатланып, койрыгын болгый. Юк шул, Тарзан. Синең хуҗаң хәзер еракта. Ул шулай теләгән. Ул синең ишегалдыңда, синең күршеләреңнең ишегалдында тынычлык хөкем сөрүен, аналар һәм балаларның, картларның снаряд шартлавыннан гомерләре өзелмәсен дип теләгән. Илфат Шәрәфетдинов үзе турында уйлап тормыйча, башкалар хакына үз гомерен биргән.

«Лениногорские вести» газетасыннан тәрҗемә, Ильмира Гәрәева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100