Элвин Грейның тормыш иптәше Инзилә куанычлы яңалык белән уртаклашты. Аларның гаиләсе ишәячәк, аның абыйсы белән җиңгәсе тиздән әти-әни булырга әзерләнә.
«Мин беренче тапкыр апа булам. Бу ниндидер өр-яңа һәм бик нәфис хис. Без сине көтәбез», – дип язган Инзилә бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Язылучылары Инзилә һәм аның якыннарына котлау сүзләре язып калдырганнар. Инзилә белән Радикка да шундый ук куаныч, әти-әни бәхете насыйп булуын теләгәннәр.