«Без сине бик көттек!» - Рәфил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанованың бәбиләре туган
Иҗади гаиләдә зур сөенеч. Әлеге шатлыклы хәбәрне алар социаль челтәрләрендә хәбәр иткәннәр.
«Без сине бик көттек! Гаиләбезгә рәхим ит, кызым!» - дип язган яшь әни. Язылучылары да, яшь әти-әнине котлап, матур сүзләрен язганнар:
«Котлыйбыз, бәхетле тормыш телибез», «Без сезнең өчен бик шат! Әнисе кебек матур, әтисе кебек җор, бәхетле язмышлы бала булсын!»