"Без моны аңламыйбыз": Россия туристлары Төркиядә кунакханәдән бер чемодан ризык алып чыккан

Россиядән килгән туристлар Төркия кунакханәсендә бер чемоданга азык-төлек тутырып алып китмәкче булган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.
Вакыйга Урта диңгез яр буенда Анталия кунакханәләренең берсендә була. Россия туристлары 3 йолдызлы кунакханәдә яши. Ял вакыты беткәч, алар кайтып китәргә җыена. Аларны кунакханәдән чыгып барганда туктаталар. Кунакханә хезмәткәрләре чемоданны ачып күрсәтүне сорый.
Чемодан эчендә рестораннан алынган ризыклар, су салынган шешәләр, җиләк-җимеш яхшылап пакетларга төреп тутырылган була. Кунакханә вәкиле бу хәлне үзенчә аңлатырга тырышкан. "Туристларның күбесе "все включено" дигән сүзтезмәне дөрес аңламый", дигән ул.
"Безне кунакханәгә килүчеләр күпме тели - шулкадәр ашый, эчә ала. Ләкин нигә инде ризыкны сумкаларга төяп алып китәргә? Без моны аңламыйбыз", - ди кунакханә администраторы.