Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Без килгәндә елады, үз өемдә үләсем килә, диде”. Актанышта ялгыз ир пешүдән соң терелә алмаган

Актанышта 46 яшьлек Алмаз Зариповның үлеме районда яшәүчеләрне тетрәндерде. Социаль челтәрләрдә ир-атның танышлары аның тормышы турында фикер алыша, язмышын барлый...

news_top_970_100
“Без килгәндә елады, үз өемдә үләсем килә, диде”. Актанышта ялгыз ир пешүдән соң терелә алмаган

Декабрь аеның соңгы атнасында Актаныш район үзәк хастаханәсенә тәне пешкән Алмаз Зариповны китерәләр, ул авыр хәлдә була. Соңыннан мәгълүм булганча, ул саксызлык аркасында зыян күргән. Исерек хәлдә булуы да фаразлана. Тикшерүчеләр “янгынның газдан чыккан булуы ихтимал” дип язып бирәләр. Мәрхүм үзе дә моның шулай булуын кире какмаган. Газны кабызганда күлмәге утка тиеп китә һәм киеменә ут каба. Тәненең ярты өлеше – күкрәге, аркалары пешә. Пешү дәрәҗәсен табиблар 2-4 дип билгелиләр.

Дүрт ай дәвалануга да карамастан, бу атнада ир-ат хирургия бүлегендә вафат була. 

“Сулыш юллары, тәненең ярты өлеше пешкән иде”

Актаныш районы Татар Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов мәрхүмнең аянычлы язмышын гаилә проблемалары һәм эчкечелек белән бәйли. Табиблар хәлдән килгәннең барысын да эшләде, ди ул. 

 
(фото http://aktanysh.tatarstan.ru)

- Безнең халык белсә дә, белмәсә дә сөйли инде. Арттырып сөйләүчеләр шактый. Алмазны Актаныш Үзәк район хастаханәсендә тиешле дәрәҗәдә караучы булмаган, дигән имеш-мимешләр безгә дә килеп иреште. Тик бу очракта районыбыз табибларына бары рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Алмазны авыр хәлдә район үзәк хастаханәсенә алып бардык. Тәненең ярты өлеше пешкән, сулыш юллары да пешү сәбәпле, ул бик зур авырлык белән генә сөйләшә иде. Бик яхшы, тәҗрибәле табиблар кулына эләкте. Шунда ук беренче ярдәмне күрсәттеләр. Аның гомере өчен күпме көрәштеләр бит. “Акча төртергә туганнары булмагач карамаганнар”, - дип сөйлиләр. Медицина хезмәткәрләре аны башкалар белән бертигез күрде. Район үзәк хастаханәсенең пешкән җәрәхәтләрне дәвалау бүлегендә дүрт ай тиешле ярдәм күрсәттеләр. Палатасы чиста һәм якты, суыткычлар, юынгычлар бар, биш тапкыр яхшы итеп ашаталар. Уколлар, системалар алды. Үзем һәрвакыт хәлен белеп тордым. Авыл халкы да янына еш йөрде, булдыра алганча ярдәм иттеләр. Азык-төлек, зурлар өчен памперслар алып килүчеләр булды. Алмаз берәүгә дә зарланмаган, - ди Рәсүл Харисов.

“Алмаз авыл халкы белән аралашмады диярлек”

Алмаз Зарипов тумышы белән Татар Суыксу авылыннан. Тумыштан гарип, акылга зәгыйфь була ул. Шуңа да карамастан, кечкенә чагында аның сәламәтлек буенча кимчелекләре артык сизелми. Сау-сәламәт балалардан акыл үсеше ягыннан әллә ни аерылмаган. Авылдашлары әйтүенчә, авыру билгеләре озак вакытлар күренмәгән. Акыл үсешенең тоткарлануы соңрак кына үзен сиздерә башлый. Ул вакытта Алмазны әнисе Зөлхәбирә кайларга гына йөртми, кемнәргә генә алып бармый. Күрәзәчеләрнең бусагасын күп таптый, тик файдасы гына булмый, дип сөйләде авылдашлары. 

- Алмаз кечкенәдән үк үз тормышы белән яшәде. Бервакытта да үзен кимсетелгән итеп тоймады. Аның үз дөньясы булды, авыл халкы белән аралашмады да диярлек. Һәрнәрсәгә битараф булды, еш кына үз-үзенә бикләнә иде. Кечкенәдән инвалидлык группасы бар. Психик яктан тайпылышлар күзәтелде, бераз гына “җиңел” акыллы булды ул. Карап торганда башкалардан әллә ни аерылмый, шулай да сәер яклары күзәтелде. Берәүгә дә сукмады, ташланмады, берәүне дә җәберләмәде үзе. Көнкүрештәге эшләрне дә үзе башкара алды, башкалар ярдәменә мохтаҗ булып яшәмәде. Үз көнен үзе күрде. Авылдашлар аны хөрмәт итә, берәүгә дә зыяны тимәгәч, юлда күренсә хәер биреп тордылар. Якын-тирә күршеләре һәрвакыт хәлен белеп, ашатып-эчертеп йөрде. 

Авылда туганнары юк, әнисенең үлеменнән соң бер ялгызы яшәде. Кызганыч, үзен кулга ала алмады. Тәртипсез тормыш рәвеше алып барды. Дөресен генә әйткәндә, Алмазның әнисе дә заманында эчәргә яратты. Мәрхүмнәр хакында начар сүзләр белән искә алырга ярамый, тик дөресе шул... Тик шулай да азып-тузып йөргән гаилә дип әйтеп булмый. Башкалардан нәрсәдер даулап йөрмәделәр, пенсия акчасына җан асрыйлар иде, - ди авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов.

Җирлек башлыгы әйтүенчә, Алмаз әнисе вафатыннан соң еш кына шешәгә үрелә башлый.

- Башын югалтып эчмәде, тик көне буе салгалады. Аек булган вакытын бик сирәк күрдем. Тавыш чыгарып, сугышып йөргәнен хәтерләмим үзе. Эчкечелектән үлемгә, үзегез беләсез, бер адым. Ахыры шулай тәмамланасы көн кебек ачык иде. Эчмә, тукта дип тукып торуларның да файдасы булмады. Беркайда да эшләмәде, бары тик пенсия акчасына гына яшәде. Булган акчасына ашарга түгел, эчәргә ала иде. Һәрвакыт үз янына эчкече дусларын җыйды, акчасын өч көндә эчеп бетерәләр иде. Көн дими, төн дими сыйланып, атналар буе кәеф-сафа кордылар. 

Өйдә җыелып эчүчеләр бик зур бәла-казалар китереп чыгырырга мөмкин икәнлеген барыбыз да яхшы аңлады. Шуның өчен хокук сакчыларына күз-колак булырга куша идем. Районнан социаль хезмәткәр җибәрергә теләдек, үзе каршы килде. “Миңа берәү дә кирәкми, үз-үземне карый алам мин”, - диде. Шулай да тапкыр Асия исемле социаль хезмәткәрне җибәреп карадык. Ул аңа ашарга пешерде, өйләрен җыештырды. Алмаз аңа бүтән килеп йөрмәскә кушкан, соңгы килүендә ишекне дә ачмаган. Аннан соң интернат-йортка урнаштырмакчы булдык, анда да торырга теләмәде. Авыл тормышын яратты, моннан китәсе килмәде. “Миңа авылда рәхәт. Үз өемдә яшисем килә”, - дия иде. 

Төрле юллар белән ярдәм итәргә тырыштык. Алмазның яшәү шартларын яхшырту өчен йортындагы тәрәзәләрне алыштырдык, барысы да авыл советы акчасына башкарылды. Быелның җәй аенда түбәләрен яңартырга теләдек, - диде Татар Суыксу авыл җирлеге башлыгы.

“Акылы сабыйларныкы кебек иде”

Алмаз Зариповның күршесе Алмазия Сәләхетдинова белән аралаштык. Ул аңа ярдәм күрсәтеп, багыш-күреш итеп торган.

- Әрәмнәр генә булды. Бик азапланып, сызланып үлде. Алмаз безнең якын күршебез, мин шушы авылга килен булып төшкәндә сабый гына иде әле. Гомер буе әнисе Зөлхәбирә белән яшәде. Әнисе гел чирләде, еш авырый торган иде. Күп еллар хастаханә юлын таптады. Узган ел апрель аенда вафат булды, яман чир аны арабыздан алып китте. Зөлхәбирә апаның ире яшьли үлде, тормыш йөген үзенә генә тартырга туры килде. Колхозда вак-төяк эшләр дә эшләде. Бик тырыш, өлгер һәм җитез хатын-кыз иде. Һәрвакыт өе җыештырылган, ашарга пешкән булды. Бөтен җирдә тәртип, чисталык күзәтелде. Дөрес, яшь вакытта салырга яраткан ул. Авыл халкы шулай сөйли. Тик минем аны бервакытта да исерек хәлдә күргәнем булмады. “Тормышны алып барырга кирәк, авырыйм дип тик ятып булмый”, - дип әйтә иде миңа. Шуның өчен абзар тутырып мал-туар асрадылар. Сыер, сарык, куян һәм тавыклары бар иде. Бакчасында күпләп яшелчә, җиләк-җимешен үстерде. Ачык күңелле кеше иде, аралашып яшәдек. Зөлхәбирәнең икенче ире Юныс бик иртә вафат булды. Ул алар өчен бик зур терәк иде. Алмазны тәрбияләп үстерде, бөтен эшкә өйрәтте. Шулкадәр килешеп яшәделәр, - дип сөйләде Алмазия ханым. 

- Алмаз тумыштан ук инвалид булды, авырлык белән генә хәрәкәтләнде. Башка балалар белән уйнап үсте, тик махсус коррекцион мәктәптә белем алды. Акыл, сөйләм ягыннан башка балалардан артта кала башлады. Үзенә 46 яшь булуына да карамастан, акылы нәкъ сабый балаларныкы кебек иде, беркатлы булды. Матур сүз әйтсән, мактап алсан яки берәр тәмле әйбер пешереп кертсән, кулларын чәбәкләп сикерә һәм шатлана торган иде. “Рәхмәт, бик зур рәхмәт”, – дип озатып кала иде. Аллаһы Тәгаләнең бер бәндәсе иде. Берәүгә дә начарлык эшләгәне булмады. Нечкә күңелле булды, балакаем. Әнисенең үлеменә бик нык кайгырды, ул югалту белән килешә алмады. Җирләгәндә елады, озак вакыт берәү белән дә аралашмас булды. Шул вакытта бөтен юанычы аракы булды, әлеге кайгыдан соң эчә башлады ул. Күрше-тирә ничек тә бер ялгызын калдырмаска тырышты. Үзем дә әллә ничә кереп чыга идем янына. Озак вакыт бер ноктага карап утыра. “Ашарга алып кердем, кайнар килеп аша әле”, - дия идем. “Юк” – дип башын гына селкеде, ашаудан калды”, - дип искә алды Алмазия Сәләхетдинова.

“Үз өемдә үләсем килә, диде”

Алмазия Сәләхетдинова әйтүенчә, мәрхүмнең үлеме бик үкенечле булган. Аның хастаханә палатасында түгел, үз өендә җан бирәсе килгән.

- Алмазның үлеме бик үкенечле булды. Хәлен белергә хастаханәгә дүрт тапкыр бардык. Хәле юк, бик нык ябыккан иде. Табиблар ничә көн температурасы төшми дип әйттеләр. Бер килгәндә елап утыра иде, шуңа йөрәгем әрнеп кайтты. “Ардым. Өйгә кайтасым килә, сезнең белән китәм”, - дип ялварды. Без аны тынычландырырга тырыштык. “Алмаз, монда сине карыйлар, табиблар күз-колак була. Өйдә яхшылап караучы булмаячак. Терелеп кайт”, - дидем. “Үз өемдә үләсем килә”, - диде ул. Бөтенләй әйләнеп кайтмаячагын кем уйлаган бит. Күрәмсең, үзе сизенгән, - дип сыкрана Алмазия ханым.

“Бу хәлләргә тиз арада ачыклык кертәчәкбез”

Актаныш районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева белән дә элемтәгә кердек. Нинди мәсьәлә буенча сөйләшергә шалтыратуыбызны ярты сүздән аңлады. 

 
(фото http://aktanysh.tatarstan.ru)

- Авыл җирлеге башлыгы минем белән элемтәгә кермәде, шуның өчен мин бу ир-ат хакында бернинди дә мәгълүмат әйтә алмыйм. Алмаз Зариповның үлеме турында мин бары тик социаль челтәрләрдән укып белдем. Инвалидлар оешмасында исәптә булуы хакында да миңа билгеле түгел. Шулай ук район үзәк хастаханәсенән дә элемтәгә керүчеләр булмады. Билгеле, берәр ярдәм кирәк булган очракта социаль яклау бүлеге читтә калмаган булыр иде. Без яше 70тән арткан, бер ялгызы яшәүче өлкәннәрне ачыклыйбыз, өйләренә йөрибез. Ярдәм кирәк булган кешеләрне кире борып чыгарган юк. Һәрбер җирлектә социаль хезмәткәрләр эшли, алар да актив эшчәнлек алып бара. Алмазның туганнары юк, тик пенсия акчасын кемдер алып барган бит. Бу хәлләргә тиз арада ачыклык кертәчәкбез. Районда 30 меңгә якын кеше яши, барысын да белеп бетереп булмый бит. Авылда кемнәрнең ярдәмгә мохтаҗ булуын җирлек башлыгы яхшырак белә. Без барысын да белеп бетерә алмыйбыз, - диде ул.

“Җаваплылыкны үз өстебезгә ала алмыйбыз”

Алмаз Зарипов турында Актаныш районының опека һәм попечительлек бүлегендә дә белүчеләр табылмады. Бүлек җитәкчесе Лена Фазлиева да аның хакында интернеттан укып белгән.

- Бүгенге көндә Актаныш районының опека һәм попечительлек бүлегендә 90 эшкә яраксыз граждан исәптә тора. Алмаз Зарипов әлеге исемлектә юк, чөнки аның опекуны теркәлмәгән. Ягъни, аны тәрбиягә алырга теләүче туганнары юк. Шуның өчен без җаваплылыкны үз өстебезгә ала алмыйбыз. Опекун булган очракта ул үз тәрбиясендәге кешенең барлык хокукларын якларга һәм аның бөтен ихтыяҗларын кайгыртырга тиеш, - диде ул.

Көн дәвамында Актаныш үзәк хастаханәсенә шалтырату бернинди дә нәтиҗәләр бирмәде. Баш табиб Айдар Хаев һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтүбуенча баш табиб урынбасары Рөстәм Мугтазиров белән элемтәгә кереп булмады.  

  • Алмазны авыл зиратында җирләгәннәр. Мәетне моргта гына юдырып, кәфенләтеп алып кайтуларын билгеләп узды Рәсүл Харисов. Аның әйтүенчә, башта мәрхүмнең ишегалдын, капка төпләрен кардан чистартканнар. Күмү эшләрее тулысынча авыл җирлеге башкарган. “Бу - безнең мәрхүмгә эшли ала торган соңгы бүләгебез. Өчесе, җидесе, кырыгын да укытырбыз. Аннан соң каберенә таш кую да безнең өстә булачак”, - диде җитәкче. 
Шулай да, инвалид Алмаз Зариповның ни өчен карамаксыз яшәве турында сорау әлегә ачык кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100